Календарьда бу көн » Страница 2
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Караиделдә чын ватанпәрвәрләр тәрбияләнә

Караиделдә чын ватанпәрвәрләр тәрбияләнә Бүген дә сафта булган мондый легендар “Т-34” танкы Караиделдә генә!Үсеп килүче буынны патриотизм, Туган илгә сөю рухында тәрбияләү бүгенге җәмгыятьтә аеруча мөһим әһәмияткә ия була бара. Ике дистә ел чамасы безнең яшь буында рухи кыйммәтләрне тамырыннан корытырга, акча культы, эшләми генә рәхәт яшәү, җиңел генә акча эшләү (нинди юл белән табылуы мөһим түгел!) юлларына этәрергә, “гражданлык никахы”, өйләнешкәнче бер-береңә күнегү өчен бергә яшәп карарга кирәк, дигән булып, ирекле җенси мөнәсәбәтләр өстенлеге урнаштырырга тырыштылар. Һәм, әйтергә кирәк, ярыйсы ук уңышка да ирештеләр.

Шуннан соң инде социаль-икътисади кризис фонында бу корткычлыкны, җимергеч идеологияне дәвам итеп, җәмгыятебездә дистәләрчә ел дәвамында урнашкан, каныбызга сеңгән кыйммәтләрне, тәртипләрне юдырырга тырышып, яшьләребез аңына Туган илебезгә, аның җитәкчелегенә карата да кире, тискәре, мыскыллы фикер сеңдерә башладылар. (Хакимияттәгеләр дә үз гамәлләре, җинаятьләре, комсызлыклары белән моңа ярыйсы

01.06.2017 (№ 63 (25067)): Календарьда бу көн

Май

Май Май – елның иң яшел ае. Табигать тернәкләнгән, яшеллеккә, чәчәккә күмелгән вакыт булганга күрә славяннар бу айны “травень”, “цветень” дип йөрткән. Язның өченче аена атаманы уңдырышлылык алиһәсе Майя хөрмәтенә кушканнар.

“Май яңгырлы – ел уңышлы” дип фаразлаганнар элек. Басуларның дымга туенуына карап, икмәкнең уңышы билгеләнгән. Бу чорда һава температурасы уртача +10 градус. Елына карап, җылылык 25 градуска да җитәргә мөмкин. Майда суык көннәр, гадәттә, шомырт чәчәк аткан вакытка туры килә. “Шомырт суыклары” дигән төшенчә әнә шуннан килә.

Май никадәр җылы, ямьле, чәчәкле булмасын, борынгы Русиядә бу айда никахка керергә, гаилә корырга ярамый дип саналган. Әлбәттә, май аеның монда бер “гаебе”дә юк. Барысы да гади крестьянның әлеге чорда эше күп булуга бәйле. Майның бер көне – елны туйдыра, дип тә юкка әйтмәгәннәр.

02.05.2017 (№ 51 (25055)): Календарьда бу көн









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»