Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Материалы за Декабрь 2017 года » Страница 6

Үзгәрешләр җилендә егылмадык

Үзгәрешләр җилендә егылмадык Миякә районының “Дружба” хуҗалыгы җитәкчесе Азамат Гәрәев шулай ди.

“Дружба” җәмгыяте — Миякә районында тотрыклы икътисадлы әйдәүче аграр хуҗалыкларның берсе. Хәтта узган гасырның туксанынчы елларында башланган реформалар чорында да дружбалылар кайсы юлдан “атларга” икән дип икеләнмәде. Җаваплылыгы чикләнгән “Дружба” җәмгыятенең район үзәге Кыргыз -Миякәдә урнашуы да икътисад җилләренең кайсы яктан искәнен башкаларга караганда яхшырак тоярга ярдәм итте. Шул рәвешле, хуҗалык мөлкәтен таратуга юл куелмады. Үз пайларын алып, фермер хуҗалыгы оештырырга теләүчеләр дә күренмәде. Димәк, элеккечә күмәклек һәм бердәмлек белән эшләргә, гомер итәргә кирәк иде. Һәм ялгышмадылар да. Төп җитештерү күрсәткечләре буенча аграр хуҗалык бүген дә үрнәкле. Ел йомгаклары да шуны күрсәтә.

21.12.2017 (№ 147 (25151)): Авыл хуҗалыгы

Сыйфат белән алдыралар!

Сыйфат белән  алдыралар! Федоровка районының “Азат” җәмгыяте сөт продукциясе якын-тирә шәһәрләрнең сәүдә базарларын да яуларга өлгергән.

Күп кенә, хәтта зур куәтле, әйдәп баручы хуҗалыклар да, нигездә, җитештерү белән генә чикләнсә, Федоровка райо­ны­ның “Азат” җәмгыяте исә, 2006 елда элекке колхоз нигезендә оешкан көненнән башлап, бер үк вакытта үзендә үк сөт эшкәр­тү тармагын үстерүгә дә юнәлеш ала. Аерым алганда, тәүге көн­нәрдә үк хуҗалык фермаларында җитештерелгән сөт Бала-­Чытырман авылында урнашкан “Азат” һәм “Регионсервис” җәмгыятьләре карамагындагы сөт заводында эшкәртелә башлый. Әлбәттә, башлангыч чордагы куәтләр белән бүген биредә булган җитештерү күләмен һәм продукция төрләрен чагыштырырлык түгел. Бу җәһәттән шундый сан китерү дә җитә: заводта көн саен якынча 10 тонна сөт эшкәртелә.

21.12.2017 (№ 147 (25151)): Авыл хуҗалыгы

Ул үзенә һәйкәл куйды

Ул үзенә  һәйкәл куйды Илеш белән Чакмагыш районнары игенчеләре арасында күршеләрчә бәхәс тә, көрәш тә байтак еллар барды: “Назыйф Бәхтизин сезнеке түгел, безнеке!” Әгәр язмыш кушып, ул Чакмагыш җирендә (Яңа Аташ авылында) туып, әти нигезендә гади игенче сыйфатында гомер сөрсә һәм күпмедер еллар үткәч, ул авыл Илеш районы чикләрендә торып калмаса, һич шигем юк: “Юк, син — безнеке” — дип сүз куертмаслар иде. Ә бит ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә республика күләмендәге зур галим: 1927 елның 31 декабрендә дөньяга килгән Назыйф Раян улы үз авылы, хәтта район чикләре кысаларында гына торып калмады: кечкенәдән җиргә һәм игенче һөнәренә гашыйк булып үскән егет югары баскычны — фән юлын сайлады. Хәзер инде Бәхтизин бөтен Башкортстанныкы, бөтен илнеке! Гомер үтә, тууына да 90 ел тулып килә. Исемен кадер-хөрмәт белән искә алабыз.
21.12.2017 (№ 147 (25151)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»