Батырлык онытылмый
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Батырлык онытылмый

29.07: Батырлык онытылмый

Батырлык онытылмый30 июль – Хәрби-диңгез флоты көне.

Тимерказык Ибрай улы Әхмәров 1941 елның 1 апрелендә Федоровка районының Иске Чытырман авылында туган. 1954 елда – Батыр җидееллык, 1957 елда Иске Михайловка урта мәктәбен тәмамлый. “Большевик” колхозында терлекче, сабанчы булып эшли. 1960 елда Совет Армиясе сафларына алына. 1961 елның июненә кадәр Архангель өлкәсенең Северодвинск шәһәрендә су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр отрядында әзерлек үтә, машинист һөнәре ала.


1962 елның июлендә ул хезмәт иткән “К-3” атом су асты көймәсенә Төньяк боз океаны аша үтеп, Төньяк полюска чыгарга һәм СССР флагын урнаштырырга боерык бирелә. Экипаж моны уңышлы башкара. Алар дәүләт бүләкләренә лаек була.
1962 елның ноябрендә “К-3” атом су асты көймәсе “СССР Хәрби-диңгез флотының иң яхшы экипажы” дип таныла, аңа ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл байрагы тапшырыла һәм Ленин комсомолы исеме бирелә.
Озакламый “К-3” Северодвинск шәһәренә күчерелә һәм капиталь ремонтка куела.
Бу тарихи походта катнашкан күп старшина һәм диң­гезчеләр демобилизацияләнә, офицерлар башка атом су асты көймәләренә күчерелә. Әмма “К-3” яңартылган экипаж белән үз эшен дәвам итә.
Бүген “К-3” су асты крейсерын Санкт-Петербургта легендар “Аврора” белән янәшә кую күзаллана.
Тимерказык Әхмәров, демо­билизацияләнгәннән соң, 1969 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Анда уку елларында студент профсоюз комитеты рәисе итеп сайлана.
Юлдаш сигезьеллык мәктәбе директоры булып эшли. 1970 елдан – КПССның Федоровка район комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, 1984-88 елларда – идеология буенча секретаре, 1989-92 елларда – район советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, 1992-2001 елларда район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, район Советы рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. Башкортстан Республика­сының 2нче класслы баш дәүләт советнигы дәрә­җәсенә ия.
Хаклы ялда булуына карамастан, Тимерказык Ибрай улы бүген дә районның җәмәгать тормышында актив катнаша – Башкорт­станның аеруча хәвеф бүлекчәсе комитетының район бүлеге рәисе, Федоровка районы башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты әгъзасы.
“Батырлык өчен” (20 июль, 1962 ел), “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен” (9 март, 1981 ел), “Хезмәт батырлыгы өчен” (20 гыйнвар, 1989 ел), “Бө­тенрусия халык исәбен алуны үткәрүдәге унышлары өчен” (11 сентябрь, 2003 ел), “СССР Кораллы Көчләренең 60 еллыгы” һәм “СССР Кораллы Көч­ләренең 70 еллыгы” медаль­ләре, “Ерак поход өчен” билгесе, БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исемен йөртә.
Шушы көннәрдә Тимерказык Ибрай улына Хәрби-диңгез флоты башкомандующие боерыгы белән “III ранг капитаны” хәрби дәрәҗәсе бирелде, Башкортстан Хәрби комиссариа­тының Мактау грамотасы тапшырылды.
Ринат ИКСАНОВ.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»