Сипайлово буйлап – ралли…
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сипайлово буйлап – ралли…

23.09: Сипайлово буйлап – ралли…

Сипайлово буйлап – ралли…Уфаның Юрий Гагарин урамын автомобильчеләр юкка гына Париж – Дакар трассасы белән чагыштырмый.

“Русиядә ике бәла – юләрләр һәм юллар”, – дигән урыс әдәбияты классигы Н. В. Гоголь. Бу сүзләр моннан ике гасыр элек әйтелсә дә, һаман актуальлеген югалтмый. Юләрләр саны чорга, җәмәгать тәртипләренә бәйле булмаса да, юллар­ның хәле үзебездән тора. Соңгы елларда бу мәсьә­ләдә уңай якка үзгәрешләр күзгә ташланса да, кызганычка каршы, хәлләр канә­гатьләнерлек түгел әле.


Мин Уфаның Сипайлово бистәсендәге Юрий Гагарин урамында яшим. Шәхси автомобилемдә көн дә шушы юлдан эшкә барып, эштән кайтырга туры килә. Шәһәр үзәгендәге юллар шәп анысы. Уфада узган саммитлардан соң асфальт яңартылып, көзге кебек ялтырап ята. Тик менә Гагарин урамындагы ике-өч чакрым ара ралли трассасын хәтерләтә. Уңда – чокыр, сулда – таучык: шуларга эләкмәс өчен, рульне төрле якка боргалыйсың, машина дөбер-шатыр килә, янда утыру­чылар­ның күңеле болгана, аннан да бигрәк, дүрт тәгәрмәчле “дустым­ны” кызганудан җаным әрни. Бу хәл елның-елында кабатлана. Юлны хезмәтлән­дерүче оешмалар язын чокырларны тегеннән-моннан ямаштырып чыгалар да, шуның белән вәссәлам! Йөзләгән ямаулыктан корама юрганны хәтерләткән урам бер-ике атна ярыйсы гына хәлдә була да, тиз­дән янә элекке торышына кайта. Иске чокырлар кабат “кал­кып” чыга, яннарына яңалары өстәлә.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»