Бергә без — зур көч
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бергә без — зур көч

05.06: Бергә без — зур көч

Бергә без — зур көчБүген — Бөтендөнья тирә-як мохитне саклау көне.

Республикада экологик иминлек тәэмин итү буенча системалы эш алып барыла.

Бәйрәм 1972 елда тирә-як мохит проблемалары буенча Стокгольм конференциясендә оештырыла. Ел саен дөньяның 100­дән артык илендә билгеләп үте­лүче Экологлар көне җәмгыятьнең игътибарын тирә-як мохит проб­лемаларына җәлеп итүгә этәргеч бирә һәм кешенең табигать ресурсларына мөнәсәбәтен үзгәртү зарурлыгын билгели. Бүген митинглар, велосипедчылар парады, “яшел” концерт, конкурслар, агачлар утырту, калдыкларны яңадан эшкәртү буенча кампа­нияләр оештырыла.


Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы тарафыннан республикада табигать ресурсларын тотрыклы файдалану һәм экология иминлеген тәэмин итү буенча бихисап программалар тормышка ашырыла, җәмәгать­челек хәрәкәтләре арта.
“Яшел Башкортстан” экология проекты кысаларында үткәрелгән чаралар меңләгән кешене бер­ләш­терә.
2017 елда Экология һәм махсус сакланучы табигать биләмә­лә­ре елы игълан ителгән иде. Сер түгел, бер ел эчендә барлык экология проблемаларын да хәл итеп бетереп булмый. Шулай да үткән елда шактый зур уңышлар­га ирешелде. Министрлык эшчән­леге “Экология һәм табигать ресурслары” дәүләт программасында каралган 42 күрсәткеч буенча бәһалана. Аларның барысы да төгәл үтәлгән. Гомумән, узган елдагы эшчәнлек Русия дәрәҗә­сендә югары бәяләнде һәм “Тө­бәктә актив экологик сәясәт башкарылган өчен” дигән билге алды. Узган ел оештырылган 12 мең чарада 4 миллионнан артык ке­ше, ике меңнән артык оешма Экология елын үткә­рүдә актив катнашкан. Ел тәмам­лану белән чаралар саны кимеде, дип әйтү — төптән ялгыш фикер. Чөнки Экология елында җәмәгать оешмалары да, халык та берлә­шеп эшләгәндә уңай нәтиҗәгә ире­шер­гә мөмкин булуын яхшы аңлады.
Яз җитү белән “Яшәү агачы” оешмасы җитәкчесе Максим Некрасов былтыр башлап җибәргән акцияне дәвам итте. Узган ел ул җитәкләгән оешма ярдәмендә республика буенча 60 мең төптән артык агач утыртылса, быел яз 30 меңнән артык үсенте китерел­гән. Аларның барысы да алдан теләк белдергән оешмаларга, кешеләргә бушлай таратылды. Төп шарт — агач утыртканнан соң, фотоотчет бирү һәм арыта­ба аларны тәрбияләп тору. Үсен­теләрнең күбесе ылыслы агачлар.
Уфада “Чиста шәһәр” оешмасы үткәргән “Төсле якшәмбе”ләр 2 меңнән артык кешене җыйды. Чара барышында 17 КамАЗ чүп-чар җыелган. Аның күпчелек өлеше икенчел эшкәртүгә җибә­релгән.
“Русия суы” акциясендә Башкортстан елдан-ел актив катнаша. Узган елгы нәтиҗәләр буенча, илдә дүртенче урынга чыктык. Сакмар елгасын тазартуга халык дәррәү кушылды, бу чара быел да үтәчәк. Яр буйларына агач утыр­ту, елганы чүп-чардан тазарту, аны тирәнәйтүнең нәтиҗә­ле булуын авыл халкы күреп, бик канәгать калды. Әлбәттә, җәмәгатьчелек һәм министрлык тарафыннан оештырылган чаралар моның белән генә чиклән­ми, алар бихисап. Шулай да, апрель башыннан республика буен­ча үткәрелгән өмә­ләрдә 1 миллион 400 мең кеше катнашуын билгеләп үтәсе килә. Өмәләр вакытында 40 мең тоннадан артык калдыклар җыелган, 970 мең агач утыртылган.
Ведомствоның эшчәнлеге күпьяклы: су, җир асты байлыкларын файдалануны көйләү, махсус сакланучы биләмәләрне курчалау һәм иң мөһиме — экологик хәвефсезлекне тәэмин итү. Соңгы юнәлеш экологлардан аерым игътибар таләп итә. Ел башыннан бел­гечләр тарафыннан планга ярашлы һәм планнан тыш 272 тикшерү, даими рәвештә рейдлар үткәрелгән. Шушы чаралар бары­шында меңнән артык җитеш­сез­лек ачыкланган.
2019 елдан Русия төбәкләре каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа ысулына күчәргә тиеш. Бу реформаны тормышка ашыру катлаулы һәм җентекле эш таләп итә. Тәү чиратта, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм үтилләштерү уңайлы шартларда һәм бөтен районнарда да тигез алып барылсын өчен территориаль схема төзелде. Шушы схемага ярашлы, республикада төбәк операторлары сайланды. Әлеге вакытта алар инвестицион программа булдырып, урыннарда чүп-чарны эшкәртү һәм чыгару белән шөгыльләнүче эшкуарлар, оешмалар белән килешүләр төзи. Контейнердан чүпне алып китү һәм аны арытаба эшкәртү яисә үтильләштерү өчен хак билгелән­гәч, Башкортстанның Тариф буенча комитеты халык өчен әлеге түләү күпмегә төшәчәген исәп­ләргә тиеш.
Министрлык узган Экология елында башланган мөһим эшләрне быел төгәлләү өстендә эшли. Бүген бер табигать паркы һәм 15 табигать һәйкәле буенча документларның Мәскәүдә раслануын көтәбез. “Эзем” табигать паркын булдыру башлангычы белән Башкортстан Башлыгы Рөс­тәм Хәмитов чыкты. Бу матур урынны туристларның кыргыйлы­гыннан саклап калу өчен әлеге би­ләмәнең урындагы табигать паркы булуы гына җитмәве ачыкланды. “Эзем” ныграк яклауга һәм саклауга мохтаҗ.
Үткән ел Берләшкән Милләт­ләр Оешмасыннан Берказан сазлыкларын саклауга 16 миллион сум акча бүленгән иде. Берказанда башланган эшнең нәтиҗә­лелеген күреп, янә 15 сазлыкны табигать һәйкәле итү тәкъдиме белән Русия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгына чыктык.
Шулай ук мөһим эшләрнең берсе — Салават районында “Янгантау” геопаркы булдыру. Былтыр район дәрәҗәсендә геопарк булдырылды, әлеге вакытта Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы бел­гечләре геопаркка ЮНЕС­КО статусы бирү юнәлешендә эш­ли. ЮНЕСКО штаб-фатирына документлар тапшырылган. Ап­рельдә Башкортстанның таби­гатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадыев эш сә­фәре белән Франциянең Париж шәһәрендә булып кайтты. Җәй көне белгечләр Салават районына барып, башкарылган эшкә бәһа бирергә тиеш.
Экология, икътисад, җәмгыять, хәтта сәясәт — аерылмас һәм бер-берсенә зур тәэсир ясаучы төшенчәләр. Шушы юнәлеш­ләр­нең бер-берсенә зыян китермичә, табигатьне яклау юнәлешендә арытаба эшчәнлек алып баруы — Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министр­лыгының төп бурычы.

Лилия Нуретдинова,
Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат хезмәткәре.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»