Учта йомырка сытарга онытмагыз!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Учта йомырка сытарга онытмагыз!

27.02: Учта йомырка сытарга онытмагыз!

Учта йомырка сытарга онытмагыз!Кәбисә ел барча халыкларда да төрле хорафатлар белән бәйле. Әлеге вакытта, бу ел төрле бәхетсезлекләр алып килергә мөмкин, дип ышанылса, борынгы славяннар, бу ел бәхет алып килә, дип уйлаган.

Мәсәлән, 29 февральдә алар барча кара көчләрнең башлыгы, җир асты дөнья­сында яшәүче Үлем алласы – Кащей Чернобогның көнен билгеләгән. Ни өчен ул бәйрәм итеп саналган, дип сорыйсызмы? Бу Кощейны, димәк, дөньядагы барча явызлыкны, юкка чыгару мөмкин булган бердәнбер көн булып исәплә­нелгән. Моның өчен 29 фев­ральдән 1 мартка каршы төндә чи йомырканы учта сытарга кирәк. Мөгаен, белә­сездер, әкиятләрдә Кощейның үлеме – энә очында, ә энә үр­дәк йомыркасы эченә яше­релгән.

Тагын бер ышану: тавык Яңа ел кичендә салган йомырканы шушы төнне таң алдыннан сытсаң, март җылы киләчәк. Иң мөһиме шул: йола башкарганда күңелеңнән барча начар ният омтылышларны алып ташлап, тормышка өмет белән карарга кирәк. Нәкъ шушы төнне календарь яз башлануын да онытырга ярамый. Ә йомырка яңарыш һәм туклык символы булып тора.

Кащей Чернобогны халык озын буйлы, бераз бөкре, кара йөзле, көмешсу мыеклы карт кыяфәтендә күз алдына китер­гән. Ул ничек кенә явыз булмасын, гөнаһлы кешеләргә ге­нә зыян китергән, изге күңел­леләргә тимәгән. Аның җаны яшерелгән йомырканы сыту язны тоткарлап торучы явыз көчләрнең җиңелүен аңлата.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Балалар поликлиникасы төзелә башлады
Вчера, 15:05 :: Сәламәтлек саклау
Балалар поликлиникасы төзелә башлады
Ташкабакны картайтмагыз!
Вчера, 15:03 :: Мең дә бер киңәш
Ташкабакны картайтмагыз!
Вчера, 14:52 :: Көнүзәк
"Балаңны мәктәпкә әзерлә!"
Кыярлы лечо
Вчера, 14:05 :: Мең дә бер киңәш
Кыярлы лечо
Юл тулы... карбыз
Вчера, 13:59 :: Яңалыклар
Юл тулы... карбыз








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»