Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Яңа маршрутлар ачылды

23.02: Яңа маршрутлар ачылды

Яңа маршрутлар ачылдыБүздәктә район юлларында автобуслар хәрәкәте җайга салына.

Шәхси авто­мобильләр саны артса да, республика районнарында эчке юлларда пассажир автобуслары хәрәкәтен тергезү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала.


Белүебезчә, элек төбәкләрдә пассажирлар ташуны “Башавтотранс” җәмгыятенә караган пассажирлар йөртү республика берләшмәсенең (УПАПАТ) урыннардагы филиаллары башкара иде. Күп төбәкләрдә, районнар эчендәге маршрутлар икътисади яктан үзен акламавына сылтанып, ябылды, соңрак исә әлеге автотранспорт предприятиеләре үзләре дә яшәүдән туктады. Республикада иң куәтлеләрдән саналган Бүздәк АТПсы да шушы язмышка дучар ителде. Моның нәтиҗәсе район өчен шактый аянычлы: 2010 елдан башлап төбәктә пассажирлар ташу белән анык кына шөгыльләнүче махсус оешма юк. Дөрес, авыллардан район үзәгенә автобуслар хәрәкәтен оештыруга ehsylfus малтабарлар алынып карый, әмма бу эш уңышсыз килеп чыга. Сәбәбе шул ук: юлда халык аз йөри, шуңа бәйле, пассажирлар ташу өчен автобус бүлү финанс яктан үзен акламый.
Район дәрәҗәсендә такси хезмәте оештырылу проблеманы өлешчә генә хәл итә, дип әйтергә мөмкин. Ни өчен дигәндә, такси хакы шактый кыйммәт, һәрхәлдә, алар авылларда яшәүчеләр арасында күпчелекне алып торган аз тәэмин ителгән гаиләләр күтәрерлек түгел.
— Әлеге мәсьәлә безнең өчен дә көнүзәк, — ди Бүздәк районы хакимияте башлыгының яшәешне тәэмин итү буенча урынбасары Салават Сәйфуллин. — Пассажир автобуслары хәрәкәтен оештыруны үтенгән мөрәҗәгатьләр ешайды. Әлеге таләпләр белән килешми мөмкин түгел, чөнки шәхси машинасы булмаган гаиләләр барыбер күбрәк. Район үзәгенә дәваханәгә, яисә башка йомыш белән йөрүче пенсионерлар өчен зур чыгым бу. Районда пассажирлар ташуны оештыручы социаль юнәлештәге структура да булырга тиеш, дигән фикергә килдек.
Уйланганны тормышка ашыру максатында район хакимияте төбәктә билгеле малтабар, пассажирлар ташуны оештыруда тәҗрибәсе булган Артур Ханнановка эшлекле тәкъдим белән чыга. Әйтергә кирәк, ул җитәкчелек иткән “Премиум” җәмгыяте автотранспорт хезмәтләре күрсәтү белән дә шөгыльләнә. Моннан тыш, Артур Сәгыйдулла улы соңгы елларда игелекле гамәлләре белән үзен якташларның социаль проблемаларына битараф булмаган кеше итеп тә танытты.
— Әлеге тәкъдимне тәүдә ныклап өйрәнергә туры килде, — ди Артур Сәгыйдулла улы. — Күп нәрсәне исәпкә алырга ки-рәк, малтабар өчен иң мөһиме булып табыш тора. Бу яктан караганда, тәүге мәлләрдә зыянга эшләү көн кебек ачык – моңарчы автобус хәрәкәтен оештырып караучылар бу бизнестан юкка китмәгән бит инде. Әмма теләсә кайсы эштә тәртип урнаштыру белән бергә перспективаны да тоемлау мөһим. Иң беренче чиратта, юлларда йөрүче халык, ягъни пассажирлар ышанычын яулау алгы планга чыга. Бу җиңел түгел, әмма аннан соң эшләр җайланачак, халык та без төзегән маршрутларга күнегәчәк.
Агымдагы елның 15 гыйнварында район үзәге Бүздәктән төбәкнең барлык тарафларын иңләгән 5 автобус маршруты эшли башлады. Автобуслар хәрәкәтен тәэмин итү хезмәте оештырылып, аның җитәкчесе итеп Илгиз Гәрәев билгеләнә. Әйткәндәй, мондый төр эшчәнлектә күпмедер тәҗрибә туплаган ул. Шуңа да эшчәнлекне җәел-дергәндә мәгълүмати мөм-кинлекләр җәлеп ителә, яңалыкны район җәмәгатьчелегенә җиткерү өчен “Бүздәк яңалыклары” гәзите, башка реклама чыганаклары кулланыла.
— Автобуслар хәрәкәте маршрутлары вәкаләтле органнар һәм күзәтчелек хезмәтләре тарафыннан махсус тикшерү үтеп, расланды, — ди Илгиз Гәрәев. — Аларны төзегәндә элекке еллар тәҗрибәсе дә исәпкә алынды, әлбәттә. Монда инде төп таләп булып халык өчен уңайлылык тора. Аерым маршрутлар шактый озын, мәсәлән, Бүздәк-Сәвәдебаш юнәлеше 119 чакрым тәшкил итә. Автобуслар юл уңаендагы барлык авылларга да керә, аларда махсус тукталыш павильоннары бар. Төп маршрутларда автобуслар иртәле-кичле атнасына 3 тапкыр йөри. Халык агымы азрак юнәлешләрдә, мәсәлән, район үзәгенә якынрак авылларда атнага бер генә тапкыр була.
Сүз дә юк, маршрутлар әлеге вакытта сынау үтә, нәтиҗәлелектән чыгып, аларга үзгәрешләр кертелергә дә мөһим. Бу җәһәттән шуны гына әйтәсе килә: халык ихтыяҗлары алга куелган зур эш башланды, без йөз тоткан ышанычлар да аклансын иде.
Район гәзите редакциясенең яңа автобус маршрутларына бәйле үткәргән тикшеренүләреннән күренүенчә, башлангычны халык, нигездә, хуплый, әлбәттә. Монда инде алгы планга автобуска билет хакларының түбән (такси белән чагыштырганда) һәм тотрыклы булуы алга чыга. Атап әйткәндә, Урзайбаш юнәлешендә бер кешегә билет 70 сумлап тора һәм бу такси хезмәтенекеннән биш (!) тапкыр арзанрак.
Әйтергә кирәк, автобуслар хәрәкәтен оештыручылар эшчәнлеккә даими йомгак ясый, беренче чиратта, аерым маршрутларда пассажирлар агымы анализлана. Тәүге айда күренүенчә, нәтиҗәләр уртача. Бүздәк-Урзайбаш юнәлешендә, мәсәлән, бер айда бер маршрутка уртача 120 пассажир туры килә. Сәвәдебаш маршрутында әлеге күрсәткеч ике тапкыр күбрәк. Тоташ алганда исә, 700ләп пассажир автобус хезмәтеннән файдаланган. Илгиз Гәрәев фикеренчә, бу начар күрсәткеч түгел.
Район эчендәге маршрутлар белән танышканда, шуңа игьтибар итәсең: алар автобус шоферлары мәнфәгатьләрен дә күздә тота. Эчке маршрутларны үткәннән соң, автобуслар Бүздәк-Уфа юнәлешенә дә чыга. Бу — шоферларны матди яктан дәртләндерү максатында. Ни генә әйтмә, Уфа маршрутларында халык күбрәк йөри, шуңа бәйле, керем дә зуррак.
Автобус шоферлары, нигездә, бу өлкәдә бай тәҗрибәгә ия. Ринат Гарифуллин, мәсәлән, моңарчы шәхси автобусында йөргән. Денис Галин, чагыштырмача яшь булса да, һөнәр серләренә тиз төшенеп, хәзер башкаларга да үрнәк күрсәтә.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Очрашу урыны —  Уфада!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Очрашу урыны — Уфада!
“Уяулыкны  югалтмыйк!”
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
“Уяулыкны югалтмыйк!”
48нче конгресс бездә үтә
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
48нче конгресс бездә үтә
“Капитан, елмаегыз!”
Сегодня, 00:00 :: Ватанпәрвәрлек
“Капитан, елмаегыз!”
Тимердәй нык нефтьче
Сегодня, 00:00 :: Юбиляр
Тимердәй нык нефтьче








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»