Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Благовещен – бай тарихлы шәһәр

Благовещен – бай тарихлы шәһәр
05.04.2016 / Календарьда бу көн

Благовещен – бай тарихлы шәһәрXVIII гасыр урталарында Урал, Себер, шул исәптән Башкортстан җирләрендә тау-руда сәнәгатен үзләштерү башлана. 1756 елның октябрендә Сембер сәүдәгәре Матвей Семенович Мясников Потеха елгасының Агыйделгә кушылган урынында “Потеха бакыр эретү фабрикасы” оештыра. Арытаба ул “Благовещен бакыр эретү заводы” дип атала башлый, аның янында барлыкка килгән поселокка “Благовещен” атамасы бирәләр.

Гасыр ярым дәвамында завод­ның хуҗасы берничә тапкыр алмашына. Биредә бер гасырга якын бакыр эретелә һәм авыл хуҗалыгы кораллары җитештерелә. 1897 елда кризис нәтиҗә­сендә заводта бакыр кою туктый. ХХ гасыр башында завод тормышының яңа этабы башлана. 1904 елда җирбиләүче Андрей Дашковның вафатыннан соң, яңа хуҗа, княгиня Радзвилла барлык корылмаларны сата, заводның төп корпусын Уфа земствосына арендага бирә. Бу чорда заводта авыл хуҗалыгы эш коралларына тимер детальләр һәм тегермәннәр өчен механизмнар җитештерелә. Ул вакытта поселокта 5488 кеше яшәгән, православие чиркәве, мәктәп, волость идарәсе, почта-телеграф бүлекчәсе, табиб пункты, кредит ширкәте, 47 сәүдә ноктасы булган.

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында фургон, патрон һәм снарядлар ташу өчен чана эш­лә­гәннәр. 1920 елларда ашлык җилгәргеч, умарта һәм мәк­­тәп парталары ясаганнар. 1929 елга ка­дәр заводта трактор прицеплары һәм басу вагон­чыклары җитештергәннәр.

Бөек Ватан сугышы елларында заводка Туапседан эре машиналар төзү предприятиесе эвакуацияләнгән. Бу чорда поселокта 12 меңнән артык кеше яши. Бүген “БАЗ” җәмгыяте – Русиядә киң билгеле пред­приятиеләрнең берсе.

1941 елның 5 апрелендә Благовещен эшче­ләр поселогына республика әһәмиятендәге шәһәр статусы бирелә. 1965 елда Благовещенда ике катлы торак йортлардан торган шәһәрчек төзелә, Коммунистик һәм Пушкин урамнарында кирпеч­тән ике катлы йортлар салына. Рәсми мәгълүмат­л­арга караганда, 1968 елның 1 гыйнварына Бла­говещен шәһәрендә 13633 кеше яшәгән, 40 шәхси автомобиль булган. 2002 елда узган Бөтенрусия халык исәбен алу мәгълү­матларына караганда, районда — 48850, шул исәптән Благовещен шәһәрендә 32989 кеше яшәгән.

ХХ гасыр башына Благовещен поселогында 12 урам һәм 16 тыкрык булса, әле 147 урам һәм бер тыкрык бар.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сез бүген дә сафта!
Сегодня, 17:55 :: Яңалыклар
Сез бүген дә сафта!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Сегодня, 16:11 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Калдыклар да файдага ярарлык
Сегодня, 14:15 :: Яңалыклар
Калдыклар да файдага ярарлык
Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»