Төркиләрнең гореф-гадәтләре вә ышанулары
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Төркиләрнең гореф-гадәтләре вә ышанулары

16.07: Төркиләрнең гореф-гадәтләре вә ышанулары

Төркиләрнең гореф-гадәтләре вә ышанулары17 июль — Этнограф көне.

Этнография өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме танылган этнограф һәм сәяхәтче Николай Миклухо-Маклай туган көнендә уздырыла.

Шушы уңайдан гәзит укучыларга Казанда яшәүче тюрколог, тәрҗемәче Айрат Галимҗановның мәкаләсен тәкъдим итәбез. Ул Башкортстан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. Төрки халыклар турындагы мәкаләләре Татарстан, Мари Эль, Чувашстан, Алания-Осетиядәге гәзит-журналларда дөнья күргән. Айрат Галимҗанов — Чувашстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Казан татарларын Япония белән якын итеп тоткан бер нәрсә бар: ул да булса, алар борынгы заманнардан бирле үз өйләре янындагы капканы зәңгәр яисә яшел төскә буяп, кояшны гәүдә-ләндергән ак сурәт белән бизә­гәннәр. Ул “торий” дип атала.
Торий — хризантема чәчәкләре кебек — Япониянең милли символы. Әлеге сүз үзенең яңгырашы белән гомумтөрки һәм монголлардагы Тәңре, Тейри, аеруча чувашлардагы Тора алласы атамасын хәтерләтә.
Якын Көнчыгыштагы христиан, мөселман, яһүд диннәреннән аермалы буларак, Көнчыгыштагы Хак диннәр бер-берсенә гаҗәеп рә-вештә туры килә. Үзара тыныч, имин яшәү! Әлеге принцип Япо­ния­дә буддизм өчен дә, конфуцианлык, синтоизм өчен дә кулланыла.
Шул ук вакытта Көнчыгыш диннәрендә охшашлыклар да күп. Мәсәлән, буддачылар ата-бабаларын искә алалар, синточылар ата-бабаларының рухларына баш ияләр, конфуцийчылар барча өл-кәннәрне хөрмәт итәләр... Төрки-ләрдән бигрәк тә чувашларда бу гадәтләр яхшы сакланган.
Төркиләрнең Олуг Аллаһ — Күк, ягъни Тәңрене — олылаулары элек-электән сакланып килеп, хәзерге заман төрки халыкларына атаклы һуннар чоры аша килеп җиткән. Әйтик, бүгенге карачайлардагы Тәйри алласы үз вакытында ауропалыларны яулары белән куркытып торган кыпчаклар өчен дә — шул ук Тәңре! Аны Тува халкы Дээр дип йөрткән, шумерлар – Дингир, саха-якутлар — Тангара, полинезиялеләр — Тангароа, таити­леләр — Таароа, әзер­байҗаннар — Танры яисә Таңры, төрек­ләр — Танры, ногайлар — Тәңри, Казан татарлары һәм башкортлар — Тәңре, караим­нәр — Тары һ. б., алтайлылар — Тэңэрэ, чувашлар — Тура (Дуры), хакаслар — Тенгири, үзбәкләр — Тангри, тө­рек­мәннәр — Таңры дип атаган.
Күпчелек төрки кабиләләрдә Олуг Алла исеме Күк дигән сүз белән янәшә йөртелгән. Хәзерге заман Алтай шагыйре Борис Укачинның шундый шигъри юллары бар:
Тәңредә тик ялгыз ал Ай,
Дөньяда тик ялгыз Алтай!
Төрки пантеонының балкарлар һәм карачайлылар “Уллу Тейри” (Олы Тәңре) дип атап йөрткән Олуг Алласы бөтен яшәү барышын, хәрәкәтен әйдәп барган, бәхет иңдергән, бәла-каза, кыенлыклар һәм җәзалар китергән: һава торышына, яшен, күк күкрәве, җил-яңгырга хуҗа булган; мул уңыш, мал-туар үрчеме һәм башкаларны тәэмин иткән.
Балкар белән карачайлылар-ның туй алкышлары (теләкләре) Тейрине искә алмыйча үтмәгән:
Тейри булышсын,
Тейри ялварсын,
Уң (уңай) атлы итсен,
Уң яратсын,
Игелекләр бирсен,
Яманлыкны кире илтсен.
Берничә йөз еллар элек кыпчаклар “Тәңри көчледер” дия торган булганнар. Бу гыйбарә “Кодекс куманикус” сүзлегендә дә күрсә-телгән. Казан татарларының ата-бабалары Олуг Тәңрегә тагын 16 тәңре буйсынган дип саналган. Төркиләр Күккә атап ат, сарык тәкәсе һәм башка терлекләрне корбан итеп чалган. Ошбу гамәл кымыз, әйрән, сөт, ит шулпасы эчү белән бергә башкарылган. Төрки шаманнардан тувалы, алтайлы, качин, белтирләр ХХ гасыр башында да Күккә махсус догалар кылган. Бу борынгыдан килгән Тәңре гореф-гадәтен 90нчы елларда Рамай Юлдашев, Дамир Шәйхетдинов һәм башкалар башлангычында Идел буе төркиләре яңартты. Мондый бәйрәм Иске Казан төбәгендә хакасларның “Тигир тай” бәйрәмнәре кебек үк үткәрелә. Мисал өчен, тувалылар язның беренче яшенле көнендә Кояшка һәм Дээрга күмәк рәвештә дога кылу үткәрәләр.
Беренче Күк күкрәгәндә хакаслар тирмәләре тирәли йөренә-йөренә, Күкне һәм Җирне әйрән белән туендыра-туендыра “Иске ел китсен! Яңа ел килсен!” дип кабатлыйлар. Күктә салават күпере пәйда булуны төркиләр “Тәңре эзәре” (“Тәңре билбавы”), “Күк кушагы”, “Тәңре Кылычы” дип, ә хакаслар “Тигир Куры”, алтайлылар “Тәңәрә Куры” дип атаганнар. Балкарлар белән карачайлылар язгы беренче салават күпере күренгән вакытта гыйбадәт кылганнар һәм муллык, иминлек теләгәннәр. Изге тауларны борынгы төркиләрчә хөрмәтләү, олылау шорларга да, алтайлылар, тувалылар, хакасларга да хас булган... Тувалылар тауларның үз рухлары-хуҗалары “даг ээзи” бар дип исәпләгәннәр, моны хакаслар “тах ээзи” дип йөрткәннәр (татарча “тау иясе”).
Матриархат булу сәбәпле тувалылар, ихтимал, Олы Енисей (төркичә “Олы Ана - Әни Су”) башлангычындагы тау өркәчен — “Өтүкен”не хатын-кызлар алласына тиңләгәннәр. Икенче Каганаттагы төркиләрдә ул Ил-Ватан һәм Яклаучы саналып, анда аларның сәяси һәм хәрби үзәге урнашкан булган. Уйгурлар белән саларлар исә 6995 метр биеклектәге тауны “Хан Тәңре” дип атаган.
Шунысы кызык: Алания-Осе­тиядә шулай ук “Тенгир-тау” булып, аңа бу атаманы һуннар яисә алар-ның кабиләдәш тармакларыннан берсе булган болгарлар биргән. Японнарның үзләренең дә, таулар һәм урманнар иясе “Тэгу” рухы атамасыннан килеп чыгышы да борынгы төркиләр яисә гомум алтайлыларга бәйле булуы ихтимал. Монгол кабиләләрендә дә дистә­ләрчә тәңреләр билгеле. Үзләре-нең бер императорын хәтта “Тәң-ре-йин-Тэдхуг-сэн” дип йөрт­кәннәр.
Борынгы төркиләр һәм Дунай буе болгар чыганаклары нигезендә Болгария галиме А. Стойнев башлангыч болгарларның Олуг Алласын болай дип бәяләгән: “Тәңре кешегә хас рәвештә сурәтләнгән күренмәс ир-ат Алла кыяфәтендә күз алдына китерелеп, ул күк, кояш, айгыр, бөркет билгеләмә-ләре белән сыйфатлана, ә вазыйфалары исә хәрби, төзү-хуҗалык, хокук (гаделлек, кешеләр язмышы белән идарә итү, яклау, курку хисе биреп торучы, җәза кылучы, бүләкләүче), дини хөкемдар дип бәян ителә”. Анда язылганча, “Болгарлар уенча, Тәңренең хәтта төсе дә (зәңгәр, ак, ачык) саклау куәтенә ия булган”.
Борынгы төркиләрдә шулай ук Җир-Су тәңресе дә шөһрәт ител­гән. Бу хәтта ислам динен кабул иткән төркиләрдә дә сакланып калган. Әйтик, кыргызлардагы Жер-Суу рәвешендә.
Ногай татарлары балигъ булып җиткән егетләргә мондый алкышлар, теләкләр тели торган булганнар:
Тәңрең иңдергән бәхетең
Һәрвакыт синдә торсын,
Халыктагы ат-аманың
Хөрмәтле билге булсын.
Өлкәннәрне олы ит син,
Кечеләрне кече ит,
Туган вә тумачаларыңны
Какма-сукма, кеше ит.
Куәтле бул син таулардай,
Иркен күлдәй шаулардай...
Умай — хатын-кыз кыяфәтен­дәге алиһә (төрек телендә — “Таң-рыча”). Умай борынгы төрки рун язмаларында искә алына. Умай – балалар, яңа туганнар, йөкле хатыннар, уңдырышны яклаучы зат, аны Алтай шаманнары, камнары бүгенге көндә дә хөрмәтли. Урта Азиядәге кыргызлар миңле туган балаларны “Умай эзләре” дип бәхетлегә юрый. Төркиләрнең юлбашчысы Төньюкүк шәрәфенә (“Күк” ягъни “Тәңре”) дигән рун язмасы пәйда була дип көткәннәр, ул җиңү китерә дип ышанганнар. Умайны (“Ымай”, “Омай”) телеутлар, белтирлар, качиннар, сагайлар, кумандиннар, шор татарлары, кара татарлар (Төньяк алтайлылар) дан-шөһрәт иткәннәр, ә тувалылар, белтирлар, сагайлар, качиннар һәм шор татарлары тагын “Кара Умай” дигән затны да белгәннәр. Алтай кабиләләре Умайны төрлечә: “Умай — Ана”, “Ымай”, “Май” дип атаганнар. Умайга мөрәҗәгать иткәндә телеутлар һәм хакаслар аны Ут сурәтендә чакырганнар, кыргызлар Ут культы кайвакытта балаларны яклаучы Умайга төбәлгән (юнәл-телгән) була. Кыргызларда бүгенге көнгә кадәр “Сиңа Умай ана ярдәм итсен” дигән алкыш сакланып калганын искәртеп китү урынлы булыр. Дагстандагы хатын-кыз­ларның төрки кумык лигасы “Умай” дигән исем белән аталган.
Борынгы болгарларның ырым-ышанулары нигезендә Ут башлан­гычының шактый киң җәелүе хакында археология чыганаклары, аерым алганда, савыт сабалардагы хач (тәре), свастика, ромб һәм башка билгеләр шәһадәтнамә була ала. Тәре (хач, кач), свастика, ромб һәм башка­ларның сурәтлә-рен мишәр вә башка төркиләрнең кием-салымнары һәм сөлгеләре бизәк-нәкышларында күрергә була. Чуваш шагыйре Василий Тургай болай дип язып чыккан иде: “Сталин заманында йөзләрчә чуваш авыл кызлары ГУЛАГта фәкатъ гореф-гадәтләрне дәвам итеп, тегү-чигүдә чуваш нәкышы­ның иң борынгы формасы — свастика тукыганнары өчен генә дә харап булды!”
VIII-X гасырларда Көньяк-Көнчыгыш Европадагы күчмә төрки халыкларның мәдәниятен һәм тормыш-көнкүрешен өйрәнгәндә С. Плетнева аларның дөньяны аңлау­ларын чагылдырган амулетларыннан (бөтиләреннән) тулы бер сафны билгеләп үтә. Алар арасында бигрәк тә Тәңре һәм Кояшка бәйле булганнары игътибарны җәлеп итә.
Балкарлар белән карачайларда иң күп таралган бөтиләрнең берсе — ут-кояш-хачның әйләнмәдәге сурәт мәгънәсе борынгы заманнарда бик киң таралган вариантлардан берсен тәшкил иткән дүрт туры нурлы түгәрәктән гыйбәрәт. Бу Ут-Кояшның борынгы символы балкар, карачай халыкларының киез, келәмнәрендәге, папаха, киез эшләпәләре, башлыкларындагы иң яратып тукыла торган бизәк­ләрен тәшкил итә. Бу уңайдан Баксан тарлавыгындагы Тызып елгасы башлангычының XVI-XVII гасырларга караган тау кыяларына төшерелгән үзара кисешле дүрт нурлы әйләнмәне искә төшерү кызыклы булыр. Ошбу мәгънәле сурәт балкар һәм карачайларның борынгы һәм катгый антлары — “Тей­ри урсун!” (“Тәңре орсын!”) белән бәйле.
М. Ковалевский билгеләп үткәнчә, балкарлар борынгы бер антларын тугрылыклы саклап килә: “Таяк очы белән җиргә әйләнмә сызарлар, шуннан соң аңа аркылы-торкылы ике сызык (дүрт нур) төшерәләр, түгәрәк уртасына кереп басарлар да ант әйтерләр. Бу гореф аларда Кач дип атала”. Әлеге китаптан китерелгән өзек кырым татарларында “Тәңре урсун сизни!” — “Сезне Тәңре орсын!” дип яңгырый. (Хәзерге Казан татарларында: “Кояш орсын!”, “Яшен орсын!”, “Җир орсын!”). Себер татарларында утка табынуның (утны хөрмәтләүнең) борынгы гореф-гадәтләре бар. Әйтик, утка төкерү тыела; ут шулай ук чистарыну чарасы буларак карала, шуңа күрә эпидемияләр вакытында алар ут аша сикерүне гадәт иткәннәр. Гагаузлар, алтайлылар, чувашлар, болгарлар, кумыклар һәм башка төрки халыклар елның беренче яшен яшьнәгән вакытында төрле ырым, гореф-гадәтләр үти. Башка төркиләр кебек үк, балкарлар һәм карачайлар андый чакта зур учаклар ягып, шулар аркылы сикерүне гадәткә керткәннәр. Кырым татар­ларының яшенгә табынулары учак тирәли үткәрелгән тамашаларда һәм ут аша сикерүдә чагыла.
Төркиләрнең гореф-гадәтлә­рендә нәкъ шулай ук Суны данлау ырымнары һәм гадәтләре чагыла. Әйтик, алтайлылар Су иясе — “Суу Ээзи” барлыгына ышанганнар һәм аны хөрмәтләү билгесе итеп ат чалганнар. Кырым татарлары, эңгер-меңгер төшкәч, коедан су алмыйлар. Әгәр дә инде бик кирәк икән, су чыгарыр алдыннан Су иясеннән рөхсәт сораганнар. Кырым татарлары шулай ук Су иясенә (“Сув анасы”) ышанганнар; балкарлар исә аны элек-электән “Суу анасы”, Казан татарлары “Су анасы” дип атап йөрткәннәр, тувалылар балык тотарга керешкән-че елгаларга, күлләргә һәм алар-ның хуҗалары ияләренә — “Суг иязи”енә багышлап дога кылганнар. Хакасларда шундый ук су иясе “Сух ээзи” (“Су иясе”) дип йөртелгән. Ислам дине кануннарына карамастан, Себер татарлары хәтерендә борынгы төрки алиһәсе Умай (Ымай) турындагы хатирәләр сакланып калган. Се­бердәге Тар татарлары карашынча, Умай — һәр кешедәге тән һәм рух саклагычы. Шор вә Тубыл татарлары Умай төшенчәсен сабый­ның кендек бавына тиңләгәннәр; ә борынгы төрки телдә “Умай” төшенчәсе түбәндәге мәгъ­нәлә­ренә ия булган: соңгылык (бала чүбе), бала урыны, ана карыны; Алиһәнең үз исеме. Тар татарлары күзаллавынча, Умай кешенең тәнендә аның гомере буена урнаша. Кумандиннар фикер­ләвенчә, Умай баланың ана карынында яралган чагында ук була һәм баланы дөньяга килгәннән соң да, бала чагында да, бөтен гомере буе да саклап тота. Хака­сиянең Аскиз районындагы бел-тир­ләр баланы өч яшенә кадәр “Умай” сүзе белән атап йөрткәннәр. Шунысы да кызык: япон гаилә-ләрендә өч яше җиткәнче баланың кылган галәмәтләренә игътибар итмиләр, фәкать өч яше тулгач кына кешенең җанын “кут” дип атаганнар. Алтай шаманнарының “кут” дигән чакырмаларында рух дигән мәгънә бар. Мондый “кут” — “кот” дигән сүзне казахлар, башкорт, Казан татарлары да куллана. “Кот” – гыйбарәсенең бөтен төрки халыкларында “җан” дигән мәгънә-дә йөргәнлеге гомум мәгълүм. Тува­лыларның “кут” — җан мәгъ­нә­сен аңлаулары яшәү көчен белдертә, ә якутларда ул — җан­нарның берсе мәгънәсен йөртә.
Гыйбадәт кылуда катнашкан хакаслар үз тирмәләренең төнле­генә бүрекләрен куеп, күктән күбрәк кот килгәнен теләгәннәр. Хакасларда кавем дәвамы һәм кеше­ләргә “кут” бүләк итү таш балбаллар-менгирләр алдында үткәрел­гән.
Төркиләрнең тылсымга ышанулары үсемлекләргә карата да сакланып калган. Идел буе, Себер татарлары һәм алтайлылар миләш белән артышны хикмәтле көчкә ия дип санаганнар. Себер татарлары биеклекләре белән аерылып торган каен һәм наратны үз иткән, балкарлар белән карачайлар исә аерым үскән зур нарат, кыргый гру­шаларны хикмәтле санаган. Дагстанның төньягындагы һун­нар­ның әүвәлге таш калалары Варочаннан ерак түгел. Монда һун­нар Тәңренең гәүдәләнеше дип санаган бик зур бер имән агачы үсеп торган (сүз уңаеннан әйткән­дә, Америка индеецлары шулай ук имәнгә табынган булганнар). Америкадагы индеецлар сыман ук, Себер татарлары тотемизмга (кешеләр төркеменең ырым-ышанулары һәм гореф-гадәтләре белән бергәлеге) тугры булган. Шуның нәтиҗәсендә, әйтик, Себер татарлары кавемендә “аю тухум” (“аю токымы”), “торна тухум” (“торна токымы”), “аккош тухум” (“аккош токымы”) очрый. Себер татарлары авылларында карга, кырмыска, сарык, бүреләр, үгезләр һәм бака атлы аз санлы кушаматлар күзә­телә.
Башкортларның катай кабилә­сендә козгын ыруы да, торна ыруы да булган. Хәзерге заман корея­леләр Конвондо провинция-өлкә-сенең тотем мәгънәсен аю дип санап үз итәләр. Кюсю утравындагы японнар арасында да аю өстенлекле мәгънәгә ия.
Себер татарлары төрле чир­ләргә, яман рухларга, яшен, күк күкрәүләргә каршы аюның азау тешләрен һәм тырнакларын тагып йөрткәннәр, кызларның чибәрлеген һәм сәламәтлеген саклау өчен төрле төстәге тасмалар, муенсалар такканнар, ә балаларга күз тимәсен өчен маңгайларына корым сөрткәннәр. “Күз тимәслеккә” Себер татарлары күпчелектә зәңгәр төс кулланган. Бу түгәрәк төймә, берәр бакыр җисем ише әйбер булган. Карачайлар балаларга күз тимәсен өчен аларның җәймә-төрүләренә бүре, кыргый мәче тырнаклары, керпе энәләре, эт танавы сөякләре, кучкыл төстәге тукыма кисәкләре, перламутр тегеп куя торган булганнар. Башкортларда яман рухлар-албастылар басмасын өчен йөкле хатынның киеменә бер әчмуха каз мамыгы теккәннәр яки бусагасы төбенә бүре башы салганнар.
Баланы бишеккә салыр алдыннан карачайлар ырымнары буенча башта ул бишеккә мәче яки эт баласын иңдереп, сабыйга “бәхетле киләчәк” теләгәннәр, баш турысына бүре тырнаклары, селәүсен йоны, камыр агачы (боярышник) ботагы, адәми зат кулының сурәте төшерелгән камыр ашы, киптерел­гән кендек бавы кисәге салынган төенчек, ә баш астына (малайларга) пычак, яки кайчы (кызларга) куйганнар.
Карачай ырымнарына ышануынча, өйдә, йортта байчы, йорт иясе, йорт башлыгы, чәчле (“чач­лы”), су анасы, урманда исә агач кешесе бар икән. Казан татарларында да чәч белән дә төрле ышанычлар бәйле булган... Татар хатыннары сәламәтле булыр вә озак яшәр өчен көзгегә карап чәч тараганда бу сүзләрне укыйлар иде:
Нурлы йөзем караем
Чәчләремне тараем.
Тау буйларын ураем,
Су буйларын буйлаем,
Урманнарга бараем.
Озын чәчләрем кебек
Озын гомер сораем.
Әйе, төркиләрнең дөньяны аң-лау­лары, салават күпере төсләре кебек күп төрле булган. Тик шул ук вакытта төрки халыкларның төрле кавемендә бу мәгълүм бер уртаклыкка да ия. Җыеп әйткәндә, барча төрки кавеме, японнарның синтоизмы төсле борынгыдан ук уртак диннәренә, гасырлар буена тайпылмаслык ышануларына ия булган.
Менә шушы уртак күчәрдә бер тәгәрмәч булып әйләнгән сурәттә, ата-бабаларыбызның киләчәк буыннарга дип, димәк, безнең өчен кабызган учагы тирәли бергә-бергә җыелсак кына киләчәгебез булыр.

Айрат ГАЛИМҖАНОВ,
тюрколог.
Казан шәһәре.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Балалар поликлиникасы төзелә башлады
Вчера, 15:05 :: Сәламәтлек саклау
Балалар поликлиникасы төзелә башлады
Ташкабакны картайтмагыз!
Вчера, 15:03 :: Мең дә бер киңәш
Ташкабакны картайтмагыз!
Вчера, 14:52 :: Көнүзәк
"Балаңны мәктәпкә әзерлә!"
Кыярлы лечо
Вчера, 14:05 :: Мең дә бер киңәш
Кыярлы лечо
Юл тулы... карбыз
Вчера, 13:59 :: Яңалыклар
Юл тулы... карбыз








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»