Бергә барыбер җиңелрәк!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бергә барыбер җиңелрәк!

30.09: Бергә барыбер җиңелрәк!

Бергә барыбер  җиңелрәк!28-29 сентябрьдә Уфада ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең III кече бизнес форумы үтте.

Чарада республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Омск өлкәсе губернаторы Виктор Назаров, Русия Президентының ШОС эшләре буенча махсус вәкиле Бәхтияр Хәкимов, ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең рәсми делегацияләре, якын һәм ерак чит илләр компанияләре, эксперт һәм бизнес-структуралар, кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашты.


Форум кысаларында сигез секция, шулай ук, бизнесны үстерү институтларының консультация, делегацияләр өчен презентация мәйданчыклары, күргәзмәләр һәм бәйләнешләр биржасы эшләде. Пленар утырыш “Кече бизнесның ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләре икътисадындагы үзенчәлекләре, роле һәм урыны” дигән темага багышланды.
Чарада чыгыш ясап, Рөстәм Хәмитов мондый очрашуларның никадәр мөһим булын ассызыклады.
— Форум, тәү чиратта, бизнес өчен кирәк. Биредә кече малтабарлык, төбәк һәм халыкара хезмәттәшлекнең бик күп хокукый, финанс һәм оештыру мәсьәләләре хәл ителә. Мондый форумнар ШОС һәм БРИКС илләре арасында кече һәм урта бизнесның үзара бәйләнешен тәэмин итү өчен безнең ни эшләргә тиешлекле аңлау өчен кирәк. Бу чараларда кече һәм урта бизнес өчен яңа офыклар ачыла, — диде ул.
Үзәктә – яшьләр эшкуарлыгы
Уфада ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең III кече эшкуарлык форумы кысаларында Конгресс-холлда яшьләр эшкуарлыгы мәсьәләләре тикшерелде. “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар ШОС һәм БРИКС илләрендә яшь эшкуарларга булышлык механизмнарын карады.
– Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча һәм Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов ярдәме белән Уфада өченче тапкыр абруйлы форум үтә, – диде Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова.
Аның белдерүенчә, мондый хезмәттәшлек күркәм нәтиҗәләр бирә. Мәсәлән, Башкортстан дәүләт университеты нигезендә Русия белән Кытайның берлектәге бизнес-инкубаторы оештырылды. Соңгы ике-өч елда кече һәм урта эшкуарлыкның 350дән артык яшьләр предприятиесе булдырылды. Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык булышлыгы һәм чит ил партнерлары белән тыгыз бәйләнеш республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгына тиз арада финанс ярдәме алу мөмкинлеге бирде.

Бергә барыбер  җиңелрәк!Виктор Назаров белде­рүенчә, соңгы ике елда гына да Омск өлкәсенең ШОС илләре белән товар әй­ләнеше 40 процентка арткан һәм былтыр 330 миллион долларга җиткән.
— ШОС һәм БРИКС илләре белән хезмәттәшлек зур әһәмияткә ия. Власть органнары тышкы бәйлә­нешләрне үстерү һәм ныгыту өчен барысын да эш­ләргә тиеш. Тышкы бәй­ләнешләр булдыруда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү — властьның турыдан-туры бурычы. Бер ел эчендә кече һәм урта бизнесның чит ил базарларына чыгуы буенча безгә Русиядә дүртенче урынга күтәрелергә мөмкин булды. Кече һәм урта бизнес өлкәнең хезмәткә сәләтле кешеләренең 37 процентын эшле итә. Нәкъ ул финанс тотрыклылыгын һәм югары үсеш темпларын тәэмин итә. Омск өлкәсендә бу — икътисадның иң актив секторы. Кече һәм урта бизнес вәкил­ләренә күбрәк ирек бирергә, аларны планлы һәм планнан тыш тик­шерүләр белән интектер­мәскә кирәк. Моннан барысы да отачак кына, — дип белдерде ул.
Форум кысаларында Рөстәм Хәмитов һәм Виктор Назаров икътисад һәм мәдәният өлкәләрендә үзара хезмәттәшлек турында ки­лешүгә кул куйдылар. Бу хезмәт­тәшлек илдә беренче төбәкара нефть химиясе кластеры төзүне күздә тота.
— Омск өлкәсе белән Башкортстан охшаш — ике төбәктә дә нефть химиясе, нефть эшкәртү тармаклары үсеш алган. Сез елына 20 миллион тонна нефть эш­кәр­тәсез, без бераз күбрәк. Моннан тыш, безнең агросәнәгать җитеш­терү­ендә дә охшашлыклар бар. Бүген шунысы ачык: мондый килешүләр аша без кече һәм урта бизнес эше өчен нигез һәм киң мөм­кинлекләр булдырабыз. Төбәк башлыкларының, хөкүмәтләренең үзара бәй­ләнешен күреп, кече бизнес та шушы эшкә кушыла. Һичшиксез, Омск өлкәсе белән ныклы бәйләнеш булдырачакбыз, — диде Рөстәм Хәмитов.
— Нефть химиясе кече һәм урта бизнес ярдәмендә үсешә: эре бизнеска кызыклы булган яңа юнәлеш­ләрне ул үз мәйданчык­ларында кече бизнеска бирергә әзер. Килешү программасына иң яхшы тәҗ­рибәләр белән уртаклашу да керә. Без берләштек, чөнки Башкортстанның да, безнең дә яңа техно­логия­ләр бар, аларны һәр тө­бәкнең үзаллы гына үстерүе катлаулырак һәм кыйм­мәткә­рәк төшә, — диде Виктор Назаров.
Килешү 12 ел дәва­мында гамәлгә ашырылачак, инвестиция­ләр күләме 200 миллиард сум тәшкил итә.
Башкортстан белән Омск өлкәсе арасындагы килешүгә ярашлы, төбәкләр сәнәгать, сәүдә, авыл хуҗа­лыгы өлкәләрендә, инвести­ция­ләр җәлеп итү, фән һәм мәгариф, сәла­мәтлек саклау, экология, спорт, яшь­ләр сәясәте һәм туризм буенча хезмәттәш­лек итә­чәк. Шулай ук, кече малтабарлык субъектлары арасында эшлекле бәйлә­нешләрне ныгыту күзал­лана.
Өлкә җитәкчесе 18 октябрьдә Омскида Социаль эшкуарлыкның халыкара форумы үтәчәген белдерде һәм Башкортстан делегациясен анда катнашырга чакырды. Бүген социаль эшкуарлык ярдәменнән башка территорияләр үсе­шә алмый, диде ул. Омск өлкәсендә 120 милләт вәкиле, шул исәптән татарлар, башкортлар яши. Үз халыкларының мәдәниятен саклаучы башка милли берләш­мәләр дә эшләп килә, сабантуйлар үткәрелә. Мондый милли тради­ция­ләрне саклау бик мөһим, дип ассызыклады Виктор Назаров.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»