Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Төбәк продукциясен – кибет киштәләренә

Төбәк продукциясен – кибет киштәләренә
08.05.2018 / Көнүзәк

Төбәк продукциясен –  кибет киштәләренәБашкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Миякә районында эш сәфәрендә булып, чәчү кампаниясе барышы белән танышты, җитештерү, социаль һәм инфраструктура объектларын карады, муниципалитет җитәкчеләре һәм эшкуарлары белән территорияне үстерү перспективаларын тикшерде.

Республика җитәкчесе Кожай-Семеновка авыл биләмәсенең “Маяк” һәм “Нива” хуҗалыклары басуларында язгы чәчү кампаниясе барышы белән танышты.
“Маяк” җәмгыяте директоры Рөстәм Таҗетдинов сүзләренә караганда, чәчүлекләрнең гомум мәйданы 7,7 мең гектар тәшкил итә, шуның 540 гектарын уҗым культуралары били. Бүген аграрийлар бөртеклеләр, көнбагыш чәчә. Эшләрне 7-8 көндә тәмамларга ниятлиләр.
Рөстәм Хәмитов аграрийлар белән аралашты, техника торышы, кадрлар тәэминаты белән кызыксынды, аграр предприятие җитәкчелеге белән үсеш, шул исәптән, терлекчелек тармагын үстерү перспективаларын тикшерде.
Анда, шулай ук, авыл территорияләрен төзекләндерү һәм үстерү турында сүз барды. Район хакимияте башлыгы Ришат Актуганов белдерүенчә, биредә фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла. Күпфункцияле мәдәният йортына да ихтыяҗ бар, әмма моның өчен өстәмә финанслау таләп ителә. Рөстәм Хәмитов әлеге мәсьәләнең Хөкүмәт дәрәҗәсендә тикшереләчәген белдерде.
Район үзәге Кыргыз-Миякәдә төбәк Башлыгы 1970 елларда төзелгән 2нче урта мәктәптә булды. 2015-17 елларда монда республика бюджеты исәбенә капиталь ремонт үткәрелгән. Бу максатка 14 миллион сум акча тотынылган. Моннан тыш, мәгариф учреждениесенең матди базасы ныгытылган. Әлеге вакытта мәктәптә 415 бала беренче сменада белем ала.
Рөстәм Хәмитов башлангыч сыйныф бүлмәләрен, спорт залын, китапханә, музей, ашханәне карады. Информатика кабинетында республика Башлыгы Интернет тизлеге белән кызыксынды һәм якын арада Башкортстанның барлык мәктәпләрендә дә югары тизлекле Интернет булачагын белдерде.
Район үзәгендә яңа микрорайонда республика җитәкчесе 2015 елда файдалануга тапшырылган 5нче балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышты. Бүген анда йөрүче 120 бала, алты төркемдә шөгыльләнә.
Рөстәм Хәмитов микрорайонны үстерү мөмкинлекләре һәм биредә яшәүчеләр өчен балалар бакчасында урыннар мәсьәләсе белән кызыксынды. Ришат Актуганов белдерүенчә, әлеге вакытта төзелеш өчен 770 участок әзерләнгән. Төбәк башлыгы фикеренчә, бу очракта, тагын бер мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе кирәк булуы ихтимал. Әмма карар кабул итү алдыннан демографик тенденцияне исәпкә алырга кирәк.
Арытаба төбәк җитәкчесе республика базарында 2008 елдан эшләп килүче “М-Профиль Миякә профнастилы” компаниясендә булды. Предприятие С-10, С-25 профнастилы, “Каскад” , “Монтеррей” төрендә металл чирәп һәм сайдинг җитештерүгә махсуслашкан.
Республика Башлыгы продукция үрнәкләре белән танышты, предприятиене үстерү планын, шул исәптән, җитештерү процессын автоматлаштыру һәм сәүдә нокталары белән цехлар арасында электрон документ әйләнеше кертү мәсьәләләрен тикшерде.
Биредә Рөстәм Хәмитов Миякә районы эшкуарлары белән очрашты. Алар территорияне төзекләндерү, авыл хуҗалыгын үстерү, агросәнәгать комплексын субсидияләү механизмнарын тикшерде.
Федераль һәм республика дәрәҗәсендә гамәлдә булган дәүләт программалары турында сөйләгәндә, Рөстәм Хәмитов кооперация хәрәкәтен үстерү мөһимлеген ассызыклады.
Миякә балык компаниясе генеральный директоры Равил Моратшин республикада җитештерелгән продукцияне Башкортстанда эшләүче эре сәүдә челтәрләренә кертү авыр булуын белдерде.
Эшкуарлар белән очрашудан соң, республика Башлыгы федераль сәүдә челтәрләренең берсенә караган кибеткә керде һәм урында җитештерелгән продукция булуы-булмавы белән кызыксынды. Киштәләрдә андый продукция табылмады диярлек.
Төбәк җитәкчесе ассызыклавынча, дәүләт ярдәме механизмнарын камилләштерү һәм республика продукциясен алга этәрү мәсьәләләре сәүдә челтәрләренең төбәк вәкиллекләре җитәкчеләре катнашлыгында аерым киңәшмәләрдә тикшереләчәк.

Үз хәбәрчебез.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Оятсызлык түгелме бу?
Сегодня, 15:18 :: Мәдәният һәм сәнгать
Оятсызлык түгелме бу?
Ит турында аның штрих-коды
Сегодня, 14:55 :: Авыл хуҗалыгы
Ит турында аның штрих-коды "сөйләячәк"
“Нур”да Театр елы ачылды
Сегодня, 14:50 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Нур”да Театр елы ачылды
Зеклар саны кимегән, диләр...
Сегодня, 14:37 :: Җәмгыять
Зеклар саны кимегән, диләр...
Диспансерлаштыруны бер көндә үтеп була!
Сегодня, 14:18 :: Сәламәтлек саклау
Диспансерлаштыруны бер көндә үтеп була!
Урман шаулап үсә, лесник сатып...
Сегодня, 14:05 :: Экология елы
Урман шаулап үсә, лесник сатып...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»