Разведчик Әхмәров
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Разведчик Әхмәров

08.06: Разведчик Әхмәров

Разведчик ӘхмәровСовет разведчигы Исхак Әхмәров хакында тәүге мәгъүматлар узган гасырның 90нчы елларында күренә башлады. Хәзер милләттәшебез турында күбрәк билгеле, Чиләбе шәһәрендә һәйкәл дә куелды. Аның исемен мәңгеләштерәләр. Казанның меңьеллыгы музеенда “Безнең ватандашлар – яшерен фронт каһарманнары” дип аталган үзенчәлекле күргәзмә оештырылды. Ул легендар совет разведчигы, Казан шәһәренең Эшче-крестьян һәм кызылармеец депутатлар советы әгъзасы, Исхак Әхмәровка һәм аның көрәштәшләренә багышланган.

“Исхак Әхмәров 1901 елда Ырынбур губернасы­ның Троицк шәһәрендә (хәзер Чиләбе өлкәсе) ярлы татар гаиләсендә туган. Әтисе Исхакка берничә ай булганда үлә, әнисе күкрәк баласы белән Казан губернасына туганнарына кайтып китә. Ятим малай тормыш авырлыкларын татып үсә, кече яшьтән үк эшли башлый. Белемгә омтылган Исхакка Совет хөкүмәте укырга мөмкинлек бирә”, диелә рәсми документларда. Әмма разведчикның биография­сендә, аның чыгышы, нәсел-нәсәбенә бәйле кайбер сер­ләр әле дә бар.
1913-21 елларда ул Казанда яшәгән. Аннары югары белем алырга Мәскәүгә кит­кән. Университетта инглиз, француз телләрен ти­рәнтен өйрәнә. Татар, урыс теллә­реннән тыш, төрек, гарәп, фарсы телләрен бел­гән.
...Мәскәү университетын тәмамлагач, Исхак Әхмәров Истанбулда генераль консул булып эшли. Әйткәндәй, стажердан генераль консул дәрәҗәсенә ирешү өчен гадәттә дистәләрчә еллар кирәк булса, Әхмәров бу юлны 3 елда узган! Аның разведка эшчәнлеге Төркия­дә башланган, Кытайда, АКШ­та дәвам иткән.
Кытайга аны резидент итеп төрек студенты сыйфатында (Төркиядән Кытайга юл ул чакта СССР аша үткән) җибәрәләр. Кытайның СССР белән чиктәш өлеше японнар тарафыннан басып алынган була. Чикне үткәндә һәркем­не җентекләп тикше­рә­ләр. Исхакның документларын урыс телен белгән япон офицеры карый, Кытайга килү­нең сәбәпләре турында сорый. Әхмәров, янәсе, урыс телен белми. Төрекчәдән урысчага тәрҗе­мә итүчене чакыралар. Ул исә татар кешесе булып чыга. Исхакның кемлеге аңарда шик тудыра тудыруын, әмма, җан тартмаса да кан тарткандыр инде, разведчик чикне бәла-казасыз үтә.
1935-45 елларда ул АКШ­та яшерен разведка эшчән-леген җәелдергән, яшерен резидентураны җитәкләгән. 1943-45 елларда Исхак Әхмәров резидентурасы СССРга бик кирәкле материаллар — 2500 тасма озата. Машинкада басылган 75 мең биткә тиң гаять әһәмият­ле мәгълүмат була алар. Яшерен шартларда башкарылган әлеге хезмәтләре өчен И. Әхмәров һәм аның хатыны дәүләт бүләкләренә лаек була: Исхак Абдулла улына – “Почет билгесе” һәм Кызыл Байрак ордены, ә Хеленга (оператив кушаматы “Таня”) – Кызыл Йолдыз орденнары тапшырыла. Сугыштан соң “Манхэттен проекты” буенча эшләгәне өчен (атом коралы әзерләү турындагы мәгълү­матны кулга төшерәләр) Исхак Абдулла улына икенче тапкыр Кызыл Байрак ордены бирелә.
Исхак Әхмәров данлыклы “Кар” (АКШның дәүләт департаменты белән бәйле Уайт фамилияле чиновникны СССР файдасына эшкә җәлеп итү) операциясен баш­лап җибәрүче буларак та билгеле. Бу проект совет разведкасы тарихында иң уңышлы операцияләрнең берсе, аның максаты Япония белән сугышны булдырмый калу була.
Әле күптән түгел генә “Звезда” телеканалында разведчик Исхак Әхмәров турында “Исхак Ахмеров. Мистер “Резидент” дип исем­ләнгән документаль фильм күрсәтелде. Фильмда Әхмә­ровның тормышы, Русия өчен кылган батырлыклары, гаиләсе турында мәгълүмат бирелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңне­ханов та Исхак Әхмәров хакындагы фикерләрен җит-керде, аны үзенчәлекле, курку белмәс, белемле, акыллы, үҗәт һәм төгәл кеше буларак бәяләп узды. Русиядә генә түгел, ә дөнья масштабында күре­некле, үз эшенең остасы булуын ассызыклады.
...Йолдыз Хәлиуллин “Татарстан” журналында болай дип язган иде: “Исхак Әх­мәровның исеме безнең ил­дә үзе үлгәннән соң да сер итеп сакланды... Интернетта инглиз телендәге сайтларда исә Әхмәров турында йөз-ләрчә материал табырга мөмкин. Аларны “Юнг”, “Альберт”, Билл Грейнке, Майкл Грин, Майкл Адамель, “Мэр” сүзләрен кертеп эзләргә кирәк. Шуларны укыгач, Исхак Әхмәровның икенче Бөтендөнья сугышы чорында иң нәтиҗәле эшләгән разведчик булуына шик калмый”.
Әйтергә кирәк, ул чорда җир шарының төрле кыйтгаларында СССР файдасына югары квалификацияле интернациональ төркемнәр эшли. Мәсәлән, Рихард Зорге – Токиода, Ким Филби – Лондонда, Яков Рейзман, Исхак Әхмәров һәм Рудольф Абел Совет иле җитәкче­леген АКШның әһәмиятле үзәкләреннән ышанычлы чыганаклардан алынган ифрат кыйммәтле, яшерен хәрби-сәяси мәгъүмат белән тәэ­мин итеп тора. Күпмедер вакыттан соң, төрле сәбәп­ләр аркасында, разведчиклар­ның эзенә төшәләр. Р. Зорге һәм Я. Рейзман һәлак була, Р. Абельне төрмәгә ябалар, К. Филби Англиядән кача. И. Әхмәров исә америкалы хатыны белән исән-сау Мәс­кәүгә әйләнеп кайта. Тумыштан зиһенле һәм һәр адымын үлчәп эш итүче разведчик-ның аналитик фикерләү сәләте иң югары җитәкчелек­не дә сокландыра. Үз вакытында тышкы яшерен разведка җитәкчелегеннән “Ни өчен Р. Зорге, Р. Абель, К. Филби геройлар санала, ә И. Әхмә­ров турында соң гына билгеле булды?” — дип сораганнар. Алар: “Исхак Абдулла улы чит илдә үзен тоттырмады. Аның исемен СССРга кайткач та чыгарырга ярамый иде. Ул шактый еллар КГБның разведка белән бәйле идарәсе башлыгы урынбасары булып хезмәт итте, һөнәри разведчикларны әзерләүдә турыдан-туры катнашты”, — дип җавап биргән.
Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән полковник Исхак Әхмәров Мәскәүдә 1976 елда вафат булган. Аз сүзле чекист гомер буе һөнәренә тугры булган. Тормыш сынаулары алдында югалып калмаган татар егете каршында Берия дә көчсез булган, дип сөйлиләр. Эш шунда, 1938 елда, АКШта резидент вакытында, аны Мәс­кәүгә чакырталар. Репрес­сияләр тышкы разведканы да читлә­теп үтми. Исхак Әхмәров, эшнең аяныч борылыш ала­чагын яхшы кү­зал­лый. Мәскәүдәге җитәк­челекне шаккаттырып, үзе­нең агенты Хелен Лоурига өйләнәчәге турында хәбәр итә. Разведчик өчен баш китәрлек хәл. Бу адым нарком Лаврентий Берияне чыгырыннан чыгара. Әмма Хелен АКШ ком­пар­тиясенең генераль секретаре Эрл Брау­дерның бертуганының кызы булып чыга. Сталин Эрл Браудерга яхшы мөнә­сәбәттә булганлыктан, Берия Әхмә­ров­ка карата берни кыла алмый. “Эшкуар” Исхак Әхмә­ров АКШка килеп урнашканнан соң, Хеленны эшкә җәлеп иткән була. Яратышалар. Хелен югары даирәләр­дән кыйммәтле яшерен документлар табуда катнаша. Исхак Абдулла улының гомерлек ышаныч­лы юлдашы Хелен Әхмә­рова 1981 елда Мәс­кәүдә вафат була.
Нәсел-нәсәпкә бәйле серләр дигәннән. Рәүф Гыйз­зәтуллинның 2015 елның маенда дөнья күргән язмасына күз салыйк. Автор Троицк шәһәренең икенче мәхәл­ләсе мәчетенең указлы мулласы Мөхәммәт Бикмә-товның метрика дәфтәренә 1901 елда теркәгән мәгъ­лүматлар китерә. Анда Ис­хак­ның атасының — Абдулла Әхмәтвәли улы, әнкә­сенең Бибихәдичә Хәким кызы булуы язылган. Герое-бызның атасының вафатына бәйле язма игътибарны җәлеп итә. Алда билгелә-нүенчә, Ис­хакның атасы 1901 елның 12 октяб­рендә вафат. Метрика дәф­тәрендә бу көнне бары шундый гына язма теркәлгән: “№ 29, мәр­хүм­нең исеме — Әбделхә­мит, үлгән көне — 12 октябрь, атасының исеме Ташкент сәүдәгәре Әб­девәли Әхмәтҗан улы Яушеф”. “Яушеф” — револю­ция­гә кадәрле киң билгеле “А.-В. А. Яушев с братьями” дип аталган сәүдә йортын оештыручы һәм аның җитәк­чесе, миллионер. Бу фир­ма­­ның, Троицкидан башка, Мәс-кәү һәм Варшавада, Чиләбе һәм Ташкентта, Кустанай һәм Кытайның Көлҗә шәһәрлә-рендә, башка тө­бәкләрдә конторалары, тире иләү, чәй төрү, мамык эш-кәртү фабрикалары булган. Әйтергә уңайлырак булсын өчен Исхак атасының исемен кыскартып “Абдулович” дип яздырган. Сыйнфый көрәш чорында төп сәбәп башка бул­гандыр, дөрес­рәге.
Әхмәровның 1920-21елларда Казанда губерна тәэ­минат идарәсе бүлеге начальнигы булуы шушы сәү­дә­гәрлек куәсенең нәселдән килүен аңлата түгелмени?! Аннан соң крестьян баласы­ның телләр үзләштерү сә­ләте аптыратырлык. Бу сәләт ана сөте белән бирелеп, сабый чактан ук ка­мил­ләш-терелгән очракта гына Исхакныкы кебек нәти­җәгә ирешеп булганлык бәхәссез, әлбәттә. Узган гасырның 50нче елларында Исхак Әхмәров улы белән Троицкига кайтып, үзе туган йортта (бер ягында кибет), мөсел­ман зиратында, мәчеттә булып киткән.

Идрис Сәетгалиев.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Балалар поликлиникасы төзелә башлады
Сегодня, 15:05 :: Сәламәтлек саклау
Балалар поликлиникасы төзелә башлады
Ташкабакны картайтмагыз!
Сегодня, 15:03 :: Мең дә бер киңәш
Ташкабакны картайтмагыз!
Сегодня, 14:52 :: Көнүзәк
"Балаңны мәктәпкә әзерлә!"
Таш-Елгада кое бәйрәме гөрләп узды!
Сегодня, 14:23 :: Җәмгыять
Таш-Елгада кое бәйрәме гөрләп узды!
Кыярлы лечо
Сегодня, 14:05 :: Мең дә бер киңәш
Кыярлы лечо
Юл тулы... карбыз
Сегодня, 13:59 :: Яңалыклар
Юл тулы... карбыз








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»