Хатлар язам утырып, блогларымны тутырып...
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Хатлар язам утырып, блогларымны тутырып...

30.08: Хатлар язам утырып, блогларымны тутырып...

Хатлар язам утырып, блогларымны тутырып...Бүген Интернет челтәре нинди генә эшчәнлек төрләрен берләштерми! Компьютер артында утырып, белем алып, тәҗрибә уртаклашып, танышып, дуслашып, хәтта акча эшләп була. Үзеңне танытасың, мөмкинлекләреңне тулы күләмдә эшкә җигәсең килә икән — блог булдырырга мөмкин. Блогның бәйрәме дә бар. Ул 31 августта билгеләнә.


Блогларга кагылышлы чаралар 2005 елдан башлап төрле илләрдә уза һәм блогерлар арасында бик популяр.

Бәйрәм көненең тарихи нигезе юк. “Blog” сүзен саннар теленә күчерсәң, ул 3108не тәшкил итәчәк. Блог көнен һөнәри һәм шәхси контактларны булдыру яисә ныгыту өчен уйлап тапканнар. Үзегезне бәйрәмдә катнашучы дип тою өчен, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

Үз блогыгызда сезнең карашка иң яхшы булган блоглар турында мәгълүмат урнаштыру, авторларга сылтамалар калдыру, аларны бәйрәм белән котлау;

Блог көне турында кыска гына, кызыклы материал язу. “Блог көне” белән “Блогерлар көне”н бутап куймагыз. Икенчесе 14 июньдә билгеләнә.

Блоглар системасының килеп чыгышы студент Джастин Холл исеме белән бәйле. Ул 1994 елда Интернетта беренче көндәлек булдыра. Башлыча блоглар сирәк күренеш булса, әйтик, 2013 елда аларның саны 612 миллион тәшкил итә. Блоглар булдыру һәм алып бару өчен беренче түләүсез сервис 1990 елда дөнья күрә. Аның ярдәмендә Интернетта беренче адымнарын ясаучылар да блоглар булдыра ала. Бүген, әлбәттә, бу сан күпкә үзгәргән, интернет-ресурсларның күбәюен исәпкә дә алып булмый торгандыр.

Блогларның төрләре бихисап. Кайберләрен — аерым бер кеше, икенчеләрен коллективлар булдыра. Үз фикерләрен язып бару өчен — шәхси, бер темага берләштерелгән — тематик, бизнеска ярдәм итү, аны үстерү, сатып алучыларны эзләү өчен — бизнес-блоглар, аралашу һәм яңа контактлар булдыру өчен иҗтимагый һәм социаль блоглар бар.

Сез дә үзегезне блогер ролендә сынап карый аласыз. Бүгеннән үк “Контактта” “Кызыл таң” төркеменә керегез, кызыклы фото-, видеоматериалларыгыз, уникаль хәбәрләрегез белән бүлешегез. Иң актив авторлар ел ахырында бүләкләнәчәк. Кем әйтмешли, “Блог булдыру өчен Блок булу кирәкми!”.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
Сегодня, 16:01 :: Спорт
Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
28 ел Цойсыз...
Сегодня, 15:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
28 ел Цойсыз...
Уңыш ничек булыр?
Сегодня, 14:19 :: Икътисад
Уңыш ничек булыр?
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Сегодня, 13:58 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Сегодня, 12:41 :: Яңалыклар
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Безнекеләр тагын да алда!
Сегодня, 12:24 :: Спорт
Безнекеләр тагын да алда!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»