Материалы за Сентябрь 2017 года » Страница 6
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Материалы за Сентябрь 2017 года » Страница 6

Бездә җирдә эшләү отышлы!

Бездә җирдә  эшләү отышлы! Русиядә фермерлар саны кимегәндә Башкортстанда алар ел саен 250 берәмлеккә арта.

Соңгы ун елда Русиянең авыл хуҗалыгы тармагы җитди структур үзгәрешләр кичерде. “Росстат” мәгълүматларына караганда, мәсәлән, барлык төр категориядәге хуҗалыклар саны кимү күзәтелә. Шул ук вакытта, зуррак мәйданга хуҗа булучылар саны ишәя бара. Ун ел дәвамында Русиядә фермер хуҗалыклары 40 процентка азайган. Аларның да эреләнүе күзгә ташлана. Әйтергә кирәк, ил күләмендә алар биләгән җирләр шушы вакыт эчендә 2,5 тапкырга диярлек арткан. Бүген фермерлар сыйныфы аграр җитештерүдә мөһим урын били. Узган ел йомгаклары буенча, мәсәлән, тулай аграр җитештерүдә аларның өлеше 12 процентка җитте. Авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләрен җитештерүдә генә түгел, ә авылларны саклап калуда, халыкны эш белән тәэмин итүдә аларның роле елдан-ел арта. 175 меңгә җиткән фермерлар “армиясе” илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүдә мөһим урын тота.

21.09.2017 (№ 109 (25113)): Авыл хуҗалыгы

“Укытучы – җан табибы ул”

“Укытучы –  җан табибы ул” Күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе Эдуард Хәмитов 1937 елның 22 сентябрендә Башкортстанның Борай районы Яңа Кизгән авылында дөньяга килә. Педагогия фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы. БАССРның атказанган фән эшлеклесе, Русия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре. 120дән артык гыйльми хезмәт, шул исәптән 11 монография, авторы. “Халыклар дуслыгы”, “Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденнары, 15кә якын медаль белән бүләкләнгән. 1983-2005 елларда Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының ректоры. 2005-07 елларда Русия Дәүләт думасы депутаты. Әлеге көндә педагогия университетында ректор киңәшчесе булып эшли.
Җәмәгате белән бергә ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ике оныклары бар.

21.09.2017 (№ 109 (25113)): Төрлесеннән

Интернетта сак булу мөһим!

Интернетта сак булу мөһим! Хәвефсезлеккә иң тәүдә балаларны өйрәтергә кирәк.

Интернетның киң таралуы, социаль челтәрләрнең үсеш алуы балалар, мәктәп укучылары, яшьләр мәдәниятендә чагылыш таба. Балаларның шушы даирәдә үз кеше булуы бик яхшы, ләкин әти-әниләр тарафыннан ныклы контроль булырга тиеш. Ни өчен? Виртуаль дөньяда нинди хаталарга юлыкмаска? Интернет этикасын кайдан белеп була һәм шундый башка сорауларга бүген “Кызыл таң” кунагы — психолог, социология фәннәре кандидаты Элина Сафина җавап бирә. Ул — Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының хәвефсезлек һәм сәламәтлек саклау кафедрасы укытучысы. Аның җитәкчелегендә үсмерләр мохитендә волонтерлык хәрәкәте, үз-үзеңне тотуны профилактикалау чарасы, медиабелемлелек һәм киберэтикет, яшьләр арасында экстремизмны профилактикалау юнәлешләре буенча фәнни эшләр алып барыла.

21.09.2017 (№ 109 (25113)): Тәрбия









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»