Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Материалы за Июль 2017 года » Страница 6

Табиб өчен иң мөһиме — белем һәм олы йөрәк

Табиб өчен иң мөһиме — белем һәм олы йөрәк Атаклы хирург һәм галим Рәшит Бадыйковка – 85 яшь.

Күптән түгел Уфада Бөтенрусия онкологлар съезды узды. Шунда Русия онкология фәнни үзәге директоры, илнең баш онкологы, Русия Фәннәр академиясе академигы Михаил Давыдов чыгыш ясады. Ул Уфада бик шәп хирург-онколог, Бөтенрусия дәрә­җәсендәге легендар хирург Рәшит Бадыйков яшәвен, аның күп еллар Башкортстан онкология диспан­серының торакаль хирургия бүлекчәсенә җитәк­челек итүен, кешеләргә барлык күңел җылылы­гын ихлас өләшүен әйтте. Рәшит Газиз улын Мәскәү­дә дә, илнең башка төбәкләрендә дә яхшы беләләр, хезмәттәшләре аның һөнәри сыйфатлары, кешелеклелеге хакында күп җылы сүзләр җиткерә икән.

Бүген якташыбыз, Уфаның шәрәфле шәхесе, профессор, медицина фәннәре докторы Рәшит Бадыйковка — 85 яшь.

20.07.2017 (№ 83 (25087)): Юбиляр

“Мизгел тәме” телеңне йотарлык!

“Мизгел тәме” телеңне йотарлык! Якташлары да, язучы-шагыйрьләр дә Фатыйма Галиеваның әле генә табадан төшкән әдәби күчтәнәченә шундый югары бәя бирде.

“Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла килгән, заман җилләре дә сындыра алмаган, кешелек тарихы өчен бик кадерле бул­ган кыйммәтләр бар. Юк, асылташлар түгел. Хакы берни белән дә үлчәп булмастай, еллар үткән саен бәясе арта гына баручы бу кыйм­мәт — әдәби мирас. Шушы хәзинәне безгә бүләк итүче язучылар һәм шагыйрьләр бүген бездә кунакта”, — дип башлап җибәрделәр бу очрашуны алып баручы Әлфия Кантимерова белән Гөлнар Сәйфуллина.

Якташлары Фатыйма Галиеваның “Мизгел тәме” китабының туена укучылар, укытучылар, элекке укучылары, китап яратучылар җыелган иде. Танылган шагыйрьләр һәм язучылар Хисмәт Юлдашев, Тамара Искәндәрия, Закир Әкбәров, Земфира Муллагалиева, Рәсим Шәфи-Рәхмәт тә килгән иде.

20.07.2017 (№ 83 (25087)): Төрлесеннән

Чигенә белми, билен бирми татар спортчылары!

Чигенә белми,  билен бирми  татар спортчылары! Милләттәшләребез нинди бәйгеләрдә казанышларга ирешкән?

Татар авылларында беренче тапкыр булган башка милләт вәкилләре берсеннән-берсе иркен итеп төзелгән биек йортларга, фантазия белән коелган коймаларга, төзек ихаталарга сокланып туя алмый. Моңа татарларның бер-берсе, күршесе белән ярышып, узышып яшәве дә йогынты ясыйдыр. Йортны күршенекеннән биегрәк итеп төзергә, койманы матуррак итеп коярга омтылу көнкүрешнең көннән-көн күркәмләнүенә китерә. Канына сеңгән мондый сыйфат татар спортчыларына ил, дөнья дәрәҗәсендәге ярышларда да югары казанышларга ирешергә, көндәшләрен узарга булышлык итә. Бүген татар спортчылары футбол, хоккей, җиңел атлетика һәм башка бик күп спорт төрләрендә Русия җыелма командасы составында да чыгыш ясый. Әйдәгез бүген исемнәре Җир шарының һәр почмагында билгеле кайбер татар спортчылары белән якыннан танышыйк.

20.07.2017 (№ 83 (25087)): Спорт

Сакалавалар әйтте: “Тонпондрано бу!”

Сакалавалар әйтте:  “Тонпондрано бу!” Үлеп беткән борынгы хайваннарның кайберләре Мадагаскарда әле дә яши, диләр...

Мадагаскардагы куе урманнар әле дә бик күп зоология табышмаклары саклый. Үткән гасырның 1920-30нчы елларында ук әле бөтен Җир шарында күптән үлеп беткән, ләкин, имеш, Мадагаскарда гына исән калган борынгы хайваннар турында натуралистлар шау-шу куптарган иде. Аларның да күпчелеге, нигездә, төрле рептилияләргә һәм имезүчеләр төркеменә карый, дигән фаразлар яшәп килде. Соңыннан, боларны раслаучы матди дәлилләр, ягъни җан ияләре табылмагач, алар да моңа кул селтәде һәм кичә генә кызып-кызып бәхәсләшкән оппонентлары лагерена күчеп бетте. Ләкин урындагы халыкларның утраудагы урманнарда яшәүче серле җан ияләре турындагы күпсанлы риваятьләрен яңадан анализлагач, зоологларда янә зур кызыксыну уяна: бу риваятьләр риваять кенә микән соң?

20.07.2017 (№ 83 (25087)): Серле сериал









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»