Абдулла баһадиры
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Абдулла баһадиры

01.05: Абдулла баһадиры

Абдулла баһадирыСалават Хәләфиев 200 килограмм авырлыкны “ыһ” та итми күтәрә.

Юан беләкле, әкият геройларыдай көчле баһадирларны киноларда карыйбыз, алар турында Интернет челтәрендә укып хәйран калабыз. Голливуд “йолдызы” Арнольд Шварценеггерның мускулларына кызыгып, тимер белән мавыкмаган егетләр сирәктер. Баксаң, шаккатарлык көчкә ия батырлар арабызда яши икән. Ярмәкәй районының Абдулла авылы егете Салават Хәләфиев Башкортстан дәүләт медицина университетында алтынчы курста укый һәм Уфаның 13нче клиник дәваханәсендә медицина хезмәткәре булып эшли. Ак халатлы, мөлаем, ярдәмчел егет спорт залына күнекмәләргә йөрергә дә вакыт таба. Биредә ул сирәкләр генә күтәрә алган герләрне чөя, штангаларны, гантельләрне уенчыктай уйнатып кына йөртә.


– Спорт белән даими рәвештә 18 яшьтән шө­гыль­ләнәм, – ди әңгәмә­дәшем. – Беренче тренерым – Илмир Йосыпов. Зур йөрәкле, ихлас кеше. Аның кул астында спортта тәүге адымнарымны ясадым, спорт мастерлыгына кандидатлык нормаларын үтәдем. Әле дә аралашып яшим, киңәшләренә колак салам. Арытаба Олег Заболотный кул астында шөгыльләндем. Бүгенге остазым – Радмир Хәди­ятов. Алты ел дәвамында Башкортстан, Русия дәрәҗәсен­дәге бәйгеләрдә көчемне сынадым. Минем өчен соңгы ике ел аеруча уңышлы булды. Ике ел рәттән Идел буе федераль округының медицина һәм фармацевтика югары уку йортларының спорт фести­валендә гер күтәрү буенча беренче урынны алдым. Быел шушы ук спорт төрендә Башкортстан универсиадасында бронза медаль яуладым. Спорт бе­лән киләчәктә дә шө­гыльлә­нәчәкмен. Яулыйсы үрләр алда әле.
Беренче курска укырга кергәндә Салават Хәләфиев­ның авырлыгы 65 килограмм булган. Спорт белән шөгыль­ләнеп, баһадирга әйләнгән. 183 сантиметр буйлы, өрлек кадәре егет бүген 98 килограмм тарта. Ул 33 килограмм (!) мускуллар үстер­гән дисәк, һич ялгыш булмас. Салават Хәләфиев­ның бе­ләк юанлыгы – 44 сантиметр. Абдулла баһадиры 24 килограммлы ике герне 79 тапкыр күтәрә ала.
Пауэрлифтингтагы рекордлары да игътибарга лаек. Ятып – 120 килограмм, баскан килеш 200 килограмм авырлыктагы штанганы күтәрергә сәләт­ле. Шул ук вакытта, 160 килограммлы штанганы җилкәсенә салып, чүгәләп утыра ала. Мондый күрсәткечләргә ирешүнең сере нидә?
– Атнага өч-дүрт тапкыр күнегүләргә йөрим, – ди әңгәмәдәшем. – Күнекмәләр вакытында 0,5 килограммнан бер килограммга кадәр авырлыгымны югалтам. Мускулларны үстерү өчен аксымга бай эремчек, тавык ите таләп ителә. Шул ук вакытта, витаминнар һәм биологик актив өстәмәләр дә кулланам. Махсус тукланудан тыш та мускулларны үстерергә мөмкин. Сөтле ризыкларга, иткә, балыкка, чикләвекләргә, яшел­чә-җимешкә һәм боткаларга өстенлек бирергә кирәк. Ә менә шикәр, сыра, колбаса, консерва, ак икмәк, бургерлар ашау киңәш ителми. Иң мөһиме – нинди генә сәбәп­ләр булса да, күнекмәләрне туктатмаска һәм алдыңа куйган максатыңа омтылырга кирәк. Беркемгә дә, миннән үрнәк алып, кинәт кенә авыр герләр, штангалар күтәрә башларга киңәш итмим. Тәҗрибәле тренер кул астында шөгыльләнү мөһим.
Салават Хәләфиевның спорттагы казанышлары гаилә традицияләренә дә бәйледер. Әтисе Наиз Хә­ләфиев Абдулла мәктә­бен­дә 16 ел физкультура укыт­кан. Әнисе Чулпан – кикбоксинг, туганнары Нәфис белән Илгиз бокс белән шөгыль­ләнгәннәр. Энесе Айбулат белән сеңлесе Ләйсән дә спорт белән дус яши. Салават спортчылар традициясен лаеклы дәвам итә.
Күренүенчә, теләк һәм омтылыш булганда, үз алдыңа куйган барлык максатларга да ирешергә мөмкин. Каршыгызда – ачык мисал!

Айдар ЗӘКИЕВ.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»