Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Балдан Лхамо
20.02.2016 / Календарьда бу көн

Балдан ЛхамоБудда дине безнең эрага кадәр VI-V гасырда стихияле рәвештә барлыкка килгән булса да, аңа нигез салучы дип һинд патшасының улы Гаутаманы саныйлар.

Риваятьләр буенча, Гаутама 29 яшендә картлык, үлем турында уйлана башлый. Ул, гаиләсен калдырып, дәрвишлеккә китә, барлык вакытын дөньядагы бәхетсезлек­ләр­нең сәбәпләренә төшенүгә, кеше­ләрне алардан коткару юлларын эзләүгә багышлый. Күп еллар дәвам иткән эзләнүләрдән соң, ниһаять, аның хыялында чын хакыйкать ачыла. Шушы вакыйгадан соң ул үзен Будда дип атый. Риваятьләр буенча, Будда — нирванага, ягъни яшәүнең барлык сыйфатларын тоюдан арыну халәтенә иң беренче булып керә алган кеше. Шушы халәткә керүне ул һәр кешенең яшәү максаты дип ышандырырга омтыла. Будда карашынча, кешегә дөнья мәшәкать­ләреннән котылуның иң дөрес юлы — гыйбадәтханәгә (монастырьга) китү. Будда шушындый беренче монахлар ханәсен оештыручы булып санала.

Будда дине Һиндстан, Кытай, Япония, Монголия һәм Бурятиядә таралу алган.

21 февральдә Тибет буддачылары Балдан Лхамо – Дини тәгъ­лиматны яклау көнен билгели. “Балдан Лхамо” — Тибет буддизмы­ның Гелугпа традиция­ләрендә төп динне саклаучы булып тора. Ул 10 ачулы илаһлар арасында җеннәр белән идарә итүче һәм агуларны бетерүче илаһ.

Аның хөрмәтенә хурал (гыйба­дәт) елның соңгы көнендә үткәрелә. Ай календаре буенча яңа ел алдыннан Балдан Лхамо җиргә төшеп, үзенең тарафдарлары янына килә, аларга илаһи көч бирә. Будда динен тотучылар Употсахи көнендә (ай календа­реның 25нче көне) һәм һәр айны Балдан Лхамога багышлап дацан­нарда (гыйбадәт­ханә­ләрдә) һәм йортларда гыйба­дәт кыла.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Сегодня, 13:10 :: Мәдәният һәм сәнгать
Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»