Тәрбияче — иҗади һөнәр
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Тәрбияче — иҗади һөнәр

27.09: Тәрбияче — иҗади һөнәр

Тәрбияче — иҗади һөнәрСентябрь аеның соңгы көннәрендә тәрбиячеләр, ягъни балалар бакчалары хезмәткәрләре көне билгеләнә. Бу көн календарьга 2004 елда кертелде. Аңа кадәр тәрбиячеләр үзләренең бәйрәмен укытучылар белән бергә октябрьдә билгели иде.

Нигә 27 сентябрь? Чөнки 1863 елда нәкъ шушы көнне Петербургта беренче балалар бакчасы ачыла. Аны ачучы — педагог Аделаида Семеновна Симонович. Ул вакытта бакчага 3-8 яшьлек балаларны алалар һәм алар белән төрле уеннар үткәрәләр, “Әлифба”, саннар белән таныштыралар. Аделаида Семеновна балалар бакчасын мәктәпкә әзерләү урыны дип кабул итә һәм сабый­ларның физик һәм психик үсешенә бик зур өлеш кертә. Тормыш иптәше белән бергәләп хәтта “Балалар бакчасы” дигән журнал да чыгарга башлыйлар, анда исә кечкенәләргә белем-тәрбия бирү проблемаларына багышланган язмалар басыла, авторлар үз тәҗрибәләре белән уртаклаша. Бакчалар түләүле була. Ә иң беренче түләүсез балалар бакчасы Русиядә 1868 елда барлыкка килә, 1918 елдан алар дәүләт мәгариф сис­темасына карый башлый.

Гомумән, “балалар бакчасы” дигән сүз немец теленнән алынган,”kindergarten” дигән терминны әйләнешкә бе­ренче балалар бакчасын ачучы не­мец педагогы Фридрих Фребель кертә. Статистика буенча бүген Ру­сиядә 60 меңнән артык балалар бакчасы бар һәм аларда 1200 меңнән артык кеше хезмәт сала.

Тәрбиячеләрнең бала тормышында тоткан роле турында сөйләп торасы бар микән? Миңа калса, алар — бер генә түгел, ә биш йөрәкле ке­ше­ләр. Чөнки кеше баласын ярату, бөтен вакытыңны, гомереңне аларга багышлау өчен никадәр изге күңелле булырга кирәк! Алар балаларның холкы формалашуга, сәләтләре ачылуга, тирә-якны танып белүгә, туган якны сөючеләр итеп тәрбияләүгә әйтеп бе­тергесез өлеш кертә.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»