Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Өченче сроктан баш тарткан

Өченче сроктан баш тарткан
20.02.2016 / Календарьда бу көн

Өченче сроктан баш тартканҺәр елның 22 февралендә Американың барлык штатларында да илнең беренче Президенты Джордж Вашингтонның туган көнен билгелиләр. Бу традиция Бөекбританиядән бәйсезлек алуга ике ел узгач – 1778 елдан башлана. Ул көнне бер хәрби оркестр Уэллей-Фордждагы Джордж Вашингтонның штабына килеп, берничә марш башкара. 1885 елдан дәүләт бәйрәме буларак билгеләнә.

Джордж Вашингтон 1732 елның февра­лендә дөньяга килгән. 12 яшеннән җир үл­чәүче булып эшли башлый. Хәрби хезмәт үтә. Америка колонияләрен азат итү өчен Бөекбританиягә каршы оешкан континенталь армия белән җитәкчелек итә. Американың беренче Президенты була, икенче срокка да сайлана. Өченче тапкыр сайланудан баш тарта. 1799 елда үзенең биләмәләрен карап йөргәндә, карлы яңгыр астында калып, суык тидерә һәм озак та тормый, шул өзлегүдән вафат була.

Джордж Вашингтон күренекле хәрби җитәкче һәм сәясәтче булу белән бергә, илдә аның кешелек сыйфатлары турында да бик күп тарихлар яши. Шуларның берсендә аның бала чагындагы чия тарихы телгә алына. Аңа караганда, әтисе Джорджка уенчык балта бүләк итә. Малай аның белән әтисенең яраткан чия агачын кисә. Атасы, ачуланып, гаеплене эзли башлагач, малай: “Мин алдаша белмим, агачны мин кистем”, – дип җавап бирә. Бу аның туры сүзле, намуслы булуы турында сөйли.

Илнең башкаласына, елга, күл, утрау, тау, урамнар, мәйданнар, уку йортлары һәм башка бик күп урыннарга аның исеме бирелгән.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сез бүген дә сафта!
Сегодня, 17:55 :: Яңалыклар
Сез бүген дә сафта!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Сегодня, 16:11 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Калдыклар да файдага ярарлык
Сегодня, 14:15 :: Яңалыклар
Калдыклар да файдага ярарлык
Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»