Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бөек әкиятче тагын кайчан туар?

Бөек әкиятче тагын кайчан туар?
02.04.2016 / Календарьда бу көн

Бөек әкиятче  тагын кайчан  туар?2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. “Принцесса на горошине”, “Снежная королева”, “Дюймовочка”, “Гадкий утенок”, “Дикие лебеди”... Менә инде берничә буын Даниянең бөек язучысы Ганс Христиан Андерсенның тылсымлы әкиятләрен укып үсә. Борын-борыннан әкиятләр бик күп иҗат ителгән булса да, күңелгә нәкъ менә бу язучының китаплары һәм бала чакта телевизордан караган нәфис фильмнар һәм мультфильмнар кереп калган. Атна саен ял көнендә зәңгәр экраннарга чыккан “Әкияттә кунакта” тапшыруын ул чакта балалар гына түгел, өлкәннәр дә көтеп ала иде. Бигрәк тә Андерсен әкиятләре буенча төшерелгән фильмнарны ничә тапкыр кабатласалар да, һич кенә дә җиләтми, караган саен карыйсы гына килә.

Бөтен дөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апре­лендә туган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде.

Беренче балалар китабы 1477 елда, китап басу станогы барлыкка килгәч, инглиз телендә чыга. 1658 елда Чехия педагогы Ян Коменский балалар өчен беренче тапкыр рәсемнәр белән бизәлгән китап бастыра.

XVIII гасыр балалары Д. Дефоның “Робинзон Крузо” һәм Дж. Свифтның “Гулливер сәяхәте” романнарын укый. XIX гасырда балалар тормышына абыйлы-энеле Гримм әкиятләре килеп керә. Шунысы кызыклы: балалар өчен язылган китапларны өлкәннәр дә бик яратып укыган. Бөекбритания королевасы, мәсәлән, Л. Кэрролның “Алисаның могҗизалар илендәге маҗаралары”н кулыннан да төшермәгән.

Ганс Христиан Андерсен балалар китабы булдыруга күп көч салган. Аның үз тормышы да әкиятне хәтерләтә. Ул итекче гаиләсендә туа һәм кечкенәдән бу эшнең нечкәлекләренә төшенә. 14 яшендә Андерсен Копенгагенга юллана һәм корольлек балетына өйрәнчек биюче булып урнаша. Соңрак иҗат эшенә чума, журналларда шигырьләре басыла башлый. Шулай да гади итекче улы бөтен дөньяга үзенең әкиятләре белән таныла. Әдәбиятка керткән өлеше өчен 1833 елда ул Король стипендиясенә лаек була.

1956 елда балалар китабы өлкәсендә иң абруйлы һәм Нобель премиясенә тиң саналучы Ганс Христиан Андерсен исемендәге Халыкара премия булдырыла. Балалар китабы көнендә ике елга бер тапкыр балалар язучыларына һәм рәссамнарга бөек әкиятче исемендәге премия тапшырыла. 1976 елда бу мәртәбәле премиягә балалар китабын бизәүче рәссам Татьяна Маврина лаек булган. Башкача әлеге премия СССР вакытында да, Русия иҗатчыларына да бирелмәгән.

Балалар һәм үсмерләр китабы буенча ЮНЕСКО каршындагы Халыкара советның иң яхшы авторлар өчен тагын бер бүләге — Ганс Христиан Андерсен исемендәге Почет дипломы бар. Халыкара жюри тарафыннан 1972 елда — Сергей Михалковның, 1976 елда балалар язучысы Агния Бартоның иҗатлары югары бәяләнә. Андерсен исемендәге Почет дипломы белән төрле елларда Русиянең балалар язучылары, рәссамнар һәм тәрҗемәчеләр бүләкләнә.

Бөек әкиятче  тагын кайчан  туар?Бу югары бүләк лауреатлары арасында безнең татар һәм башкорт язучылары да булуы аеруча горурлык тудыра.

1978 елда Башкорт­станның халык шагыйре Мостай Кәрим — балалар һәм үсмерләр өчен язган “Хәбәр көтәм” китабы, 1982 елда — балалар язу­чысы Шәүкәт Галиев “Физзарядка ясый куян” дигән китабы, 1992 елда — Татар­станның халык шагыйре Роберт Миңнуллин “Дөньядагы иң зур алма” китабы, 1996 елда башкорт шагыйре Сафуан Әлибай “Тылсымлы шар” китабы өчен Андерсен исемендәге Почет дипломы белән бүләкләнделәр. Бу күренекле язучыларның балалар өчен иҗат иткән әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителде, аларны, безнең кызлар һәм малайлар белән беррәттән, башка милләт балалары да кызыксынып укый.

Бөек әкиятче  тагын кайчан  туар?Халыкара балалар китабы көне күп илләрдә бүген дә зур бәйрәм төсе ала. Гадәттә, ул көн Балалар һәм үсмерләр китабы атналыгына кушылып китә. Китапка багышланган бәйрәм атналыгында китапханәләрдә аеруча җанлы тормыш башлана: төрле конкурслар, фестивальләр, конференцияләр, күргәзмәләр, балалар шагыйрьләре һәм язучылар белән кызыклы очрашулар оештырыла. Әлбәттә, һәр чарада Андерсенның могҗизалы әкиятләре искә алынмыйча калмый, аның геройлары сәхнә түрен бизи, сабыйларның күңеленә изге уйлар сала. Кем белә, бәлки, китап бәйрәменә килгән балалар арасында булачак бөек әкиятче дә бардыр?






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Сегодня, 13:10 :: Мәдәният һәм сәнгать
Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»