Пар баланнар
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Пар баланнар

11.05: Пар баланнар

Пар баланнарНәнәем сугышка киткән картәтиемне гомеренең соңгы көненә кадәр көтте.

Олыгая барган саен әнкәйләрнең сабыр, түзем булуларына горурланам да, сөенәм дә. Караидел райо­нының Кортлыкүл авылында гомер иткән нәнәем Тәгазимә Вилдан кызы турында балачак хатирәләремне язып үтәсем килә. 


Ул 1906 елда Мрәсем авылында туып-үскән. 1921 елгы ачлыкта авылдан 10 чакрымдагы, бик матур күле булган, Екатерина II салдырган юлга якын урынны сайлап, берничә гаилә күченеп килә. Шунда минем нәнәемнең гаиләсе дә була. Алар җиде бала үсә. Шул бергә күченгән гаиләләрнең берсендә үскән Әгъзамга кияүгә чыгып, бик матур пар булып тормыш көтәләр. Дүрт бала — өч кыз, бер ул үсә. Тырышып, шатланып яшәп ятканда каһәрле сугыш башлана. Картәтиебезне сугышның беренче көннәрендә үк фронтка озаталар. 
Иң кечесе Фәридәгә 2 яшь тә тулмаган, “әти” дип танып, сөйләшә дә алмаган. Шулай кызлары Мәкълифә, Мәгазифә, Фәридә, улы Миңнегариф, 32 яшьлек хатыны елап кала. Шулай дүрт бертуган ир-егет, аларның ике улы авылдашлары белән илебезне немец илбасарларыннан якларга китә. 
Фәридә апа еш кына, 9 май җитсә, “Әтиебезнең карарга бер фотосы да юк бит”, — дип күз яшьләрен сөртер иде. 
Әтиебез Миңнегарифны: “Әтисенә охшаган, әтисе кебек таза гәүдәле, чибәр кеше”, — ди олы яшьтәгеләр. 
Картәтиебез турында: “Калининград фронтында 1943 елда хәбәрсез югалды” дигән кара кәгазь килә. Нәнәебез: “Үлмәгән бит, исән кеше бер кайтыр”, – дип өметләнә. Күргән төшләрен юл төшүгә юрый. 
Без, сугыштан соң туган балалар, аларның әрнү-сагышларын ишетеп-күреп үстек. Ирләрен югалткан әби-апалар, кич утырырга җыелып, кем үзе чыгарган бәетне көйли, я бергә кушылып сагышлы җырлар җырлыйлар, юк кына ризыклар белән бердәм итеп чәй эчеп, сагышларын тараталар иде. 
Сугыш – аяусыз, һәр йортка күпме кайгылы күз яшьләре китергән, аналарны, балаларны ятим иткән дәһшәт. 
Мин бәләкәй идем әле, 6 яшьләр чамасы. Без Һади бабай (ул яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайткан) белән Җәмниха әбиләргә бара идек. Аларның кече уллары Мозафар язга табан балан ботакларын җибәрсеннәр дип пыяла савытка тамыр утырткан. Бик матур тамыр чыгарганнар. Тәгазимә нәнәем: “Мозафар улым, ике ботак баланыңны парлап бир әле”, — дип, сорап алды. Бакчабызга утыртканда: “Кызым, картәтиең исән булса, тамыр алырлар”, – дип дога-теләкләр теләп утырттык. 
Утырткан баланнарыбыз, чынлап та, гөрләп үсеп китте. Язын ап-ак чәчәккә күмеләләр, көзен кызарып, янып пешкән җимеш бирәләр. Язын яфраклар күренүгә, нәнәем балаларча олы шатлык кичереп: “Эх, исән инде, кайларда кайта алмый йөри икән, чит-ят илләрдә зарыгып яшиме икән?” – дип, үзәкләре өзелеп, күз яшьләрен сөртер иде. 
Бигрәк тә 9 май җитсә, исән кайтканнар орден-медальләрен күкрәгенә тагып, горурланып урамнан үткәндә, кимсенеп тә, юксынып та күз яшьләрен кояр иде. Аңа кушылып еламый ничек түзәсең?! 
1969 елда 10нчы сыйныфны тәмамларга әзерләнәм. Имтиханга барганда бакчада нинди чәчәк бар, алып барабыз. Балан, шомырт, сирень агачлары шау чәчәккә күмелгән вакыт истә калган. 
— Без утырткан баланның берсе саргаеп корый башлаган, – дигәч, ышанмыйча, нәнәй үзе чыгып карады да, агачны сыйпый-сыйпый: 
— Карткаем, әлегә кадәр исән булган, — дип өзгәләнеп, күзеннән борчак-борчак яшьләре тәгәрәде. 
Нинди кызганыч, аның өметен өзми, пар баланнарга карап, ышанып яшәвенә: “Менә нинди була ул чын мәхәббәт кичерүче татар хатыны”, – дияр идем. 
Шуннан бөтенләй өметен өзде. Еш чирли башлады. 68 яшендә бакыйлыкка күчте. 
Авыл халкы, туганнары, кода-кодагыйлары бик хөрмәт иттеләр, әле булса яхшылыкларын телгә алалар. Ул тирә-якка билгеле оста тегүче булды. Фронтка сарык тиресеннән толыплар, фуфайкалар сырып, бүрекләр, өч бармаклы бияләйләр теккән. Хәтта бүрек-бияләйләргә тамга салып, картыма эләксә иде, дип өметләнгән. “Мичтә бәрәңге киптерәм, үзем дога укып, тегү тегәм, сугыш тизрәк бетеп, картым кайтса иде”, – дип сөйли иде. Җиңел күлмәк, башка әйберләр теккәнен санап та тормыйм. Көн-төн эш, көннәр буе басуда, кич тегү тегә, шулай җиңүне якынайта. 
Гаиләнең ныклы терәге булып, соңгы юлга озатканчы, улы Миңнегариф һәм килене Хәлимә, аларның бер дистә балалары белән гөрләшеп, авылдашларына үрнәкле ак әби булып яшәде. 
Коръән укып, мәүлет мәҗлесләренә мәүлит әйтергә чакырырлар иде. Намазын калдырмады. Килене белән икәүләп ураза тотарлар иде. Белемле, вакытында мәдрәсә тәмамлаган, уңган, сөйкемле нәнәемә бакыйлыкта картәтием белән оҗмахның түрендә булырга насыйп булсын. Моңлы кешенең бәхете булмый, диләр, әллә шулай булды. Үзәкләрне өзеп җырлый башлый да: “Әйдә, килен, икәү җырлыйбыз”, — дияр иде. Бик тату яшәделәр. Бик еш халык җыры “Уфа”ны җырлар иде.
Уфаларга барган чакта 
Кара урманнар үтәм. 
Сине сагынам,
сине көтәм, 
Кирәкми миңа бүтән, 
дип җырлавы әле булса колакта яңгырый. 
Мин сугышның нинди бәхетсезлекләр китергәнен нәнәйдән, аның дусларыннан, туганнарыннан ишетеп үстем. 
Шундый хатирә уелып калган. Тирә-яктан армия сафларына алынганнар безнең авыл аша кыш — атлы чаналарга, яз-җәй арбаларга тезелешеп утырып, гармуннар уйнап, җырлап, кулъяулыкларын болгый-болгый, районга военкоматка баралар. Бәләкәй чактан ук: армиягә киткән кеше сугышка китә, ул әйләнеп кайтмый, дигән уй сеңеп калган, шуңа тәрәзә пәрдәсе артына яшеренеп, “Бу кешеләр исән кайтсалар иде”, – дип елап кала идем. 
Бу ачы, каһәрле сугыш ничә буын кешеләре йөрәген әрнеткән, күпме бала ятим үскән, сөеп-сөелеп яшисе хатын-кызларны тормыш авырлыгына күмгән, “Өзелеп яратам”, – дигән сүзне ишетмичә, кияүгә чыкмыйча картайган апаларыбыз сагышлы, әрнүле гомер кичерде.
Тыныч тормышыбызның матурлыгына сокланып, шөкер итеп яшәсәк иде. Безнең илебез халкы ничә сугыш кичергән, күпме кайгы, югалту, җимереклек. Барын да җиңеп чыккан. Батыр, данлыклы халкым белән горурланам! 

Зөлфирә ШӘРӘФЕТДИНОВА. 
Нуриман районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Сегодня, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Сегодня, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Сегодня, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Сегодня, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Сегодня, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»