Материалы за Ноябрь 2017 года » Страница 5
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Материалы за Ноябрь 2017 года » Страница 5

Тырыш хезмәт өчен лаеклы хөрмәт

Тырыш хезмәт  өчен лаеклы хөрмәт Район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин “Илеш МТСы” җәмгыяте директоры Рәвис Зариповны бүләкли.Югары Яркәй авылы Мәдәният сараенда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме үтте.

Басу-кырлар тынып калгач, игенче дә, иркен сулап, җыйнаган уңышларын барлый, алдагысына нигез сала. Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явып гел генә куандырмаса да, тырыш авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте, алдынгы технологияләр кулланып эшләү нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча районыбыз республикада алдынгы урыннарның берсен тота. Район икътисадын тотрыклы итүгә лаеклы өлеш кертүче игенче, терлекче, механизаторларыбыз олы хөрмәткә ия. Шул уңайдан район Мәдәният сараенда районның агросәнәгать комплексы алдынгыларының слеты узды. Анда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең һәр тармагында зур күрсәткечләргә ирешкән райондашларыбыз чакырылган иде.

21.11.2017 (№ 135 (25139)): Авыл хуҗалыгы

Бу юлны ата-бабаларыбыз сайлаган...

Бу юлны ата-бабаларыбыз сайлаган... Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте 100 еллык юбилеен билгели.

15 ноябрьдә Уфада “Мөселман руханиларының әдәп-әхлак саклауда һәм Коръән гуманизмын раслаудагы роле” дигән темага “Фәхреддинов укулары” IV Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе үтте. Чара Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең – 100, Русия голәмәләренең немец-фашист илбасарларына каршы чыгарган фәтвасенә – 75 һәм Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәнең 20 еллыгына багышланды.

Форумны Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет ярдәме белән Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Русия мөфтиләр шурасы, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты һәм Мәскәү Ислам институты, БДУ һәм М. Акмулла исемендәге БДПУ оештырды. Конференциядә дәүләт органнары вәкилләре, дин һәм җәмәгать, фән һәм мәгариф эшлеклеләре катнашты.

18.11.2017 (№ 134 (25138)): Җәмгыять

Алган белемегезнең игелеген күреп яшәгез!

Алган белемегезнең игелеген күреп яшәгез! Бертуган Идрисовларның мәгариф тармагында ирешкән уңышлары аларның “тарихи” ядкарьгә ихтирамлы мөнәсәбәтеннән килмиме икән?

Җитәкче турында

Равил Идрисов 1962 елның 17 июлендә Чакмагыш районының Аблай авылында туган. 1985 елда Башкортстан дәүләт универ­ситетының тарих факультетын тәмамлагач, хезмәт юлын туган авылы мәктәбендә тарих һәм башлангыч хәрби әзерлек укытучысы булып башлый. Ике елдан аңа шул уку йортын җитәкләүне ышанып тапшыралар. Аннары ул “Правда” һәм “Якты күл” колхозлары партоешма секретаре вазыйфасына сайлана. 1992-94 елларда Аблай авыл Советы хакимияте башлыгы була.

Аннары Равил Рифкать улы янә күңеле тарткан мәгариф тармагына әйләнеп кайта, хезмәт юлын башлаган мәктәптә тарих укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, директор булып эшли.

Бер ел Уфа шәһәре хакимиятенең Мәгариф идарәсе каршындагы Фәнни-мәгълүмати-методик үзәктә методист булып эшләгәч, 2006 елның ноябреннән аны әлеге вазыйфага – башкаланың

18.11.2017 (№ 134 (25138)): “Кызыл таң” кунагы









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»