“Алтын боҗра” — үзебездә!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Алтын боҗра” — үзебездә!

27.09: “Алтын боҗра” — үзебездә!

“Алтын боҗра”  — үзебездә!27 сентябрьдә дөньяда Халыкара туризм көне билгеләнә. Ул 1979 елда Бөтендөнья туризм оешмасы тарафыннан булдырыл­ган. Ә бу оешманың үзенә исә 1925 елда ук нигез салынган. 1970 елның 27 сентябрендә Испаниянең Торремолинос шәһәрендә әлеге оешманың уставы кабул ителгән. Шул дата, тугыз ел үтүгә, ягъни, 1979 елның 27 сентябрендә, халыкара туризм көне итеп билгеләнә башлаган. Русиядә исә ул 1983 елдан башлап билгеләнә. Бу көнне дөньяның төрле почмакларында төрле чаралар үтә: тематик кичәләр, бәйгеләр, конференцияләр оештырыла, турларга ташламалар ясала.

Русиядә ел саен эчке туризмны үстерү буенча яңа идеяләр туып тора. “Башкортстанның алтын боҗрасы” проектын оештыручы Айнур Галәветдинов аларны тормышка ашыру һәм республикага туристларны күбрәк җәлеп итү турында сөйләде.


Проект турында
Агымдагы елның августында без гаилә дусларыбыз белән республиканың иң кызыклы истәлекле урыннарында булдык. Көнчыгыш төбәкне аеруча яхшы үзләштердек. Арытаба көньякка юнәлеш тотабыз. Проект кысаларында туристларны җәлеп итү өчен 14 үзәк билге­ләнде. Проектның асылы — республикада туризм юнәлешен, ял итү зоналарын, сәламәтләндерү һәм спорт белән шөгыльләнү урыннарын берләштерүдә. Төп бурыч — кешеләрдә Башкортстанга сөю хисе уяту һәм аларны патриотик рухта тәрбияләү. Бу эш барлык категория гражданнар арасында да алып барылырга тиеш.

Безнең төбәкнең үзенчәлеге шунда — ул Европа белән Азия чигендә урнашкан. Бездә төрле климатик зоналар бар, моны кадерли белергә кирәк. Туган төбәкне, туризмны, табигатьне, беренче чиратта, үзебез яраткан очракта гына Русия һәм чит ил халкы да бездә еш кунак булыр.

Балачактан яраттым

Кешенең яраткан шөгыле балачакка барып тоташа. Мин кечкенәдән үк карт­­әни һәм картәти янына авылга еш кайта идем. Ә анда — себерке бәйләү, җиләк-җимеш, гөмбә җыю, балык тоту. Нәкъ шул вакытта миндә табигатькә сөю хисе туды. Мәктәптә укыган елларда да сыйныф җитәкчесе укучылар өчен еш кына туристик походлар оештырды. Шуны да билгеләргә кирәк, 90нчы елларда турлар һәм тиешле инфраструктура юк иде. Әмма, шулай булуга карамастан, укытучыбыз ел саен безне Башкортстан һәм Русиянең иң күркәм урыннарына алып барды.
Бүген минем дусларым күп. Безне актив тормыш рәвеше алып бару бер­ләштерә. Мәсәлән, биш елда без бик күп мәгарәләрдә булдык. Уралның иң зур Сумган-Котык мәгарәсенә төшү онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.

Киләчәккә күз ташлап

ШОС һәм БРИКС саммитлары үткән­нән соң, башкалада туризм өчен инфраструктура югары дәрәҗәгә күтәрел­де. Әмма республикада һәр район үзенчәлекле. Бездә истәлекле урыннар күп. Аларны тирә-якка таныту өстендә эшләргә кирәк.

Әлеге вакытта “Башкортстанның алтын боҗрасы” проектында 50 кеше катнаша. Алар — төрле һөнәр ияләре. Шул ук вакытта, Ерак Көнчыгыш һәм Ставро­польдә дә мондый проектлар тормышка ашырыла. Илдә эчке туризм һәрдаим үсешә. Ә безнең төп бурыч — Ватаныбызны ярату һәм аны дөньяга таныту. Шулвакыт туристлар агымы да артачак.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Сегодня, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Сегодня, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Сегодня, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Сегодня, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Сегодня, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»