Материалы за Январь 2018 года » Страница 2
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Материалы за Январь 2018 года » Страница 2

Килде дә китте түгел!

Килде дә китте түгел! Ил Президентының Башкортстанга сәфәре, һәрвакыттагыча, дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим стратегик башлангычлар белән билгеләнде.

Хәбәр итүебезчә, узган атнада Башкортстанга эш сәфәре белән Русия Президенты Владимир Путин килде. Уфада ул, “Бер­ләш­терелгән двига­тельләр төзү корпорациясе — Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе” ачык акционерлар җәмгыятендә булып, биредәге цехлар эше белән танышты, җитештерелүче продукция экспозициясен карады, предприятие хезмәткәрләре белән аралашты һәм аларның сорауларына җавап бирде. Арытаба дәүләт җитәкчесе шушында ук оборона-сәнәгать комплексы оешмаларының гражданлык тәгаенләнешендәге югары технологияле продукция җитештерүен диверсификацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Сәфәр кысаларында, шулай ук, Владимир Путинның Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин белән эшлекле очрашулары булды.

29.01.2018 (№ ): Сәясәт

Безнең геройлар — Гагарин һәм Высоцкий!

Безнең геройлар — Гагарин һәм Высоцкий! Русиялеләр ХХ гасырның төп кумирлары дип кемне атый? Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге моңа җавап бирер өчен сораштыру үткәргән. Тикшеренү нәтиҗәләре ХХ гасырның төп кумиры Җирнең тәүге космонавты Юрий Гагарин икәнен күрсәткән. Аны респондентларның 35 проценты сайлаган. Икенче урында 31 процент тавыш җыйган артист, җырчы Владимир Высоцкий килә. Өченче урын Җиңү маршалы Георгий Жуковта — аңа 20 процент өстенлек биргән. Шулай ук беренче унлыкка язучылар Лев Толстой һәм Александр Солженицын белән “халыклар юлбашчысы” Иосиф Сталин да эләккән.

Әйткәндәй, Сталиннан елдан-ел күбрәк респондент кумир ясый. Бу юлы ул шундый сораштырулар тарихында тәүге тапкыр Александр Солженицынны узып киткән. Генсекны —16, ә “Архипелаг ГУЛАГ” авторын 14 процент кеше сайлаган.

29.01.2018 (№ ): Дөнья бу...









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»