Адәм баласын ризык йөртә
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Адәм баласын ризык йөртә

29.05: Адәм баласын ризык йөртә

Адәм баласын ризык йөртәФиргать Исхаковның тормыш юлы моңа ачык мисал.

Вазыйфам буенча миңа күп кешеләр белән очрашырга туры килә. Өлкән буын вәкилләренең күпчелеге үткәннәрне сагынып яши, кайбер яшьләрнең исә ваемсызлыгына, битарафлыгына хәйран калырлык. Аларга һәрвакыт нидер җитми, күпчелеге эш юклыкка зарлана. Булганнарында исә хезмәт хакы түбән, җаваплылык зур, эш шартлары авыр... Кыскасы, җәен – эссе, кышын – салкын...


Дәүләкән шәһәрендә яшәүче күптәнге яхшы танышым Фиргать Исхаков­ның тормыш юлы бүгенге күп яшьләребезгә үрнәк булырлык. Ул 1951 елның 14 июнендә Дәүләкән районы­ның Чуенчы авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килгән. Бу авыл республикабызда бик күп галим­нәрнең, фән эшлекле­ләренең туган төяге буларак билгеле.
— Безнең авылдан чыккан академик, профессор, фән докторы һәм кандидатларының гомум саны кырыктан артык, — ди Фиргать Мөхтәр улы зур горурлык белән.
Кем белә, югары белем алу мөмкинлеге тисә, бәлки, ул да бүген алар арасында булыр иде. Чөнки сигез генә сыйныф белем алу форсаты тисә дә, аның әдәплелегенә, фикерләү тирәнлегенә күпләр сокланырлык. Лә­кин тормыш Фиргатькә башка төрле язмыш әзерләгән икән. Малайга ике яшь тулып узгач, әнисе фани дөньядан бакыйлыкка күчә. Йортка, әлбәттә, яшь хатын килә. Ул тагын дүрт бала тудыра. Шул сәбәпле, гаиләдәге өлкән балаларга сигез сыйныф тәмам­лагач та ата йорты белән хушлашырга туры килә.
Фиргатьне дә Иглинда яшәүче абыйсы Рим үз канаты астына ала һәм “Уфимдорстрой” тресты­ның автомобильләр ремонтлау остаханәсенә слесарь итеп эшкә урнаштыра. Яшем кечкенә дип тормый, тырышып эшли үсмер. Начар эшләп, абыемның йөзенә кызыллык китермим, дип тырыша.
Шулай матур гына эш­ләп йөргәндә Совет Армиясе сафларына чакыру килә. Хәрби эшелон кичәге авыл малайларын киң илебезнең көнба­тышына – Ленинград шәһәренә алып килә. Кечкенәдән хезмәттә чыныгып, авырлыкларны җиңеп үскән Фиргать Исхаковны Эчке эшләр министрлыгы гас­кәр­­ләренә алалар һәм, менә бәхет, ул вакытта иле­безнең иң изге сим­волларының берсе исәп­лән­гән Смольныйны саклауны ышанып тапшыралар. Ул вакытта анда КПССның Ленинград шә­һәр һәм өлкә комитетлары урнашкан була.
Тыныч табигатьле, һәр сүзен уйлап сөйләүче егетне командирлары бик ихтирам итә һәм хәрби хезмәттә калырга үгетли. Ләкин “адәм баласын ризык йөртә” диләр бит. Башкортстаныбызда ризыгы калган, күрәсең, 1971 елның көзендә Фиргать Исхаков туган якка кайта.
Кайту белән Свердловск (хәзер Екатеринбург) шәһәрендә тимерне эретеп ябыштыручылар әзерләүче 4 айлык курс тәмамлый һәм “Южурал­элеваторстрой” тресты­ның Стәрле­тамактагы Механикалаштыру идарәсенә эшкә урнаша. Ләкин ул вакытта эретеп ябыштыручыларга караганда экскаваторчыларга кытлык зуррак була һәм идарә җитәкчелеге тәкъ­диме буенча Фиргать, эштән соң укып, бу һөнәрне дә үзләштерә.
“Южуралэлеваторстрой” тресты ул елларда, Башкортстаннан тыш, Татарстанда һәм Ырынбур, Куйбышев өлкәләрендә ашлык кабул итү һәм саклау предприятиеләре төзү белән шөгыльләнүче эре берләшмә була. “Син — егет кеше, гаиләң юк, сиңа кайда яшәсәң дә барыбер, — дип, кайда экскаваторчы таләп ителә, шунда Фиргатьне җибәрәләр.
Ә бервакыт чираттагы озайлы командировкадан кайтса, тулай торактагы бүлмәсендәге киемнәре югалып беткән, ә караватына икенче бер егетне урнаштырганнар. Бу ка­дәр­гә ничек түзәрсең?! Егет эштән китү турында гариза яза да идарә начальни­гының өстәленә кертеп сала. Шулвакыт телефон шалтырый. Трест җитәкче­се икән. Татарстандагы яңа элеватор төзелешенә бүген үк экскаваторчы җибәрүне таләп итә.
— Менә соңгы экскаваторчым эштән китәргә гариза күтәреп килгән, — дип хәлне аңлата идарә начальнигы.
Экскаваторчыны эштән җибәрмәскә, югалган ки­ем­­нәренең хакын түләргә, бүген үк үзенә бер бүл­мәле фатир бирергә! – дип җитәкченең телефон аша кычкырганын Фиргать үзе дә ишетеп тора.
Менә шулай итеп, урыс­лар әйтмешли, бәхет­сезлек бәхет китерә. Трест җитәк­чесе боерганнарны көнен­дә үк үтәп, кичен Фиргать Исхаковны Татарстанга командировкага озаталар.
Идарәдә Фиргать 8 ел эшли. Райондашы, Имай-Карамалы авылы гүзәле Рузимә белән гаилә коралар. Мәхәббәт җимешләре булып, 1976 елда — кызлары Лена, 1980 елда уллары Илдар туа. Гаиләгә дүрт бүлмәле фатир бирәләр. Тулы бәхет өчен тагын нәрсә җитми инде!
Ләкин тормыш гел без теләгәнчә генә бармый шул. Кызлары Лена даими авырый башлагач, табиблар гаиләгә яшәү урынын алыштырырга тәкъдим итә. Дәүләкәнгә кайтудан башка чара калмый. Стәрле­тамактагы дүрт бүлмәле фатирны алыштырырга туры килә. Фиргать Мөхтәр улы Октябрьский технологик транспорт идарәсенең Казанголдагы колоннасына бульдозерчы булып урнаша, ә Рузимә Гыйльметдин кызы район дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли башлый. Ләкин язмыштан качып булмый шул, Дәү­ләкәннең һавасы килешмиме, 2002 елда Рузимә Гыйльметдин кызы вафат була. Бу югалтуны Фиргать Мөхтәр улы бик авыр кичерә. Ләкин сыгылып төшми, чөнки улы һәм кызы язмышы өчен җаваплы­лык­ның хәзер тулысынча үз иңнәренә төшүен яхшы аңлый ул. Ләкин ир-атка ялгыз яшәү дә җиңел түгел. Хаты­нының вафатына ел тулып узгач, Фиргать язмышын үзе кебек үк тол калган Фәния Хаҗиева белән бәйли.
Фәниянең улы һәм кызы булып, алар урта мәктәпне икесе бер елда тәмамлый. Кыз — медицина институтына, улы исә хәрби училищега керергә телиләр. Урта мәктәп тәмамлаган үсмерне ничек ялгызын ерак юлга чыгарып җибәрмәк кирәк? Фәния — кызы Гүзәл белән Уфага, Фиргать исә Илнур белән Саратов өлкәсенең Волжск шәһә­ренә чыгып китәләр. Илнур имтиханнарны тулысынча тапшырып, кулына хәрби училищега кабул ителүе турында приказ алганга кадәр Фиргать, казармада яшәп, аңа терәк һәм таяныч була. Бүген Илнур капитан дәрәҗә­сендә иле­безнең Ерак Көнчыгы­шында рота ко­мандиры вазыйфасында хезмәт итә. Укырга кергән вакыттагы ярдәме өчен Фиргать абыйсына бик рәхмәтле ул. Гүзәл исә, медицина институтын уңышлы тә­мамлап, бүген гыйльми эшчәнлек белән шөгыль­ләнә.
Тормыш аклы-каралы дип юкка әйтмиләр икән. Ләкин бер кешегә карата шулкадәр рәхимсез булмаса да ярар иде. 2010 елда 30 гына яшьлек Илдары юл-транспорт фаҗи­га­сендә һәлак булды. Бу олы кайгыны да Фиргать Мөхтәр улы ирләрчә сабырлык белән күтәрә белде.
Бер урында 31 ел намуслы хезмәт иткән Фиргать Исхаковны 2011 елда зурлап лаеклы ялга озаталар. Аның Казангол колоннасында эшләгән һәр елы аерым игътибарга лаек. Әйтик, бер елны ул – “Коммунистик хезмәт ударнигы”, икенчесен – “Социалистик ярышта җиңү­че”, өченчесен “Бишьеллык алдынгысы” булып тәмамлый. Хезмәт бүләк­л­әре арасында СССР Авыл төзелеше министр­лы­­гының Мактау грамотасы аерым урын алып тора. Аның нигезендә Фиргать Мөхтәр улына Русия Фе­дерациясенең “Хезмәт ветераны” билгесе бирел­гән.
Лаеклы ялда булуына карамастан, Фиргать Исхаков кул кушырып утырмый. Бал кортлары үрчетә, тавыклар, йорт куяннары асрый.

Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстан Республикасының
атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби
премия лауреаты.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Балалар поликлиникасы төзелә башлады
Вчера, 15:05 :: Сәламәтлек саклау
Балалар поликлиникасы төзелә башлады
Ташкабакны картайтмагыз!
Вчера, 15:03 :: Мең дә бер киңәш
Ташкабакны картайтмагыз!
Вчера, 14:52 :: Көнүзәк
"Балаңны мәктәпкә әзерлә!"
Кыярлы лечо
Вчера, 14:05 :: Мең дә бер киңәш
Кыярлы лечо
Юл тулы... карбыз
Вчера, 13:59 :: Яңалыклар
Юл тулы... карбыз








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»