Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Фонограф - революционер

Фонограф - революционер
10.03.2016 / Календарьда бу көн

Фонограф - революционерМузыка дөньясында чын мәгънәсендә революция ясаган фонографны — беренче тавыш язу һәм аны уйнату приборын 139 ел элек Томас Эдисон уйлап тапкан. Хәзер аның төрдәшләрен музейларда һәм шәхси архивларда гына очратып буладыр. Ә заманында, ягъни 1878 елда Томас Эдисон үзе уйлап тапкан приборга үзе үк аптыраган. Бу хәл, барлык бөек ачышлар кебек үк, очраклы килеп чыккан.

Телефонын камилләштерү өстендә эшләгәндә Эдисон мембрана өстендә җырлап җибәрә. Мембранага энә беркетелгән була, ул аның бармагына төртелә һәм... идея тууга этәргеч бирә. Бер елдан приборны Америкада тәкъдим итәләр, ә тагын бер елдан фонограф Русиягә килә. Беренчеләрдән булып фонографны Лев Толстой файдаланган. Заманына күрә прибор могҗиза булган. Тимер сандыкка тавышны тотып яшерә алган Томас Эдисонны хәтта тылсымчы дип уйлаганнар. Эдисон супер-машинаны куллану буенча дистәләгән вариант тәкъдим иткән. Әйтик, прибор сәгать эченә куелып, төш вакыты, эш сәгате бетү яки башка мөһим нәрсәләр турында хәбәр бирә алачак, аңа сукырлар өчен китаплар яздырып булачак, хатларга җавап язып, үләр алдыннан әйтелгән соңгы сүзләрне яздырып булачак дип вәгъдә итә. Тик оста күпме генә тырышмасын, аның ачышы идеаль булмый. Механизмны эшләүдә балавыз кулланылган, ул тиз сафтан чыккан. Фонографның төп җитешсезлеге — ул язманы тиражлый алмаган. 1887 елда Эмиль Берлинер тавышны граммофон пластинкасына яздырырга тәкъдим иткән. Беренче вариант бик шыгырдаган, шулай да тавыш чыккан. Грампластинка бүгенге төсенә кергәнче тагын дистә ел узган әле.

Фонограф Эдисонны бөтен дөньяга таныткан. Ул үзенең иҗат җимеше белән гастрольләрдә йөргән, президент Резерфорд Хейзга тәкъдим итәр өчен Ак йортка да чакырылган. Прибор киңкүләм җитештерүгә чыкмаган, чөнки бик кыйммәт — 150 доллар булган. Фәнни оешмалар һәм бай заказчылар гына алган. Әйтик, Миклухо-Маклай фонографка папуаслар сөйләшүен яздырган.

Фонографлар 1910 елга кадәр яшәгән, аларга алмашка граммофоннар, патефоннар, озак уйнаучы винил пластинкалар, күп юллы язу эшләүче приборлар, магнитофоннар, кассеталы плеерлар, компакт-дисклар һәм башкалар килгән. Бүген исә теләсә кем гади генә телефонына да тавыш яздырып, аны Җир шарының теләсә кайсы җиренә җибәрә ала. Фонографлар башлап җибәргән юлның бүгенгесе шундый. Киләчәктә ниләр уйлап табарлар икән?






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Сегодня, 13:10 :: Мәдәният һәм сәнгать
Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»