Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Менә, ичмасам, балалар бакчасы!

Менә, ичмасам, балалар бакчасы!
28.10.2017 / Көнүзәк

Яңа балалар бакчасы сабыйларны кабул итәргә әзер.Яңа балалар бакчасы сабыйларны кабул итәргә әзер.Тышкы йөзе генә түгел, аның эшчәнлеге дә башкалардан аерылачак.

Урта гасырдагы зиннәтле сарайларны хәтерләтеп торучы әлеге купшы бинаны һич тә балалар бакчасы дип уйламассың. Гадәти бакчалардан күпкә аерылып тора ул. Тышкы күренеше белән генә түгел, яңа бакчаның эчендә дә таң калырлык яңалыклар бик күп.


160 урынга тәгаенләнгән әлеге бакча Яңавыл шәһә­рендә төзелә. Файдалануга тапшыру вакыты ел ахыры дип күрсәтелсә дә, ул менә-менә сафка басарга тора. Заказчысы (Башкорт­стан­ның Капиталь төзе­леш ида­рәсе) да, төзүче компания (“Эст­ра” җәмгыяте) дә эш-ләр­не кы­зу тоткан. Димәк, Яңа елны балалар яңа, иркен бакчада каршы алачак.
Яңа объект шәһәрнең халык телендә “Төньяк” дип атала торган өлешендә төзелә. Биредә моңа кадәр 96 урынга тәгаенләнгән 6нчы балалар бакчасы эшли иде. Әмма ул бик иске һәм таушалган. Шуңа әле төзелүче бакчаны — балалар да, әти-әниләр дә тү­земсезлек белән көтә.
— Кызыбыз Азалия быел бакча яшеннән чыга, яңа бакча төзелгәч кенә миңа китәргә туры килә, дип, бик көенә инде. “Әни, әллә тагы берәр ел йөрим микән?” — ди. Бакчабыз кызыкмаслык түгел шул! Үзе зур, үзе матур, үзе уңайлы. Эченә кереп, кызыгып карап йөрдем. Сокланып туймаслык! — ди кызын 6нчы балалар бакчасына йөртүче Алия Дәүләтова.
Яңа балалар бакчасы ачылу белән яңа эш урыннары да артачак. Әйтик, пе­шекчеләр кирәк булачак, чөнки әлеге бакчада алар икәү, ә яңасында артыграк булачак. Шулай ук тәрбия­челәр, логопед, психолог штаты булачак.
— Шөкер, балалар саны артып тора. Бүген районда бакча яшендәге 3894 бала бар, аларның 70 проценты мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү белән тәэмин ителгән. Яңавылның үзендә 720 бала чиратта тора, әлеге бакчаны ачу ике яштән өч яшькә кадәрге балаларны тулысынча бакча белән тәэмин итүгә булышлык итәчәк, — ди шәһәр мәга­риф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Ирина Бегунова.
Бакчада яңача эшләргә җыеналар.
— Кыска вакытлы төр­кем­нәр ачачакбыз. Көне буе йөри алмаган балалар өчен бу да яхшы чара. Алар белгечләргә йөри алачак, акрынлап коллективка, бакча тормышына өйрәнә торачак. Кыскасы, чиратлар бетсен өчен, кулдан кил­гән­нең барысын да эшлибез, — ди бакча мөдире Елена Кирамова.
Республиканың 100 еллыгына ачылачак 100 объект исемлегенә Яңавылдан коррекцион мәктәп тә кер­гән. Аны файдалануга тапшыру вакыты — 2019 ел ахыры. Республика­быз­ның юбилеена Яңавылда ике зур объект файдаланүга тапшырылачак.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Үстерәбез, саклый белмибез
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үстерәбез, саклый белмибез
Хәвефсезлек системасы камилме?
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Хәвефсезлек системасы камилме?
Керемнәр артсын, кредитлар кимесен!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Керемнәр артсын, кредитлар кимесен!
Күперләр язмышы  хәл ителде
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Күперләр язмышы хәл ителде








Новости русской версии сайта


Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»