Иң өлкән яшьтәге бай күл
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Иң өлкән яшьтәге бай күл

27.08: Иң өлкән яшьтәге бай күл

 Иң өлкән яшьтәге  бай күл Байкал күле көне 1999 елдан башлап һәр елны августның дүртенче якшәмбесендә үткәрелә иде. 2008 елда Иркутск өлкәсенең Законнар чыгару җылышы әлеге бәйрәмне сентябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләү турында карар чыгарды. Быел без аны искечә искә алырга булдык.

Байкал — дөньядагы иң борынгы күл. Ул мезозой эрасында, якынча 25 миллион еллар элек барлыкка кил­гән. 1992 елда Мексикада узган Бөтендөнья мирасы комитетының уникенче сес­сиясендә Байкал күле дөнья әһәмиятендәге мирас буларак таныла.

Борынгы күлнең табигате, әйләнә-тирә мохите аеруча матур. Ул мәңгелек туңлык һәм таулар белән уратып алынган. Сихри табигате шагыйрьләр һәм рәссам­нарны гына түгел, тик­шеренүчеләрне дә җә­леп итә. Байкал күле үзен­чәлекле фауна һәм флорасы белән дә аерылып тора. Планетада ул тирәнлеге белән дә данлыклы: уртача тирәнлеге 730 метр тәшкил итсә, иң түбән ноктасы 1673 метрга җитә.

Күл Русия Федерациясе законнары нигезендә саклана, аның сулыкларын саклау зонасының озынлыгы төньякка һәм төньяк-көнбатышка таба 200 километрдан арта. Биредә экологик мохиткә зыян китерү ихтималлыгы булган чаралар үткәрү катгый тыела. Ба­лык тоту да чикләнгән. Тирә-яктагы эрбет (кедр) агачларын кисәргә ярамый.

Шунысы да әһәмиятле: Байкал күле зурлыгы буенча дөньяда җиденче урында. Планетадагы барлык төче су запасының 19 проценты биредә тупланган. Аңа йөзләрчә елга һәм күл үз суын коя һәм Байкалдан бердәнбер Ангара елгасы гына агып чыга.

Байкал саф чиста суы белән дә аерылып тора. Суында минераль тозлар күп түгел, ә кислородка аеруча бай. Шуңа күрә дә урыны белән күлнең тирәнлеген 40 метрга кадәр күрергә була.

Борынгы күлдә өч дис­тәгә якын утрау бар. Алар­ның иң зуры — Ольхон. Күлдә 2600 төрдән артык җан иясе яши, яртысыннан күбрәген эндемиклар тәш­кил итә.

Галимнәр фикеренчә, Байкал күленең атамасы төрки телле халыклар яшә­еше белән бәйле. Байкал төркичә “Бай күл”дән барлыкка килгән.

Әлбәттә, Байкал күле көнен рәсми­ләш­терү илдә генә түгел, дөнья күлә­мен­дәге табигый хәзинәбезнең кыйммәтен үстерү, аның экологиясен һәм миллионнарча еллар дәвамында сакланган төрлелеген югалт­маска омтылу белән бәйле. Байкал күлен саклау проблемалары һәм аны фәнни нигездә өйрәнү бе­лән галимнәр даими шө­гыльләнә.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
Сегодня, 16:01 :: Спорт
Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
28 ел Цойсыз...
Сегодня, 15:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
28 ел Цойсыз...
Уңыш ничек булыр?
Сегодня, 14:19 :: Икътисад
Уңыш ничек булыр?
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Сегодня, 13:58 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Сегодня, 12:41 :: Яңалыклар
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Безнекеләр тагын да алда!
Сегодня, 12:24 :: Спорт
Безнекеләр тагын да алда!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»