Иринага ярдәм кирәк!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Иринага ярдәм кирәк!

26.04: Иринага ярдәм кирәк!

Иринага ярдәм кирәк!Николо-Березовкада яшәүче яшь ананы яман чирдән терелтү өчен төбәк халкы кулыннан килгәннең барысын да эшли.

Кайгы сорап килми. Краснокама районы үзәге Николо-Березовкада яшәүче Долженковлар гаиләсенә дә ул көтмә­гәндә, аяз көнне яшен суккандай килеп керә. Моннан бер ел элек Иринада яман шеш авыруы табыла. Шуннан соң бу гаиләнең тормышы чир белән көрәшкә әверелә. Табиблар карары катгый яңгырый: тиз арада операция ясарга кирәк. Узган елның язында Иринага операция ясыйлар, көзгә — тагын берне… Халык Яңа ел каршылаганда ул радиатерапия үтте, дәвалану ике айдан артып китте.


Туганнары, якыннары, дуслары менә-менә Иринаның хәле яхшырыр дип көтте, тик, кызганычка каршы, анализлар чирнең чиген­мәвен күрсәтте. 25 кенә яшьлек алма кебек чибәр хатынның гомеренә куркыныч торган саен ныграк яный.
Ирина — ике бала анасы. Искиткеч гүзәл кызларына — биш һәм өч яшь. Әти-әнисе — гади эшче­ләр. Зифа Габдуллина 1998 елдан бирле редакциядә верстка инженеры булып эшли. Әтисе Айрат Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән. Ирина, Нефтекама машиналар төзү техникумын тәмамлап, редакциягә эшкә килде, әнисе кебек, верстка буенча инженер вазыйфасында эшләп, декрет ялына киткән иде. Әниле-кызлы алар икесе дә бик тырыш, уңган, яхшы күңелле кешеләр. Күп­тән түгел табибларга күренү чирнең тагын да көчәюен күрсәткәч, Габдуллиннар һәм Долженковлар гаи­ләләре Израильдәге бер клиникага мөрә­җә­гать итте. Алар исә яшь анада кабат өмет уты кабызган. Ирина инде беренче химиятерапияне алып кайтты, тагын ике тапкыр барырга кирәк.
Әлбәт­тә, чит илдә дәвалану бик күп чыгымнар таләп итә. Бәлага тарыган гаиләнең дуслары, туганнары кирәкле сумманы җыю өчен барысын да эшли. Яшь ананың кайгысына битараф калмаган кешеләр бик күп. Зифа Хәлиловна әйтүенчә, бик күпләр ярдәмгә килә. Белгәннәре дә, бөтенләй белмәгән ят кешеләр дә. Ири­наның кызы Алиса шөгыль­ләнгән “Адреналинки” аэробика төркеменә йөрүче бала­ларның ата-аналары һәм башкалар. “Яхшы кешеләр күп икән”, — ди ул. Тырнак буяучы мастерлар, чәчта­рашлар бер эш көненнән кергән хезмәт хакын Ирина өчен күчерә. Понилар тотучы бер ир-егет җыелган акчаны китереп тапшыра. Зифаның туган авылы Иске Моштыда Альберт Солтанов дуслары белән хәйрия концерты оештыра. Эшкуарлар акча күчерә. Шу­лар­ны белгәч, Җирдә яхшы­лыкның барыбер күбрәк икәненә тагын бер кат инанасың. Халык үзе авыр яшәсә дә, мондый чакларда кеше кайгысын якын алып, ярдәмгә ашыга. Изгелек, игелек дигән төшенчә­ләр безгә ят түгел. Һәм ят булмас та, чөнки илебез халкы берләшеп, авырлыкларны җиңеп килгән. Бердәм була беләбез, дуслык, туганлык белән көчле без! Шулай халык ярдәме белән коллегабыз Ирина да яман чирне җиңәр дигән ныклы ышанычта торабыз. Әмма әле алышлар алда: дәвалауны дәвам итәр өчен акча да, яшь ананың организ­мының бирешмәве дә кирәк.
Шушы көннәрдә Ирина Долженковага дәвалану өчен акча җыю максатында Нефтекама филармо­ниясендә хәйрия концерты оештырылды. Анда төбәктә танылган башкаручылар Гөлнур Зарипова, Наилә Әүхәдиева, Марат Шәйбәков, Римма Гәрәева, Рома Дишин, Илшат Исламов, Салават Тимербаев, Айгөл һәм Илмир Җиһангировлар, Ратмир Нигъ­мәтуллин, Эльмира Газизова, Илдар Хәйретдинов, Рәфил Мусин, “ЖД” төркеме чыгыш ясады. Тамашачылар бәя бирүен­чә, концерт бик матур, эчтәлекле булды. Аннан кергән акча Иринага тапшырылды.
Долженковлар һәм Габдуллиннар гаиләләре концертны оештыручыларга, залны биргән филармония директоры Рәис Исмәгый­левка, тамашачыларга, гомумән, Иринага ярдәм кулы сузган барлык кеше­ләргә рәхмәтле. Мондый җан атып торучылар булу Иринага чир белән көрәшергә көч бирә. Аңа ике кечкенә кызын, сөекле ирен, әти-әнисе һәм сең­лесен, якыннарын, үзе өчен җан атучы барлык кеше­ләрне сөенде­реп, тизрәк терелүен телибез.

Гөлнара Гыйлемханова.
Нефтекама шәһәре.

Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен
Ирина Долженкованың банк картасы номеры:
639002069072922188 Сбербанк
Долженкова Ирина Айратовна,
8-917-47-65-565 (телефон картага бәйләнгән).





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»