Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Иң яхшы урман кисүче кем?

Иң яхшы урман кисүче кем?
16.07.2018 / Көнүзәк

Иң яхшы урман  кисүче кем?Баймак районында республиканың урман кисүчеләре арасында “Урман кисүче - 2018” IV чемпионаты үтте. Ул — Русия чемпионатының сайлап алу этабы булып тора.

Ярышта иң эре 8 урманчылык предприятиесе катнашты. Һәр команда дүрт кешедән торды: җитәкче һәм мотор пычкы белән эшләү өчен махсус әзерлек үткән өч катнашучы.
Ярышлар Графское күле территориясендә махсус мәйданчыкта уздырылды. Катнашучылар биш төр күнегүдә көч сынашты: пычкыны эшкә әзерләү, агачны аудару, бүрәнәне буынлау, ботаклар кисү һәм төгәл кисү.
Оештыручылар әйтүенчә, ярышның пычкыны эшкә әзерләү, ботакларны кисү өлешләре тамашачыларда аеруча зур кызыксыну уята. Барлык төр операцияләрне дә урман кисүчеләр көндәлек эшендә куллана, шуңа күрә аларның осталыклары елдан-ел арта. Ярышлар дөнья бәйгеләре таләпләренә туры китереп үткәрелә.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, шәхси зачётта Уфа урманчылык техникумыннан Александр Первушин җиңү яулады, икенче урын “Стәрлетамак урманчылык хуҗалыгы” вәкиле Эдуард Батыршинда, өченче урын “Әмҗә урманчылык комбинаты” вәкиле Сергей Шабаровта.
Команда зачётында беренче урын Уфа урманчылык техникумында, икенче урын “Әмҗә урманчылык комбинаты”нда, өченче урын “Караидел урман сәнәгатьчеләре берлеге”ндә.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча Башкортстанның җыелма командасы төзеләчәк һәм ул сентябрьдә Екатеринбург шәһәрендә үтәчәк Русия чемпионатында катнашачак, дип хәбәр иттеләр республика Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Зөһрә ИСЛАМОВА.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Хыяллар чынга аша!
Вчера, 19:24 :: Җәмгыять
Хыяллар чынга аша!
Хезмәт хаклары арткан
Вчера, 16:41 :: Көнүзәк
Хезмәт хаклары арткан
Карлар ява тын гына...
Вчера, 16:30 :: Көнүзәк
Карлар ява тын гына...




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»