Шансон – җан өчен
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Шансон – җан өчен

25.05: Шансон – җан өчен

Шансон –  җан өченЯкташыбыз Радик Юнысов шушы жанрда иҗат итә.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр. Бу нәкъ Радик Юнысов хакында әйтелгән кебек.


Радик Юнысов Әлшәй районының “башкаласы” Раевка поселогында дөньяга килгән. Әти-әнисе икесе дә педагогик белемгә ия. Әнисе Әлфия Галимҗан кызы күп еллар интернат директоры булып эшли. Әтисе Тимербай Миңнебай улы Әлшәй районында төрле җитәкче урыннарда хезмәт итә. Берничә чакырылыш район советы депутаты була. Бүгенге көндә икесе дә хаклы ялда. Радик алтынчы сыйныфка кадәр Раевка 2нче мәктәбендә белем ала. Аннан соң Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика художество гимназия-интернатын тәмамлый. Рәсем сәнгатендә шактый гына табышлары булуга карамастан, Радик Йоматау аграр техникумында укуын дәвам итеп, юрист һөнәре ала. Аннан соң Башкортстан дәүләт аграр университетының икътисад һәм хокук факультетында белем эсти. Гадәттә, Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге художество мәктәп-интернатына очраклы кешеләр килми. Республика буенча рәсем сәнгатенә сәләтле балалар гына кабул ителә. Аны тәмамлаучылар биредә алган белемнәрен дәвам итә. Радик исә укуын рәсем сәнгате юнәлешендә дәвам итмәсә дә “күңел өчен” гомер буе каләм һәм пумалаларын кулдан төшергәне юк.
Радик балачактан ук спорт белән дә шөгыльләнә. Каратэ буенча спорт мастеры. Бу осталыгын ул аеруча махсус тәгаенләнешле разведка ротасында хезмәт иткәндә камилләштерә. Әлшәй районының Әбдрәшит авылында инглиз телен укытканда каратэ секциясен җитәкли. Балаларга хәрби көрәш алымнарын да өйрәтә.
Укытучылыктан тыш, “Атна” нәшрият йортында реклама буенча менеджер да булып эшли. Әлшәй юл идарәсендә мастер, торак-коммуналь хуҗалыкта механик була. Шулай ук сак хезмәтләрендә дә эшли. Кыскасы, ул күпкырлы һөнәрләр үзләштерә.
Җәмәгатьчелек эшендә дә ул йөзеп эшли. Яшьләр хәрәкәтендә катнаша, сайлауларда политехнолог буларак көч куя.
Соңгы елларда Радик җыр сәнгате белән мавыга башлаган. Аның да әле күпләр өчен ят булган шансон жанрында.
– Шансон жанр буларак XIX гасыр азагында француз кабареларында яңгырый башлый. Аннан параллель рәвештә “реаль җырлар” дигән агым да барлыкка килә, – дип башлады сүзен Радик Юнысов. – Шансон җыелма мәгънәдә дә кулланыла, аңа “блатной” һәм бард, шәһәр романслары, эмигрантлар һәм хәрби җырларны кертү дә киң таралган. Урыс сәнгатенә ул “блатной” җырлар буларак 1990 елларда килеп керде, миңа алардагы Михаил Круг һәм “Лесоповал” төркемнәре ошый. Ил күләмендә “Ел шансоны” дигән бәйгеләр дә уза. Милли сәнгатьтә шансон җырлаучы кумирларым юк. Чөнки бу жанр бездә бик таралмаган. Шулай да җырлаучылар бар. Мәсәлән, башкортча Илнур Юламанов, Руслан Нигматтеке, татарча Зөлфәт Зиннуров, Ринат Сафин, Фирдүс Тямаевның бу юнәлештәге җырлары бар.
Шансон җырларын мин 90нчы елларда ук үз иттем. Ул еллардагы яшьләр өчен бу үзенә күрә бер мода иде. Мин яшь чакта шактый “текә” идем. Чөнки балачактан ук абыйларым мине бокс секциясенә бирде. Батыр, көчле рухлы булырга өйрәтте. Үсә төшкәч, республикадагы билгеле кешеләр белән аралашырга туры килде. Үз сүзем, үз карашым барлыкка килде. Рухым өчен нәкъ шушы жанр туры килде. Шансонда төп теманы гадел һәм намуслы кешеләр, тугрылык, ир-ат һәм хатын-кызлар арасындагы саф хисләр тәшкил итә... Бу тормышчан жанр. Үзем дә зур сәхнәдә шансон башкарып беренче чирканчык ала башладым.
Шулай итеп, кайчандыр рәсем сәнгате белән мавыгып, төрле юнәлештәге һөнәрләр алганнан соң да Радик эзләнүләрен туктатмый. Аның зур сәхнәдә милли шансон җырлары белән танылачагы да тормышка ашмаслык хыял түгел. Чөнки эзләгән табар, диләр безнең халыкта.

Мөнир МӘХМҮТОВ.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Балалар поликлиникасы төзелә башлады
Вчера, 15:05 :: Сәламәтлек саклау
Балалар поликлиникасы төзелә башлады
Ташкабакны картайтмагыз!
Вчера, 15:03 :: Мең дә бер киңәш
Ташкабакны картайтмагыз!
Вчера, 14:52 :: Көнүзәк
"Балаңны мәктәпкә әзерлә!"
Кыярлы лечо
Вчера, 14:05 :: Мең дә бер киңәш
Кыярлы лечо
Юл тулы... карбыз
Вчера, 13:59 :: Яңалыклар
Юл тулы... карбыз








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»