Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Саумы, “Дүртөйле Микояны”!

Саумы, “Дүртөйле Микояны”! Әдип Нигъмәтҗанов.Тарихта аның кебек үз эзен ярып калдыручылар сирәк.

Гәзит укучы, хәбәрченең матбугатта теге яки бу мәкаләсе басылып чыккач, аның геройлары турында кызыксынып, авторга мөрәҗәгать итүчән. Минем белән дә шулай булганы бар. Мәсәлән, берничә ел элек партиянең Дүртөйле райкомы эшчәнлеге хакындагы бер материалда райкомның бүлек мөдире булып эшләгән Әдип Нигъмәтҗанов турында бер-ике генә җөмлә китерелгән иде. Мин аны фәләнчә дистә еллар бер вазыйфада өзлексез эшли диясе урынга мондый чагыштыру китердем: “Ленин, Сталин, Хрущев, Брежнев чорында берөзлексез партия һәм дәүләт эшлеклесе булган Анастас Иванович Микоян турында “От Ильича до Ильича — без паралича” диләр иде”. Шулай дидем дә, бер Дүртөйле райкомында гына дүрт беренче секретарь белән эшләгән Әдип Нигъмәтҗановны телгә алдым. Моңа хәзер ике-өч ел вакыт үтте. Үтсә дә, бу шәхес белән кызыксынып мөрәҗәгать итүчеләр әле дә дәвам итә. Уйладым-уйладым да, барлык иптәшләргә “Кызыл таң” аша җавап бирергә

25.01.2019 (№ 10 (25314)): Дөнья бу...

Йөз грамм ашлык... ике ел төрмә

Йөз грамм ашлык... ике ел төрмә Сугыш чорында тылда эшләгән хатын-кызлар башыннан ниләр генә кичмәгән.

Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова 1940 елда туган. Урта мәктәптән соң төзелештә эшли, институт тәмамлый. Фән кандидаты була. Диссертациясенең темасы “1920-26 елларда Идел буе республикаларында хатын-кызларны социалистик төзелешкә җәлеп итү”. Ул, шулай ук, репрессияләнгән шәхесләр турында күп язды. “Аларның эшләрен өйрәнгән вакытта мин татар халкының бөеклеген, нинди зур шәхесләренең барлыгына соклана идем”, дип хәтерли ул.

Октябрь инкыйлабына кадәр үк Истанбул, Петербург, Сорбонна университетларында укыган атаклы татар хатын-кызлары язмышларын өйрәнгән, китаплар бастырган Тәэминә Әхмәт кызы. Мәсәлән, “Кызыл таң”да үз вакытында Башкортстанда совет мәгарифенә нигез салучыларның берсе Сара Шакулова турында кайбер мәгълүмат бирелгән иде. Ул, баксаң, Парижның иң атаклы Сорбонна университетында укыган, аның сеңлесе Ләйлә дә шунда белем алган булган икән. Тәэминә Биктимерованың “Ступени

24.01.2019 (№ 9 (25313)): Дөнья бу...

Дуңгызлар... сыра ярата

Дуңгызлар...  сыра ярата Әмма тәмәке тартучыларны алар бөтенләй өнәми.

Берәү кунактан кайтып килә икән. Белгән-белмәгән җыр сүзләрен авыл көенә салып, рәхәтләнеп җырлый икән үзе. “Нихәл, күрше, кайдан болай күңел ачып кайтып киләсең?” — дип сәлам биргән аңа күршесе. Борынына кадәр төшеп, танау очына эләгеп торган бүреген бераз күтәреп куйгач, “урам җырчысы” аңа: “Әй, кордаш, кунактан кайтып киләм әле, рәхәтләнеп ашап-эчеп, сугышып кайтып киләм”, — дип җавап биргән. Хәзер мондый күренешләр авылда бик сирәк. Әллә халык “культурный” итеп эчәргә өйрәнде, әллә аракының көче бетте. Шулай да халыкта дуңгыз кебек эчкәнсең, дуңгыз хәленә төшкәнсең дигән сүзләр сакланып калган. Әйткәндәй, кемнең исерек дуңгыз күргәне булды? Ай-һай, диярсез, “каты борыннар”ны аракы белән сыйларга түгел, ашатырларына җиткерү дә проблема. Ә менә Украинаның Львов өлкәсендә дуңгызларны чыннан да сыра эчертеп симертә башлаганнар.

11.01.2019 (№ 4 (25308)): Дөнья бу...





Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»