Комсомол рухы исән
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Комсомол рухы исән

28.10: Комсомол рухы исән

Комсомол рухы исәнАның күркәм традицияләрен тергезү һәм эшкә кушу бүген көн таләбе булып тора.

1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләре берлегенең I Бөтендөнья съездында Русия коммунистик яшьләр союзы барлыкка килә (РКСМ). 1924 елда ул Ленин союзы дип үзгәртелә, 1926 елдан Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге дип атала башлый.


Бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә ала, чөнки аларның яшьлеге комсомол дәверенә туры килгән. Илнең берничә буын гражданы, ягъни ике йөз миллионга якын кеше комсомол мәктәбен үткән. Бу ил тормышында үзе бер дәвер, чөнки Ленин комсомолы кебек көчле яшьләр хәрәкәте тарихта башкача теркәлмәгән.
Тыныч тормышта да, сугыш елларында да комсомоллар коммунистлар белән иңне-иңгә терәп атлаган, утка-суга да беренче булып кергән, төзелештә дә башлап йөргән, космоска да тәүгеләрдән очкан, үзләре артыннан яшьләрне әйдәгән. Комсомол вәкилләре тимер юллар, автомобиль заводлары, газүт­кәргечләр, шулай ук Байкал-Амур тимер юл магистрален төзүдә катнашкан. Ул чорда зур-зур комсомол төзе­лешләре бул­ган, яшьләр көче белән шә­һәрләр калкып чыккан. Комсомоллар Гражданнар, Бөек Ватан сугышларында тиңсез батырлыклар күрсәткән, аннан соң илне күтәргән, тыныч вакытта казанышлары белән дөньяны шаккатырган. Меңләгән хәрби һәм хезмәт батырының исем­нәре Туган ил тарихында алтын хәрефләр белән язылган.
Идеологик мәгънәсе югалса да, 29 октябрь — Комсомол туган көн яшьлеге ВЛКСМ белән бәйле кешеләрнең иң якын, яраткан бәйрәме булып кала. Комсо­молның эш-гамәлләре, рухы исән.
Комсомол рухы исәнЭдуард СӘЕТБАТТАЛОВ,
“Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре урынбасары, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Буыннар йөрәгендә хәтер һәм горурлык” проекты
координаторы:

— Әлеге истәлекле көнгә зур хөрмәт белән карыйм, ул минем өчен бик әһәмиятле, чөнки ил тарихының чагу сәхифәсе булып тора. Аның һәр этабы безнең яшьлек белән бәйле. Комсомол яшьләр – “яшь гвардия”челәр Олег Кошевой, Ульяна Громова һәм башкалар кебек чагу вәкилләр үрнәгендә тәр­бияләнде.
Комсомолны тергезү уңаен­нан бүген зур эш башкарыла. “ВДНХ” күргәзмәләр мәйданын­да үтүче “Киләчәк мәгарифе” педагогик форумында ел саен оештырылучы “За честь республики” конкурсы шуларның берсе.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»