­“Шаулый диңгез, җил өрәдер Җилкәнен киргән кораб...”
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » ­“Шаулый диңгез, җил өрәдер Җилкәнен киргән кораб...”

28.10: ­“Шаулый диңгез, җил өрәдер Җилкәнен киргән кораб...”

Хәрбиләр белән очрашу – үзе бер тарих.Хәрбиләр белән очрашу – үзе бер тарих.30 октябрьдә илдә Русия флоты көне билгеләнә.

Русия Федерациясе хәрби-диңгез флоты — СССР һәм Русия Империясе традицияләренең дәвамы һәм варисы. Петр Iнең катгый таләбе буенча Бояр думасы даими урыс флоты булдыру турында карар кабул итә. Азов диңгезендә илнең хәрби-диңгез флотына нигез салына. 1695 елда Русия армиясенең Азовтагы төрек креспостена сәфәре уңышсыз тәмамлана.


1696 елның 30 ок­тябрендә Бояр думасы “Морским судам быть...” дигән карар кыла. Шулай итеп, ул елның кышында беренче кораб һәм зур көймәләр төзелә. Болар барысы да Архангельскида, Петербург һәм Ладогада хәрби кораблар төзелешенә, шулай ук флотилия барлыкка ки­лүгә һәм бихисап мөһим география ачышлары булдыруга этәргеч бирә. Бу вакыйгалардан 50 ел чамасы вакыт узуга, хәрби-диңгез флотында 130 җилкәнле кораб була, ә ишкәкле флот 396 корабтан тора. Петербург, Воронеж, Казан, Переславль, Архангельск һәм Әстерханда төзелеш эшләре колач җәя. 1718 елда хәрби-диңгез флоты идарәсенең иң югары органы — Адмиралтейство коллегиясе барлыкка килә, ике елдан диңгез уставы кабул ителә. Документта хәрби-диңгез флоты эшчәнлеге принциплары, кадрлар әзер­ләү һәм хәрби хәрәкәтләр оештыру карала. XIX гасыр башында Русия хәрби-диңгез флоты, Бөекбритания белән Франциядән кала, күләме буенча өченче урынны били һәм Кара диңгез белән Балтыйк флотларыннан, Каспий, Беломор, Охотск флоти­лия­­ләреннән тора. Бүгенге көндә Русия чикләрен диңгездә Балтыйк, Кара диңгез, Тын океан, Төньяк флотлары, шулай ук Каспий флотилиясе саклый.
Балтыйк флоты иң борынгылардан санала. Аңа 1703 елда нигез салына. Ул вакытта Петр I җи­тәкчелегендәге Преображенск һәм Семен полклары солдатлары 30 көймәдә беренче хәрби җиңүгә ирешә. Алар Нева тамагында ике хәрби швед корабын тар-мар итә. Бүген төп база пунктлары Балтыйк буенда һәм Кронштадта урнашкан.
Петр I Каспий фло­тилиясенә дә нигез сал­ган. Бу 1722 елда була. Бүгенге көндә аның төп базасы Әстерханда урнашкан. Флотилия составында сакчы һәм кече хәрби кораблар, траллары һәм катерлар бар.
Тын океан флоты тарихы Анна Иоанновна идарә иткән чорга барып тоташа. 1731 елда аның указы белән базасы Охот диңгезендә булган флотилия оештырыла. Ерак Көнчыгышта бу беренче урыс хәрби-диңгез оешмасы була. Бүген атом-төш стратегик көчләрен хәрби әзерлектә тоту, Русиянең икътисади зонасын саклау, кораблар хәвефсезлеген тәэмин итү — Тын океан флоты­ның төп бурычлары. Флотның штабы Владивостокта урнашкан.
Кара диңгез флотына, тарихтан мәгълүм булуынча, Кырым Русиягә кушыл­ганнан соң, 1783 елда нигез салына. Төп базасы — Севастополь.
Русия флотларының иң яше — Төньяк флоты, ул 1933 елда барлыкка килә. Әлеге вакытта ул “Адмирал Кузнецов” авиайөрт­кече белән дан тота. Флотның төп базасы — Североморскида.
Илнең данлыклы хәр­би-диңгез флоты тарихын барлау очраклы түгел. “Бердәм Русия” партия­сенең республикадагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсендәге истәлекле көн уңаеннан очрашуда катнашкан, бу өлкәдә югары үрләр яулаган, бүгенге көндә дә диңгез флотында хезмәт итүче офицерлар данлы тарихны күз алдына бастырды. Якташыбыз, тумышы белән Учалы якларыннан булган, Русия­нең Төньяк флоты Кызыл Байраклы Кольск флотилиясе ко­мандующие урынбасары, 1нче ранглы капитан Андрей Величко, “Чи­ләбе өлкәсе диңгез җыелышы” диңгез флоты ветераннары оешмасы рәисе Валерий Казанцев, су асты ракета йөр­түчесе командиры Сергей Голубев, “Бердәм Русия” партия­сенең төбәк бүлеге секретаре урынбасары, Дәүләт җые­лышы - Ко­рылтай депутаты, “Бу­ыннар йөрәгендә хәтер һәм горурлык” патриотик проекты координаторы Эдуард Сәетбат­талов укучылар, студентлар, яшьләр белән очраштылар. Шунысы сөе­нечле, үсеп килүче буын тарихны яхшы белә, флотның дәрәҗәсе, хәл-торышыннан хәбәрдар. Шуңа да кунаклар белән чын офицерларча ачыктан-ачык сөй­ләшү булды, укучылар сорауларына җентекле җа­ваплар ал­ды.
Яшьләрне, мәктәп уку­чыларын ватан­пәрвәрлек рухында тәрбияләү буенча республикада зур эш башкарыла. “Буыннар йөрәген­дә хәтер һәм горурлык” төбәк партия проекты яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү бурычы куя. Үрнәклелек, намуслылык, Туган ил, ата-ана исеменә тап төшермәү кебек төшен­чәләр баланың аңында калырга тиеш. Заман үз­гәрсә, яңа буын вәкил­ләре үсеп килсә дә, шушы сыйфатлар мәңге­лек. Яшьлек еллары Совет чорына туры килгән, бүген чәч­ләренә чал кунган өл­кәннәр яшьләргә шушы хакый­катьне төшен­де­рергә бурычлы. Ветеран Валерий Казанцев “тү­гәрәк өстәл” артында утыручы яшьләргә шул хакта бәян итте.
— Үткәннәргә без нигез салдык. Сез — яңа тарихны язучылар. Октябрь рево­люциясенең, Ленин комсо­молының 100 еллыгы, флотны шефлыкка алган комсо­мол­ның 90 еллыгы билгеләнәчәк. Боларның барысын да сезнең кебек яшь вакытта без булдырдык. Башкортстан белән Чиләбе өлкәсендә диң­гезләр юк, ләкин Ленин комсомолы хәрәкәт иткән елларда алар флотны шефлыкка алды. Шушы элемтә, буыннар бәйлә­неше дәвам итәргә тиеш. Бүген “Яшь гвардия” оешмаларга алмаш булып тора. Бу исемне горур йөртегез, үзегез гадел, киң йөрәкле, дөрес­лек яклы булыгыз, — диде Валерий Казанцев.
Су асты ракета йөртү­чесе командиры Сергей Голубев ватанпәрвәрлек хисенең тәү чиратта гаи­ләдә бөреләнергә тиешлеген билгеләде. Диң­гез офицерының улы әтисе юлын сайлаган, хәрби табиб булып хез­мәт итәргә әзерләнә.
Русия Кораллы Көч­ләре белән көчле бөек. Аның базасы ел саен яңа техника белән тулыландырыла. Һич­шиксез, алар белән идарә итүдә техник яктан көчле белемле яшьләр кирәк. Русия Төньяк флоты Кызыл байраклы Кольск флотилиясе командующие урынбасары, 1нче ранг капитаны Андрей Величко әйтүенчә, алмашка ныклы әзерлек үткән кадрлар килә. Соңгы елларда яшьләрнең хез­мәт итүгә омтылуы аеруча куанычлы.
Хезмәткә чакыры­лу­чының теләген искә алмый, аны “кайнар нокта”га җибәрү мөмкинме? Хәрби хезмәтне корабларда үтү өчен кайда мөрәҗә­гать итәргә? Ике ел хезмәт итү тәртибенә карашыгыз нинди? Һәм башка сорауларга башка­ланың ягулык-энергетика колледжы егетләре бел­гечләрдән тулы җавап ишетте.
Бүген хәрби-диңгез флоты контракт төзү­челәрдән генә тора дигән фикер йөри. Андрей Величко аңлатуынча, хәрби-диңгез флотында хезмәт итүче 10 елга контракт төзи. Атом һәм дизель су асты көймәләрендә контрактчылар гына хезмәт итә. Хезмәткә чакырылучы яшьләр зур десант корабларына, 10-15 проценты кече һәм база тралларына хезмәткә алына.
Республика исемен йөртүче атом крейсе­рының әлегәчә булмавы яшьләрне генә түгел, диңгезчеләрне борчуга сала. Величко әйтүенчә, бу мәсьәлә проектта карал­ган, ләкин кораблар­ның кайчан Башкортстан белән бәйле горур исемгә ия булуы әлегә билгесез. Көчле диңгез гаскәрлә­рендә хезмәт бурычын үтәүче диңгезчеләр Сверд­ловск, Чиләбе өлкәләре, Татарстан атом крейсерлары кебек, Баш­кортстанның да данын дөньяга таратучы, якташлары, яшь буын күңе­лендә туган ягына карата горурлык, ватан­пәрвәр­лек хисләрен уятучы “Башкортстан”, “Уфа” кораблары булачагына ышаныч белән яши.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»