Материалы за Сентябрь 2017 года » Страница 9
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Материалы за Сентябрь 2017 года » Страница 9

Өстенлек — үзебезнекенә!

Өстенлек — үзебезнекенә! “Алексеевский” совхозы 2020 елга үз продукциясе белән Уфаны гына түгел, күрше төбәкләр ихтыяҗын да тулысынча канәгатьләндерү максатын куйды.

Башкортстанда соңгы ун елда яшелчәчелек тармагын үстерүгә юнәлтелгән чаралар яхшы нәтиҗә бирде. Атап әйткәндә, ябык грунтта яшелчә җитештерүдә республика Русия күләмендә Краснодар краеннан кала — икенче, Идел буе федераль округында беренче урында тора. Узган елда тулай җитештерелгән 360 мең тоннаның 77 мең тоннасы ябык грунтка, ягъни теплицалар өлешенә туры килә. Башкортстан яшелчәгә булган ихтыяҗның 70 проценттан күбрәген үзендә җитештерелгәне белән канәгатьләндерә. Әйтергә кирәк, бу сан елдан-ел арта һәм быел әлеге ысул белән үстерелгән яшелчә күләме былтыргы дәрәҗәдән кимендә 4 мең тоннага артыграк булачак, дип фаразлана.

Соңгы елларда Башкортстанның Русиядә генә түгел, чит илләр белән дә хезмәттәшлеге ныгу дәвам итә. Ул, беренче чиратта, инвесторларның кызыксынуында күренә. Республика Хөкү­мә­теннән алынган

14.09.2017 (№ 106 (25110)): Авыл хуҗалыгы

Таможняның “йозагы” бикле

Таможняның  “йозагы” бикле Шул ук вакытта Башкортстан үз продукциясен дөньяның дистәдән артык иленә озата.

Мәгълүм булуынча, Евросоюз илләре һәм АКШ Русиягә карата санкцияләрне тагын да озайтты. Көнбатышның илебез икътисадына каршы корылган әлеге чарасына җавап итеп, Русия исем­лек­кә кергән шул дәүләтләрдән аерым товарлар, шул исәптән азык-төлек продукцияләрен, кертүгә эмбарго игълан итте. Евросоюз, АКШ, Австралия, Норвегия һәм Канададан Русиягә сыер, кош һәм дуңгыз итләрен, сөт, колбаса, сыр, яшелчә-җимеш һәм төрле чикләвек продукцияләрен кертү ил башлыгы Владимир Путин фәрманы белән 2014 елның августында ук тыелган иде.

Әлбәттә, өч ел дәвам иткән икътисади “көрәш”, беренче чиратта, аны игълан итүчеләрнең “җиңелүе” белән дәвам итә. Беренче карашка, Евросоюз илләренең Русиягә экспорты гомум күрсәткечтә 1 проценттан артмый, шуңа да алар зыянны башка союздаш илләргә караганда азрак күргән кебек. Ә экспертлар фикеренчә, Литва, Польша, Эстония һәм Финляндия икътисады, Русия белән сәүдә

14.09.2017 (№ 106 (25110)): Көнүзәк

Ә син кайчан башлыйсың?

Ә син кайчан башлыйсың? “Благвеник” себеркеләре тәнгә генә түгел, җанга да сихәт бирә!Благовещен районында канат җәйгән проект башкалар өчен дә үрнәк булсын иде.

Ике елда республикада кече һәм урта бизнес пред­прия­тиеләре саны — 9 меңгә, ә шушы елның беренче яртысында гына да 3 меңгә арткан. Моның бер сәбәбе — эшкуарларга дәүләтнең мәгълүмати, хокукый, финанс ярдәме камилләшә баруында. Республикада теләгән һәр кеше үз эшен ача һәм бу юнәлештә дәүләт ярдәменә исәп тота ала.

Кече һәм урта эшкуарлык предриятиеләренең күпләп барлыкка килүе бигрәк тә моношәһәрләр өчен мөһим. Һәр шә­һәр­дә эшкуарлыкны үстерү программалары кабул ителгән. Урындагы бюджетка шушы максатта акча салына, аңа рес­пуб­лика һәм ил бюджетларыннан финанслар кушыла. Башкортстан икенче ел инде илдә моношәһәрләргә федераль бюджеттан акча җәлеп итү буенча алдынгы урынны алып килә.

14.09.2017 (№ 106 (25110)): Көнүзәк









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»