"Кызыл таң" яшьтәше
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » "Кызыл таң" яшьтәше

27.02: "Кызыл таң" яшьтәше

"Кызыл таң" яшьтәшеБорай районында гомер кичерүче Газимә әби Юнысова быел йөзенче язын каршы ала. Авырлыкларны җиңеп, гаилә учагын сүндермичә яшәгән, буыннар җебен киләчәккә тоташтырган, балалар үстереп, олы тормыш юлына озаткан ул.

Кешене авырлыклар чыныктыра гына диләр. 1918 елда Яңа Кизгән авылында туган сабыйга алты ай булганда – әнисе, яшь ярымда әтисе үлеп китә.

Ятим кызны абыйсы Солтанъяр тәрбиягә ала. Ул җиде-сигез яшьтән абыйсының балаларын караша, йорт эшләрендә ярдәмләшә. Бу вакытта дөньялар бик авыр була.

Үсеп җиткәч, кыз Шәйхулла Идиятуллинга тормышка чыга. Шәйхулланың тормыш иптәше вафат булып, Рәсимә исемле кызы әнисез кала. Ятимлекне үз язмышында тоеп үскән Газимә аны үз баласы кебек кабул итә. Матур итеп тормыш башлап җибәрәләр. Тик “сугыш” дигән үзәк өзгеч хәбәр аларның да ишеген шакый.

Сугышның беренче көннәреннән үк Шәйхулласын сугышка алалар, ә Газимә сигез айлык бала белән торып кала. Ул еллардагы авырлыкларны сүз белән генә сөйләп бетерерлек булмый. Ир-ат фронтка китеп бетә, ә колхозны алып барырга кирәк. Бөтен авыр эш хатын-кыз, үсмер балалар иңнәрендә кала. Барлык эшне кул белән башкаралар, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр өйгә кайтып та кермиләр. Төннәрен утырып фронт өчен оекбаш-бияләй бәйлиләр, сөт, йомырка тапшыралар, әллә ничә төрле салым түлиләр.

– Халык ачлыктан интекте, алабута ипие, кычыткан, кузгалак, какы ашап, исән калырга тырыштык, – дип искә ала Газимә апа.

Нинди генә эшләр узмый аның уңган, тырыш кулларыннан: сыер да сава, малларга азык та әзерли, басуда да эшли, ындыр табагында ашлык та суга. Бар көчен Җиңү көнен якынайтуга сала.

Шәйхулла абый сугыш кырында каты яралана, бер кулын өздереп кайта. Гаиләдә тагын ике кыз дөньяга килә, тик сугыш яралары эзсез үтми, гаилә башлыгы 59 яшендә якты дөньяны калдырып китә. Авырлыкларга түзеп өйрәнгән хатын бу югалтуны да күркәм сабырлык белән кичерә, бар яшәешен балалары, оныкларына багышлый.

Бүгенге көндә йөзьяшәр олы кызы Фәхия апа, аның кызы Чулпан һәм кияве Дамир тәрбиясендә яши. Инде үзенең дүрт кызы да өлкәнәйгән, 22 оныгы һәм оныкларының балалары бар. Газимә апа барысына да изге теләкләр теләп, бар дөньяга иминлек юрап утыра. Язмыш аңа озын гомер насыйп иткән, гомеренең матур мәлләре дә, авырлыклары да булгандыр, тик аңарда бервакытта да яшәү яме, тормышка дәрт сүрелмәгән.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»