Материалы за Июнь 2017 года » Страница 22
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Материалы за Июнь 2017 года » Страница 22

Кайсын сайларга: акчалы эшнеме, әллә яратканынмы?

Кайсын сайларга:  акчалы эшнеме,  әллә яратканынмы? Дәүләт программалары ни сәбәпле һаман да тармакны белгечләр белән тәэмин итә алмады?

Мәктәп тәмамлаучы егетләр һәм кызлар алдында җитди сорау туа: нинди һөнәр сайларга, кайда укырга керергә? Ничек кенә булмасын, яраткан шөгыль белән тормышта үз урыныңны табу авыл балалары өчен катлаулырак. Аларның күбесе, беренче чиратта, авылда калсам, кайда эшләрмен, дип борчылса, икенчеләре шәһәрдә үзенә ошаган һөнәр табачагына ышанып җитми. 1,5 миллион халкы авылда яшәүче Башкортстан өчен аграр тармакны кадрлар белән тәэмин итү аеруча мөһим. Әлбәттә, әлегә авылда эше дә юк, хезмәт хакы да түбән. Шул ук вакытта, фәкать авылда яшәүчеләрдән 120-130 мең кеше эшкә чит төбәкләргә йөреп эшли. Бу турыда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов күптән түгел Икътисади үсеш министрлыгы коллегиясендәге чыгышында зур борчылу белән белдерде.

Әлегә республиканың агросәнәгать тармагын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүдә әллә ни оптимистик фаразлар күренми. Тармак министрлыгы

01.06.2017 (№ 63 (25067)): Җәмгыять

Без дә ял итәрлек булсын!

Без дә ял итәрлек булсын! Уфада “Здравница- 2017” Бөтенрусия форумы үтте.

– Республикабыз башкаласы бу форумны икенче тапкыр кабул итә, без моңа бик шатбыз. Башкортстан – туризм һәм сәламәтләндерү ялы өчен барлык мөмкинлекләре булган, күркәм төбәк, – диде республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов. – Үткән елда безгә 2 миллион турист килгән. Киләчәктә федераль ярдәм белән эшләребез тагын да алга китәр дип ышанабыз.

Экологик, аграр, этник, вакыйгалы туризмнарга басым ясарга кирәклекне билгеләде республика Башлыгы, санатор-курорт өлкәгә инвесторларны җәлеп итү кирәклеген әйтте.
Башкортстандагы 31 шифаханә һәм профилакторийның һәркайсы уникаль һәм кабатланмас. Алар елына 250 мең кеше кабул итә ала. Шул ук вакытта урыннар аз булуын да билгеләде Рөстәм Хәмитов һәм тиздән Красноусол шифаханәсенең яңа бинасы төзеләчәген әйтте.

01.06.2017 (№ 63 (25067)): Җәмгыять

Караиделдә чын ватанпәрвәрләр тәрбияләнә

Караиделдә чын ватанпәрвәрләр тәрбияләнә Бүген дә сафта булган мондый легендар “Т-34” танкы Караиделдә генә!Үсеп килүче буынны патриотизм, Туган илгә сөю рухында тәрбияләү бүгенге җәмгыятьтә аеруча мөһим әһәмияткә ия була бара. Ике дистә ел чамасы безнең яшь буында рухи кыйммәтләрне тамырыннан корытырга, акча культы, эшләми генә рәхәт яшәү, җиңел генә акча эшләү (нинди юл белән табылуы мөһим түгел!) юлларына этәрергә, “гражданлык никахы”, өйләнешкәнче бер-береңә күнегү өчен бергә яшәп карарга кирәк, дигән булып, ирекле җенси мөнәсәбәтләр өстенлеге урнаштырырга тырыштылар. Һәм, әйтергә кирәк, ярыйсы ук уңышка да ирештеләр.

Шуннан соң инде социаль-икътисади кризис фонында бу корткычлыкны, җимергеч идеологияне дәвам итеп, җәмгыятебездә дистәләрчә ел дәвамында урнашкан, каныбызга сеңгән кыйммәтләрне, тәртипләрне юдырырга тырышып, яшьләребез аңына Туган илебезгә, аның җитәкчелегенә карата да кире, тискәре, мыскыллы фикер сеңдерә башладылар. (Хакимияттәгеләр дә үз гамәлләре, җинаятьләре, комсызлыклары белән моңа ярыйсы

01.06.2017 (№ 63 (25067)): Календарьда бу көн

Безгә андый “Зөләйха” кирәкми!

Безгә андый “Зөләйха” кирәкми! Җанлы очрашудан соң истәлеккә фото.“Ак калфак” оешмасы әгъзалары әдәбият сафлыгы сагына басты.

Киң сулышлы һәм күпмилләтле Русиянең милли — мәдәни тормышында Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы “Ак калфак”ның канат җәя башлавы барыбызга да мәгълүм. Аның чираттагы форумында Люция ханым Вафина җитәкчелегендәге Башкортстан “ак калфак”лыларының да катнашуы күңелдә сөенеч уята. “Кызыл таң”ның 29 апрель санында Резеда Нуртдинова бу хакта бик тәфсилләп язып та чыкты. Казанга чираттагы җыенга Русиянең 65 төбәгеннән, 18гә якын илдән 400дән артык вәкил килгән икән. Тик без, төбәктәгеләр, бик яхшы беләбез: чәчкә ак калфак беркетеп һәм читтәгеләрнең тәҗрибәсенә ияреп матур планнар төзеп кенә әллә ни майтара алмыйсың. Иң мөһиме — максатлы эш өчен нигез һәм шул нигездә җиң сызганып эшләрдәй милләтпәрвәр затлар, фидакарьләр кирәк. Халыкны җәлеп итәрлек, зур эшләргә рухландырырлык акыл ияләренең, тәэсирле сүз осталарының булуы да шарт. Тик ныклы нигезле “Ак калфак” кына тормыш

01.06.2017 (№ 63 (25067)): Төрлесеннән

Ак карга

Ак карга Оста башкарган эшләрдән коллаж.Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче Корбангали Әхмәровны нәкъ шулай дип атарга мөмкин.

Без барыбыз да дөнья куабыз... Акча дип, төшемле урын дип, мактаулы исем дип, үзара ертышабыз, өстәгеләр алдында баш иябез, кирәге чыгардай танышлар табып калырга тырышабыз, нәтиҗәдә, кешене кеше иткән асыл сыйфатларыбызны җуябыз. Нишлисең, адәми затның асылы шундый. Бүгенге, илдә салкын прагматик аң хакимлек иткән заманда, матдият рухи кыйммәтләрнең өстеннән таптап узып китте; күңелендә балачак самимиятен, яшьлек романтизмын саклаган кешеләр хыялый, акылдан язган затлар кебек кабул ителә хәзер. Аларны тулы хокук белән җәмгыятьтәге “ак карга”лар дип атарга мөмкин. Заман чынбарлыгына, тормыш мәшәкатьләренә, карьерага, күнегелгән кануннарга игътибар итмичә, алар үзләре тудырган иллюзор дөньяда яшиләр, иҗат итәләр, шуннан яшәү мәгънәсен, ямен табалар. Фани дөнья алар өчен әллә бар, әллә юк. Шундый гаҗәеп затларның берсе – әлеге көндә Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче

01.06.2017 (№ 63 (25067)): Дөнья бу...









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»