СМЕРШтан дошманның коты очкан!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » СМЕРШтан дошманның коты очкан!

27.04: СМЕРШтан дошманның коты очкан!

СМЕРШтан  дошманның коты очкан!75 ел элек Сталин “Шпионнарга үлем” хезмәтен оештыра.

СМЕРШ (“Смерть шпионам”) Курск дугасындагы сугыш алдыннан Сталинның шәхси күрсәтмәсе буенча төзелә. Дошманның махсус хезмәтләренә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген күтәрү бурычы алга куела. СМЕРШның атамасын да Сталин тәкъдим итә. Яңа хезмәтне Виктор Абакумов җитәкли.


Аның Новосибирскидагы төп мәктәпләрнең берсенә тупланган тәүге әгъзаларын яралардан савыгып баручы офицерлар тәшкил итә. Аттестациядәге иң мөһим язу: “сугыш хәл-шартларында сыналган”. Еш кына смершлылар командирларын югалткан подразделе-ниеләргә җитәкчелек итүне үз өстенә ала.
Гомумән алганда, совет хәрби контрразведчиклары Бөек Ватан сугышы елларында 30 меңнән артык шпионны, диверсантны һәм террорчыны зарарсызландыра. СМЕРШ 1944 елда – Сталинга, 1943 елда генерал-полковник Говоровка карата әзерләнгән терактларны булдырмый кала.
Алар дошманның махсус хез-мәтләренә дә үтеп керә. Шундыйлардан абвер-командага кертелгән Козлов фамилияле берәү соңрак билгеле кинотрилогия өчен нигез булган. 1943 елның июленнән 1945 елның апреленә кадәр Козлов тәүдә укыта, аннары укыту частена җитәкчелек итә. Ул СМЕРШка Абверның 127 агенты турында мәгълүмат тапшыра.
СМЕРШ бик күп операцияләр үткәрә. Шуларның берсе “Кара алтын” дип атала. Төньяк Кавказ фронтының СМЕРШ идарәсе не-мецларның нефть сәнәгатенә мөнәсәбәте булган 2 меңгә якын хәрби әсирне җыеп, Мариуполь янындагы лагерьга туплавын ачыклый. Анда Баку, Грозный һәм Майкоп төбәкләренә Кызыл Армия тылына ташлау өчен диверсия төркемнәре әзерләнә. Кыска гына вакыт эчендә тылга 1943 елның июлендә озатылган “Зет” һәм “Маф” диверсия отрядларының 11 кешесе тотыла.
Сугыш вакытында контрразведка дошман белән 180 радиоуен үткәргән. Немец-фашист, Финляндия, Венгрия һәм Румыния разведкаларының 400дән артык агенты кулга алынган. Германия разведкасы башлыгы Вальтер Шелленберг: “Хәлиткеч мизгелдә немец җитәкчелеген коточкыч дезинформация корбаны итәр өчен, Мәскәү безгә берникадәр вакыт дөрес мәгълүмат биреп килде”, дип язган.
СМЕРШ Дәүләт оборона комитетына 700дән артык махсус хәбәр җибәргән. Аларның күпчелеге армияне ныгыту мәсьәләләре буенча мөһим карарлар нигезенә яткан. Махсус хезмәтнең фронтлар командованиесе хезмәткәрләренә йогынтысы зур була. Әйтик, Керчь-Феодосия операциясен әзерләгәндә СМЕРШ җитәкчелеге армия генералы Петровның тәкъдимен яклый. Анысы һөҗүмне башлауны тизләтү ягында була. Бу гаскәрләрнең әзерлеге тиешле дәрәҗәдә булмавына, чекистларның дошманга мәгълүмат таралуын ачыклавына һәм берничә кызылармияченең дошман ягына чыгуына карамастан. Әлеге дәлилләргә колак салалар. Һөҗүм итү вакытына үзгәреш кертелә һәм меңнәрчә сугышчы исән кала.
СМЕРШның мәгълүматы кабул ителмәгән очраклар да күзәтелә. 1942 елда алар Харьков янында һөҗүм башлауның иртәрәк булуын кисәтә. Немецларның безнең төркемнең тылына бәреп керү куркынычы була. Ләкин хәрби контрразведканың тавышын ишетмиләр. Һөҗүм башлана. Алышта 85 мең яугир һәлак була, 230 меңе әсирлеккә эләгә.
1944 елда Кырым операциясе барышында СМЕРШ хезмәткәрләре Сарабуз аэродромы командованиесеннән очу полосасын өстәмә тикшерүне таләп итә. Чөнки фронтның теге ягындагы агентурадан, немецлар чигенгән вакытта полосаны миналаган, дигән мәгълүмат килә. Тикшерү өстән-өстән генә эшләнә. Нәтиҗәдә, маршал Василевский самолеты шассие астында шартлау яңгырый...
Сугыш елларында СМЕРШның тикшерү “иләгеннән” 2 миллионга якын хәрби әсир үткән. Берничә мең власовчы, полицай һәм палач ачыкланган, бик күп разведка агентлары фаш ителгән. Шул ук вакытта тикшерелгәннәрнең күпчелегенең якты исеме кайтарыла. Хәрәкәттәге армиягә һәм запас частьларга 1 миллион 230 мең кеше җибәрелә.
Шушы чорда 1656 хәрби контрразведчик бүләкләнә, 6 меңнән артыгы һәлак була. 1946 елның маенда СМЕРШ таратыла. Аның нигезендә яңадан төзелгән СССР Дәүләт иминлеге министрлыгы составында 3нче Баш идарә оештырыла. Яңа хезмәт алдына Кораллы Көчләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү бурычы куела.
Менә шулай СМЕРШ бер казаныш булып тарихта кала.

Рәмзия АБДУЛЛИНА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»