Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр

08.06: Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр

Бер рәхмәт мең  бәладән коткарырБүген – Социаль хезмәткәр көне.

Дүртөйле районы Аюкаш авылында яшәүче Фәридә Хәмзина сигез елдан артык шушы игелекле эшне башкара.


– Һөнәрем белән горурланам, чөнки ул дөнья йөзендәге иң изгеләрдән, – ди Фәридә Сафиулла кызы.
Тамырлары белән Дүртөйле районының Яңа Уртай авылыннан булган Фәридә Аюкаш авылына килен булып төшә, уңганлыгы, ярдәмчеллеге өчен аны күрше-тирә шунда ук үз итә. Эш урынында да сынатмый, малчылыкта тырышып хезмәт сала, сыер сава, бозау карый, гел алдынгылар сафында була.
– Бердәнбер көнне авыл Советы биләмәсенә чакырып, лаеклы ялга киткән апа урынына социаль хез­мәт­кәр эшенә алынырга тәкъдим иттеләр. Бу кадәр зур җа­ваплы­лык­тан шөрләбрәк тә калдым, әл­бәттә, ләкин, бераз уйлангач, минем ярдәмемә мохтаҗ әби-бабайлар күз алдыма килгәч, аларны кызганып, ризалаштым. Ә шик-шөбһә­ләрем бушка булып чыкты, карт-карчыкларым мине үз кызлары кебек яратып кабул итте.
Бүген Фәридә Сафиулла кызы карамагында ике авыл – Өчбүлә һәм Аюкаш. Алар биләмәсендә гомер кичерүче өлкән яшьтәге 16 кешене хезмәтләндерә ул.
– Аларның күбесе – 80 яшьтән узган әби-бабайлар. Кайсының туганнары, балалары бөтенләй юк, ә кайберсенең бала-чагасы бик еракта. Иң өлкән әбекәебез Вәсилә Солтановага тиздән 90 яшь тула.
– Фәридә шулкадәр ягымлы, ярдәмчел, көн аралаш хәлебезне белеп кенә тора, азык-төлек, дару китерә, өй җыештыра, хәтта түтәл­ләргә яшелчә утыртышырга да өлгерә, – дип, социаль хезмәткәрне мактап туя алмый өлкән яшьтә­геләр.
Социаль өлкәдә яхшы нәтиҗә­ләргә ирешеп эшләгәне өчен Фә-ридә Хәмзина Дүртөйле районы хакимиятенең Мактау кәгазьләренә лаек булган. Ә шулай да аның өчен иң мөһиме – өлкәннәрнең ихлас күңелдән әйткән рәхмәт сүзләре.
– Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, ди халык. Мин моңа ышанам, – ди Фәридә Сафиулла кызы.
Эшендә мактаулы хезмәткәр булса, шәхси тормышында Фәридә – уңган хуҗабикә, хәстәрлекле әни. Ире, “Киров исемендәге токымчылык заводы” җәмгыятенең алдынгы механизаторы Айрат Җәмил улы белән язмышларын бергә бәйләү­ләренә быел 30 ел тула. Ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Йөрәк парәләре йөзләренә кызыллык китерерлек түгел.
Булдыклы Хәмзиннарның йорт-ихатасы гөлгә күмелгән, бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш­нең ниндие генә үсми! Сыер, сарык малын да абзар тутырып асрыйлар. Фәридә апа кош-корт үрчетү остасы булып та танылган: ул ел да каз өмәләре үткәрми калмый, тавык-чебешләрен дә өч дистәдән ким алмый. Кышкы кичләрдә исә уңган ханым бәйләү, чигү кебек кул эшләре белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.
– Сау-сәламәт булып, тормы­шың­­нан, эшеңнән ямь табып яши бел­сәң, дөнья шундый матур бит! – ди ул.
Олы йөрәкле Фәридә Сафиулла кызына киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

Миләүшә ЛАТЫЙПОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»