“Чигенергә урын юк, артта – Мәскәү!”
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Чигенергә урын юк, артта – Мәскәү!”

29.09: “Чигенергә урын юк, артта – Мәскәү!”

“Чигенергә урын юк,  артта – Мәскәү!”1941 елның 30 сентябрендә фашистик Германиянең хәрби командованиесе Мәскәүне тиз арада алуны максатын куйган “Тайфун” операциясен гамәлгә ашыра башлый.

1941 ел октябренең беренче атнасында сан ягыннан өстен илбасарлар берничә юнәлештә фронтны өзә. Ачыл­ган урыннарга танк дивизияләре кертелә. Көн­батыш, Брянск һәм Резерв фронтларының төп көчләре чолганышта кала (1 миллионга якын кеше һәлак була һәм әсирлеккә эләгә).

Катлаулы хәл килеп туа. Агрессор танклары зур тизлек белән башкалага якынлаша. 1941 елның 12 октябрендә Дәүләт оборона комитеты (ГКО) Мәскәү тирәсендә һәм шәһәрнең үзендә оборона корылмалары төзү турында карар кабул итә. Моның өчен йөзләрчә мең мәскәүле мобилизацияләнә.

15 октябрьгә немецлар Мәскәүгә 75-110 чакрымлык арага килеп җитә. Шәһәрдә паникага юл куймау өчен Ставка гадәттән тыш чаралар күрә. Дошман Мәскәүгә бәреп кергән очракта, метро станцияләрен, заводларны һәм күперләрне шартлату күздә тотыла.

1941 елның 7 ноябрендә Кызыл мәйданда хәрби парад була, ул илгә һәм дөньяга Мәскәүнең бөтен сынауларны үтәчәген, армиянең сугышчан рухы сынмавын күрсәтә. Артта калган пехота частьларын алга күчереп, ноябрь уртасында вермахт командованиесе һөҗүмне дәвам итә. Шул ук вакытта Югары Башкомандование Ставкасы Мәскәү янына Ерак Көн­чыгыштан, Себердән һәм Урта Азиядән китерелгән өстәмә көчләрне җибәрә. 65 меңнән артык мәскәүле халык ополчениесе сафларына баса.

Немецлар һөҗүме Мәс­кәүне саклаучыларның көчле каршылыгына очрый. Алар “Чигенергә урын юк, артта — Мәскәү!” лозунгы астында сугыша. Германия дивизияләре Тула, Наро-Фоминск, Дмитров һәм Кашира янында туктатыла. Мәскәүне бер омтылу белән алу нияте уңышсыз тәмамлана. Генерал-майор И. Панфиловның (1892-1941) дивизиясе, Волоколам юлында вермахтның сан ягыннан өстен көчләренең һөҗүмен кире кагып, зур батырлыклар күрсәтә.

1941 елның 5 декабрендә яңа көчләр белән тулыландырылган Кызыл Армия дошман көтмәгәндә контрһөҗүмгә күчә. Сан ягыннан өстен булмаса да, ул немец гас­кәрләренең фронтын өзә һәм аларны чигенергә мәҗбүр итә.

Контрһөҗүм вакытында Кызыл Армия 371 меңләп кешесен югалта. Ләкин бу корбаннар бушка булмый. 1942 елның 7 гыйнварына немец гаскәрләре Мәскәүдән 100-250 чакрымга чигенергә мәҗбүр була.

Соңрак Германия генераллары Мәскәү янында җиңелүне урыс кышының техника һәм солдатлар өчен һәлакәтле кырыс шартлары белән аңлата. Әмма немец­ларның яшен тизлегендәге сугыш планы өзелүенең һәм вермахтның кышкы шартларда сугышырга мәҗбүр булуының төп сәбәпләре Кызыл Армиянең көчле каршылык күрсәтүеннән һәм СССР җитәкчеләренең илбасарларга каршы тору буенча катгый чаралар кү­рүеннән гыйбарәт.

Немецларның Мәскәүгә һөҗүменең уңышсыз тәмам­лануы Германия армиясенең җиңелмәслеге турындагы мифны челпәрәмә китерә. Ул Германия һәм аның союздашлары басып алган тер­риторияләрдә халык­ларның фашизмга каршы хәрәкәте үсүгә этәрә.

Кызыл Армиянең уңыш­ларында совет солдат­ла­рының һәм офицер­ларының каһарманлыгы аеруча зур роль уйный. Бомбардировщиклар эскадрильясе командиры, капитан Н. Гастелло һәм аның экипажы — лейтенантлар А. Буденюк, Г. Скоробогатый һәм өлкән сержант А. Калининның батырлыгы киң таныла. 1941 елның 26 июнендә аларның бомбардировщигын дошман уты сафтан чыгара, ләкин очучылар үлемне әсирлектән өстен күрә һәм дөрләп янган самолетны немец танклары өстенә юнәлтәләр. 1941 елның 7 августында Мәскәү янында барган һава сугышында лейтенант В. Талалихин үзенең истребителе белән дошман бомбардировщигын таранлый. Соңыннан аның батырлыгын күп кенә совет очучылары кабатлый.

Һөҗүмнәр вакытында Кызыл Армия сугышчылары иптәшләрен коткару бәра­бәренә еш кына үзләрен корбан итә — дошманның ут нокталарын гәүдәләре белән каплыйлар. Мондый батырлыкка барган кызылфлотчылар А. Ваганов һәм С. Санин, сержант В. Васильковский, кече лейтенантлар А. Халин һәм И. Шевляков, рядовойлар А. Шешков һәм Я. Падерин, якташыбыз А. Матросов һәм башкаларның исемнәре тарихка кереп калды.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»