Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Норвегия Караидел белән кызыксына

Норвегия Караидел белән кызыксына
31.10.2017 / Көнүзәк

Норвегия Караидел белән кызыксынаБу илдә үткән “Русия төбәкләре” бизнес-форумында Корольлекнең эшлекле даирәләре Башкортстан районнарының мөмкинлекләре белән җентекле танышты.

Күптән түгел Норвегия Корольлеге башкаласы Осло шәһәрендә урнашкан Русия Илчелегендә илебез төбәкләре вәкилләре катнашлыгында бизнес-форум үтте. Анда икътисади үсеш министры Сергей Новиков җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе дә катнашты һәм республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлеге мөмкинлекләре белән таныштырды. Делегация сос­тавында, шулай ук, Караидел һәм Белорет районнары, Межгорье шәһәре хакимияте башлыклары да бар иде. Форумның максаты итеп Норвегиянең эшлекле даирәләрен илебез төбәкләре һәм аларның инвестицион җәлеп итүчәнлеге белән таныштыру, чит ил бизнес-ассоциацияләре вәкилләре белән беренчел элемтәләр урнаштыру билгеләнгән иде.


Норвегиянең сәүдә, сәнәгать һәм балыкчылык хуҗалыгы министры Ларс Якоб Хиим әфәнде белән очрашу вакытында.Норвегиянең сәүдә, сәнәгать һәм балыкчылык хуҗалыгы министры Ларс Якоб Хиим әфәнде белән очрашу вакытында.Ослодагы Русия Илчелегендә форумны оештыручылар чакыруы һәм республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов кушуы буенча Башкорт­станның икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләре турында Сергей Новиков сөйләде. Ул чыгышында төбәгебезнең транспорт логистикасы, табигый ресурсларына тук­талды, бу илнең эшлекле даи­рәләре игътибарына Башкортстан­ның икътисади күрсәткечләрен һәм халыкара рейтинг позицияләрен җиткерде. Аннары ул республика территориясендә чит ил капиталы катнашлыгында гамәлгә ашырылучы эре инвестиция проектлары белән таныштырды, Башкортстан­ның чит илләр, шул исәптән Норвегия, белән ике арадагы икътисади эшчәнлек нәтиҗәләрен билгеләде. Мәсәлән, былтыр безнең сәүдә әйләнеше 6 миллион доллар тәш­кил иткән. Шушы күрсәткечне тагын да арттыру максатында Сергей Новиков җыелучыларга бездә җитеш­терелүче тау һәм металлургия сә­нә­гате, нефть-газ чыгару җиһаз­ларын, кара металл һәм аннан эшләнгән әйберләр, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы чималлары сатып алырга тәкъдим итте, безнең белгечләребез тарафыннан нефть һәм газ чыгару, энергетика, нефть химиясе, нефть эшкәртү өлкәлә­рендә проект, төзелеш-монтаж һәм электромонтаж эшләре башкару мөмкинлеге турында сөйләде, инвестицион ниятләр өлешендә Башкортстанның, югарыда аталган тармаклардан тыш, урман хуҗа­лыгы, балыкчылык һәм медицина өлкәләрендә дә мөмкинлекләре зур булуын белдерде.
Башкортстан белән таныштыруны дәвам итеп, Караидел райо­нының инвестицион мөмкин­лек­лә­ре турында җентекле доклад белән хакимият башлыгы Илдар Гарифуллин чыгыш ясады. Аерым ал­ганда, ул хезмәттәшлекнең өч төп юнәлешен билгеләде – урман сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм туризм. Әйе, Илдар Вил улының районны лаеклы тәкъдим итәрлеге бар шул, соңгы елларда инфраструктураны җайга салу, бигрәк тә гасырлар буена хәл ителмәгән мәсьәлә – Караидел елгасы аша капиталь күпер төзелү, аңа килеп тоташачак юллар төзелеше үзе генә дә ни тора! Бу район үсешендә генә түгел, республиканың бөтен төньяк-көнчыгышы өчен бәяләп бетергесез роль уйнаячак.
Урман сәнәгате тармагына кил­гәндә, бүген районда бу юнәлештә эре һәм кече 40 предприятие эшли, алар үсешә, матди-техник базасын ныгыта, җитештерүне арттыра һәм продукция төрләрен киңәйтә, аларда эш белән мәшгуль халыкның 18 проценты эшли. Быел тугыз айда гына да алар тарафыннан 99 мең кубометр агач хәзерләнгән, бу эшнең күләме соңгы биш елда 3 тапкыр (!) арткан. Былтыр исә тармакка салынган инвестицияләр күләме 65 миллион сум тәшкил иткән. Бүген районның урман сәнәгатен үстерү өчен түбән товарлыклы агачны һәм агач калдыкларын тирәнтен эшкәртүгә юнәлеш тотыла, ә моның өчен нәкъ менә шушы максатка тәгаенләнгән махсус предприятие булдыру зарур.
Караидел районының авыл хуҗалыгы тармагы да соңгы елларда зур үсеш кичерә. Бу казанышлар – игенчелеккә һәм тер­лекчелеккә алдынгы технологияләр кертү нәтиҗәсе. Соңгы елларда үз акчаларына, инвестицияләр һәм банк кредитлары исәбенә күпләп токымлы мал, җитештерүчәнле техника һәм җиһазлар сатып алына. Соңгыларына килгәндә, техника паркы соңгы өч елда гына да 85 миллион сумлык 75 яңа берәмлек белән тулыланган. Район җитәк­челеге алга карап эшли, шуңа да тармакны үстерү җәһәтеннән хәзерләүләр, тәэминат-сәүдә структуралары булдыруга, кредит кооперациясен үстерүгә зур игътибар бирелә. Ә моның өчен районда җитәрлек мәйданнар да, табигый-климатик шартлар да бар, уңайлы салым системасы эшли.
Район икътисады даими үсеш кичерә, моның өчен җитәкчелек һәрвакыт эзләнүләр юлында. Караиделнең өч үсеш юнәлешенең берсе итеп билгеләнгән туризм соңгы елларда аеруча югары темп­лар белән сөендерә. Былтыр бу юнәлештә үсеш 202,8 процент тәшкил иткән. Бу, әлбәттә, табигый шартларның уңай булу нәтиҗәсе дә, 20 туристик һәм спорт базасында ял итүчеләрне хезмәт-ләндерү сыйфатының күпкә яхшыруы турында да сөйли. Үткән елда районда туристик хезмәтләр күр­сәтү 154 миллион сумлык булган.
Районда туристик индустрияне арытаба үстерү өчен инвестицион мәйданчыклар булдырыла, бу юнәлештә эш башлаучы малтабарларга ярдәм күрсәтелә. Павловка сусаклагычы ярларында халыкның ял һәм туризм ихтыяҗ­ларын канәгатьләндерү өчен файдаланыла алырлык урыннар – гомум мәйданы 14 мең гектар тәшкил итүче 94 җир участогы билгеләнгән. Газүткәргечне “Звездный” физкультура-сәламәтләндерү комплексына кадәр җиткергәч, анда туристларны ел әйләнәсенә җәлеп итәчәк аквапарк төзү планлаштырыла. Әлеге вакытта күрше-тирә районнар белән төбәкара туристик маршрутлар эшләү буенча хезмәттәшлек алып барыла.
Караидел районы җитәкчелеге алып барган сәясәт малтабарлыкка ярдәм итүгә, бу төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән. Мөмкин булган инвесторларга алар яхшы инфраструктурасы булган файдаланылмаган биналар, җир участоклары һәм биләмәләре бирергә, урта һәм кече малтабарлыкка ярдәм программалары кысасында финанс ярдәме, бизнес алып баруда методик һәм консультатив ярдәм күрсәтергә, предприятие оештырганда ташламалы шартлар тудырырга әзер. Малтабарларга ярдәм күләме буенча Караидел районы республикада юкка гына беренче урынны биләми шул.
Русия Илчелегендәге чыгышында Илдар Гарифуллин мисалга безнең илдә уңышлы гына эшләп килүче Норвегия компанияләрен дә атап үтте. Мәсәлән, нефть һәм газ тармакларыннан тыш, “Оркла” (кондитер ризыклары), “Раша Балтик Порк инвест” (дуңгызчылык продукциясе), “Гексагон” (композит газ баллоннары), “Йотун” (лак һәм буяу материаллары) һәм “Элопак” (сыек ашамлыклар савыты) компания­ләре бүген инде Русия базарында үз урынын тапты. Ахырда Илдар Вил улы норвег эшлекле даирә­ләрен Караидел районына танышу һәм ниятләр кору сәфәре белән килергә чакырды.
Әйтергә кирәк, Караидел районы хакимияте башлыгының чыгышы берсен дә битараф калдырмады. Аерым алганда, норвег эшлекле­ләре районда балыкчылык, балыклар өчен катнашазык һәм урман сәнәгате продукциясе җитештерү белән кызыксынды. Норвегиядә делегация берничә предприятиедә булганнан соң, бу илнең Сәүдә, сә­нә­гать һәм балыкчылык хуҗа­лыгы министрлыгында аерым очрашу оештырылды.
Кыскасы, эшлекле визит үз нәтиҗәләрен бирер, Норвегия инвестицияләре Русиягә, шул исәптән Башкортстанга да, килер әле дигән өметтә калыйк. Илдар Вил улы фикеренчә, әгәр норвег инвесторлары республикабызга килсә, алар Караидел районы белән танышырга да мотлак киләчәк.
Фәнис Гәрәев.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Торатауны саклап калдык
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Торатауны саклап калдык
Медицина халыкка якын булырга тиеш
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Медицина халыкка якын булырга тиеш
Подъездлар көлеп  торсын!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Подъездлар көлеп торсын!
Күңел кылларын  чиртеп
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Күңел кылларын чиртеп
Дорфаларга бездә  урын юк!
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Дорфаларга бездә урын юк!
Конституция –  Русиянең төп законы
Сегодня, 00:00 :: Календарьда бу көн
Конституция – Русиянең төп законы








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»