Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Материалы за Июнь 2017 года » Страница 6

Һәйкәл янында

Һәйкәл янында
Килдем бүген һәйкәл янына,
Яңарадыр сагыш-хисләрем.
Ерак-ерак офык артында
Әткәм рухым тоям, сизәмен.

Мәрмәр ташта мәңге калсын дип,
Уеп язылгандыр исемең.
Күз яшьләре аша укыймын,
Безнең хакка булды үлемең.

Сөйләшәмен эчтән, пышылдап,
Җиткерәмен әнкәм сәламен.
Күңелемнән янә үткәрәм
Синнән килгән үлем хәбәрен.

Ишетелә төсле сүзләрең:
“Килеп җиттең, улым, картлыкка.
Мин һаман яшь, гомерем өзелде
Җитеп барган чакта кырыкка”.

Без яшибез, тормыш дәвам итә,
Каһарманнар чыкмый хәтердән.
Хыялымда: без яудадыр, гүя
Сугыш кырларында хәзер дә.

Синең күргәннәрне кичерәм күк,
Ишетәм, тоям бомба шартлавын.
Күрәм кебек Бөек Җиңү таңын,
“Ура!” - диеп алга атлавың.

Яныбызда тоеп яшәдек без,
Рухың кайтты туган якларга.
Күңелләрдә яшисең, син үлмәдең,
Чит илләрдә ятып калсаң да.

Гөлләмәләр салам һәйкәлләргә,
22.06.2017 (№ ): Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Органик продукция үзебезгә эләгерме?

Органик продукция үзебезгә эләгерме? Ни сәбәпле Русиянең химик ашлама аз кулланылган мәйданнары чит ил бизнесын кызыксындыра?

Кайчандыр игенчелек тармагын химик ашламалар белән үстерү авыл хуҗалыгында алдынгы технологияләр куллануга тиң иде. Әлбәттә, уңышы яхшы алынгандыр. Әмма дистә еллардан соң мондый мәйданнарның тәмам агуланып, кеше сәламәтлеге өчен зыянлы продукт бирәчәге турында әллә ни кисәтүче булмады. Бәлки, бәхеткә дип әйтү дә дөрестер, дәүләт тарафыннан элекке күмәк хуҗалыкларга исәпсез ярдәм күрсәтү кимегәч, миллионер колхозлар да химик ашлама кертүне киметте. Билгеле, хәзер аларны минераль ашлама дип йөртәләр. Анысының зыяны да азрак, диләр. Химикатны да чамалабрак тотынмыйча булмый торгандыр. Корткыч-бөҗәкләрдән, чүп үләннәреннән шушы химикатлардан башка котылып булмый да кебек.

22.06.2017 (№ 72 (25076)): Көнүзәк

Кем син, Лискоф?

Кем син, Лискоф? СССРга каршы сугыш башланачагы турында кисәтүче немец солдатының арытаба Башкортстанга озатылуына нәрсә сәбәпче була?

Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүчеләргә немец солдаты Альфред Лискофның исеме яхшы таныш. Ул сугыш башланырга санаулы сәгать­ләр калгач, ике илне аерып торучы Буг елгасы аша СССР чиген үтеп керә һәм алдагы фаҗига турында хәбәр итә. Гомерен куркыныч астына куеп, шундый батырлык эшләргә аны нәрсә мәҗбүр иткән соң? Кольберг шәһәрендә хатыны белән баласы, әти-әнисе калуы да аны бу адымны ясаудан тыя алмаган. 22 июньдә төнге 3 сәгать 10 минутта Львов өлкәсе Дәүләт иминлеге комитеты хезмәткәрләренең Украинадагы республика комитетына җибәргән хәбәрендә 30 яшьлек Лискофның мебель фабрикасында эшләве, 222нче саперлар полкында хезмәт итүе турында мәгълүмат бар. “Үземне коммунист дип исәплим. 21 июнь кичендә рота командиры, лейтенант Шульц, төнлә артиллерия утына тотканнан соң, безнең частьның сал, көймә һәм понтоннар ярдәмендә Буг елгасын кичәчәген хәбәр итте. Совет

22.06.2017 (№ 72 (25076)): Дөнья бу...









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»