Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Өчбүләнең өч игезәге

29.06: Өчбүләнең өч игезәге

Өчбүләнең  өч игезәгеӨч игезәк туу – сирәк күренеш, күпләр аны могҗизага тиңли. Мондый вакыйга Дүртөйле районында бер генә тапкыр теркәлмәгән. Күптән түгел гәзит укучыларыбызны былтыр өч игезәк кызлары дөньяга килгән Лариса һәм Борис Первушиннар белән таныштырган идек, бүген исә моннан 34 ел элек Миңниса һәм Шамил Мәңкәевлар гаиләсендә туган игезәкләр Зөлфия, Әлфия һәм Марсельның язмышы хакында бәян итмәкчебез.

Чыгышы белән Гафури районыннан булган Миң­ниса Миңнур кызы белән Дүртөйле районы егете Шамил Барый улы яшьлек язында республикабыз башкаласында очрашалар. Егет төзелештә балта остасы булып эшләсә, кыз штукатур-маляр хезмәтен башкара. Яшь йөрәкләр бер-берсенә тартыла, сөю хисе көннән-көн ныгый, алар өйләнешергә карар итә. Гөрләтеп туй ясыйлар.
Бер елдан уллары Марат туа. Яшь гаилә Ша­милнең туган авылы Өч­бүләгә кайтып төпләнә. Уңган кешегә эш бетә­ме­ни?! Авылда аларны бик шатланып каршы алалар. Шамил тракторга утыра, тиз арада хуҗалыкның алдынгы механизаторына әверелә, хатыны колхозда терлекче, ә аннан озак еллар кибеттә сатучы булып эшли. Ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар. Тормышларына ямь өс­тәп, икенче балалары Эльвира туа. Ә менә алты елдан соң Мәңкәевлар гаи­ләсендә берьюлы өч игезәк дөньяга килә!
– Ул вакытта УЗИ дигән нәрсә юк иде, өч игезә­гебез туасын алдан бел­мәдек, — дип елмая Миң­ниса апа. — Алар дөньяга җиде айлык булып аваз салды. Зөлфия — 1 килограмм 300 грамм, Әлфия — 1 килограмм 600 грамм, Марсель 1 килограмм 800 грамм иде. 22 көннән улым белән дәваханәдән чыгардылар, ә кызларыбыз анда 40 көн табиблар күзәтүе астында булды.
– Безнең гаиләдә өч игезәк туу бөтен авылдашларыбыз өчен зур вакыйга булды, бәбиләрне күрергә килмәгән кеше калмады, — ди, истәлекләргә бирелеп, Шамил Барый улы. — Минем әти: “Үз күз­ләрем белән күрмичә ышана алмыйм”, — дигән иде хәтта. Оныклары өчен өзелеп тора иде алар. Ә өч игезәкне исә күтәреп кенә йөрттеләр. Өй түре­безгә өч бәллү эленде. Балаларыбыз барысы да, Аллаһка шөкер, сау-сәламәт булып үсте. Ун айда Марсель тәпи китте, унбиш көннән кызлар да үзаллы атлап йөри башлады. Тәрбияләү дә авыр булмады. Игезәкләребез гел бергә булды: бергә мәктәпкә йөрделәр, бергә уйнадылар, бергә дәрес хәзерләделәр.
– Әйе, без бергә яшәргә өй­рәнгән, — дип сүзгә кушылды Зөлфия. Шуңа, күрәсең, үсеп буй җит­кергәч тә бер-беребездән еракта гомер кичерәсебез килмәде. Бүген өчебез дә гаиләләребез белән туган авылыбыз Өчбүләдә яшибез.
Мәңкәевларның дүрт баласы Өчбүләдә йортлар салып, матур итеп дөнья көтә, балалар тәрбияли. Өлкән уллары Марат киленнәре Ульяна белән берничә генә чакрымда урнашкан Дүртөйле шә­һәрендә төпләнгән. Алар дүрт бала үстерә, әти-әнисе янына атна саен диярлек кайтып йөриләр.
— Үземне бәхетле әни дип әйтә алам, — ди Миңниса ханым. — Балаларым игелекле, яхшы кешеләр булып үсте, тормышта үз урыннарын тапты. Һәркайсының яратып башкарган эше, тату гаиләсе бар. Игезәкләре­безнең дә икешәр балалары үсеп килә. Ишле гаиләбез әгъзаларының туган көннәрен һәрвакыт бергәләп, күркәм табыннар җыеп үткәрәбез. Яңа ел, Ватанны саклаучылар көне, 8 Март бәйрәмнәре дә балаларсыз, оныкларсыз узмый.
Бүген Мәңкәевларның 11 оныгы бар, ә биш бала әнисе Миңниса апа “Ана даны” медале белән бүләкләнгән, 50 яшьтән лаеклы ялда.
Зөлфия белән Әлфия кеч­кенә­дән биергә яратканнар, мәктәптән соң Стәрлетамак мәдәни-мәгъ­рифәтчелек техникумын тә­мамлаганнар. Марсель Башкортстан дәүләт аграр универ­ситетының зоотехниклар әзерләү факультетында белем алган. Тик заманы шундый бит: алган һөнәрең буенча эш булмаска да мөмкин. Игезәкләр югалып кала торганнардан түгел: Зөл­фия ире Харис белән Өчбүләдә кибет ачкан, бүген алар — уңышлы малтабарлар, Харис йортлар төзеп сату белән дә шөгыльләнә. Әлфия — икмәк пешерү цехы мөдире, аның ире Илшат коелар казу буенча үз эшен оештырган, Марсель — тәрәзәләр ясау цехы бригадиры, хатыны Гөл­шат — Өчбүлә авыл Советы биләмәсе белгече.
— Игезәкләрне күзгә күренмәс җепләр бәйли, алар бер-берсенең хәлен ерак чакрымнар аша тоярга сәләтле, диләр. Сез моны сиз­гәнегез бармы? — дип кызыксынам.
— Әлбәттә! — дип, бертавыштан җавап бирә алар. — Беребез авырып китсә, калган икебез моны шундук тоябыз. Күңел тиктомалдан боегып торса да тиз арада игезәктәш­ләребезнең хәлен беле­шергә ашыгабыз.
Ә Шамил абый белән Миңниса апа балалары, оныклары белән гөрлә­шеп, тормышның кадерен белеп яши бирә, лаеклы ялда да яшьләр белән ярышып дөнья көтә. Сәла­мәт­лек, бәхетле, тигез картлык юлдаш булсын аларга!

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бузованың фанатлары телсез калган...
Сегодня, 17:32 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бузованың фанатлары телсез калган...
Сигез машинаның башына җиткән...
Сегодня, 16:49 :: Көнүзәк
Сигез машинаның башына җиткән...
Русиянең иң яхшы гиды Уфада яши!
Сегодня, 16:32 :: Яңалыклар
Русиянең иң яхшы гиды Уфада яши!
Эшегездә уңышлар телибез!
Сегодня, 15:14 :: Көнүзәк
Эшегездә уңышлар телибез!
Ике бертуган сугышкан
Сегодня, 14:23 :: Җәмгыять
Ике бертуган сугышкан
Кешеләр йөрәктән чыккан телдә аралашырга тиеш
Сегодня, 13:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кешеләр йөрәктән чыккан телдә аралашырга тиеш








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»