Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Безнең әти эш аты булды...

22.06: Безнең әти эш аты булды...

Безнең әти  эш аты булды...Әтием Сәйфуллин Кауметдин Сәйфулла улы фин сугышыннан яраланып кайткан иде. Ул Бөек Ватан сугышына 1944 елда китте. Аның бер генә хаты килде. Сугыштан кайта алмады, һәлак булды. Ә күңелдә күпме хатирәләр калдырды. Колхозда әтием звено башлыгы булып эшләгәндә мул уңыш үстереп алган өчен, Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә чакырылып, медаль белән бүләкләнгән.

Аның фин сугышыннан кайтканын бүгенге кебек яхшы хәтерлим. Кыш иде. Ул кичен, караңгы төшкәч кенә, кайтып керде. Әнинең шатлануы әле дә күз алдымда. Әни, күпкә яшәреп, матурланып китте, хәрәкәтләре җитезләнде. Ул, шатлыгыннан канатланып, очып кына йөргән иде кебек. Күмәкләшеп, өстәл артына җыелышып, чәй эчтек. Әнигә кәгазьгә төрелгән нәрсәдер бирде дә, “Монысын балаларга ашатырсың”, дип, аны ничек пешерергә икәнен аңлатты. “Абыйларга барып, күренеп кайтам әле. Озак тормам”, дип, үзе чыгып китте.
Әни кәгазьдәге нәрсәне стаканнарыбызга калаклап салып, самавырдан кайнап торган су агызды да, болгатып, безгә бирде. Алсурак төстә бик тәмле, татлы нәрсә иде ул. Әнидән тагын бирүен сорадык. “И, балакайларым, бүтән юк бит”, дип көенде, нәрсә икәнен дә әйтә алмады. Әтиегез алып кайткан тәмлекәч, дигән иде. Ул нәрсә булды икән, дип, еш кына искә төшереп уйлана идем. Күп еллар үткәч кенә нинди ризык булуын аңладым. Кыскасы, ул кесәл булган икән.
Әти җиде яшеннән ятим калган, әти-әнисе бер-бер артлы дөнья куйган. Әти, Фәсхетдин һәм Фәкәетдин абыйларында бәләкәйдән эшләп, күндәм, эшчән булып үскән. Әтием Фәкәетдин абыйсында торган чагында әни аларга килен булып төшкән. Әтием белән әнием утызынчы елда колхозга кергәннәр, гомер буена төрле эшләрдә эшләгән­нәр. Үзләренә өй салып чыкканнар. Әти звено башлыгы, аннары бригадир булып эшләгән. Мул уңыш алган өчен, Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә чакырып, медаль белән бүләкләгәннәр.
Әтием көн-төн эштә була иде. Өйгә сугылып, ашап-эчеп кенә чыкканы хәтердә. Күп вакыт кырда кунып эшләп, өйгә тиз генә кайта да алмаган чаклары булды. Сугыш вакыты. Эшче куллар җитешми. Без әтине түземсезлек белән көтеп, сагынып каршы алабыз. Ул, аягын көчкә күтәреп, тупса аша авырлык белән атлап керә иде. Без, сеңлем Ефәк белән әтигә каршы йөгереп барып, икебез ике беләгенә асылынабыз: “Әти, безне атындыр, сикерт!” — дип ялынабыз. Әти үзенең яраткан бәләкәй эскә­миясенә утырып ала да, әле мине, әле сеңлемне аяк өслегенә бастырып, кулларыбыздан тотып атындыра. Аннары икебезне ике ботына утыртып, әле миңа, әле сеңлемә борылып, безнең белән сөйләшә иде. Без аны ашкынып көткән кебек, ул да безне сагынып кайткан булгандыр инде. Һич тә ачуланмый, “Арыганмын, китегез!” дип кумый иде. Әни, әтинең нык талчыкканын тоеп, “Ярар, җитәр, балалар, әтиегез арыган, барыгыз”, дия иде. Без теләр-теләмәс кенә кузгалабыз...
...Бакчадан чыгып, Тапау (басу шулай атала иде) буйлап китеп барам икән. Җитмәсә, өйгә тизрәк кайтам, дип, шәп-шәп атлыйм икән. Басуда беркем юк. Авыл да әллә кайда. Иксез-чиксез кап-кара сөрелгән җир, яңа гына кардан арчылган, үләннәр үсеп чыгарга өлгермәгән дә. Бара-бара арыгач, куркудан елый башлаганмын. Шунда каяндыр бер абый килеп чыкты. Миңа иелеп:
— Кая барасың? — дип сорый.
— Кайтам.
— Өегез кайда?
— Әллә...
— Кем кызы буласың?
— Әтием кызы.
— Әтиең кем?
— Кауми.
— И-и, Кауми абзыйның кызы икәнсең дә! Адашкансың бит! Әйдә, өегезгә илтеп куям, — диде дә мине күтәреп алды.
Капкадан әти чыгып килә.
— Менә, Кауми абзый, кы­зыңны китердем. Мукшыга (Михайловка авылы) китеп бара иде. Тапауны яртылаш үткән.
Абый мине әтигә тапшырды. Әтием, мине күтәреп, өйгә алып керде.
— Йорттан чыгып йөрмә! Адашырсың, бәләкәйсең әле. Өйдә генә утыр, яме! — диде дә үзе эшкә китте...
Мин каты гына авырып киткәнмен. Әти мине күтәреп алды да:
— Медпунктка алып барам, фельдшерга күрсәтәм, күзеңә дару салдырып кайтам, — дип капкага юнәлде.
Әни каршы төште.
— Барма! Кызамык бит бу. Аны кояшка алып чыгарга ярамый. Бир, яткырам! Өстенә кызыл япма ябарга кирәк. Кояш нурлары төшмәслек итеп төреп яткырам. Бир, йөртмә! Харап итәсең баланы! Бир!
“Ничек кул кушырып утырам инде?! Күзе бигрәк куркыныч шешкән бит”, — дип, әтием барыбер алып китте. Андагы апа дару салып маташты. Озак кына сала алмый азапланды. Калга­нын хәтерләмим. Әнием әй­түенчә, мин озак, каты чир­ләгәнмен. Өч ай авырганмын. “Коры чырага калган идең, “Үлә бит, үлә инде” дип куркып тордык. Гомерең бетмәгәч, савыктың”, дип, еш искә ала иде. Минем күзем сытылып аккан, бер күз белән генә калганмын. Харап иттем ак шалканымны, харап кына иттем, дип, әтием гел әрнегән, өзгәләнгән, әниемне тыңлама­ганына гомере буе үкенгән. Миңа ул чакта өч кенә яшь булган...
Габдулла абый (әнинең бертуган энесе) армиягә, хезмәт итәргә киткәндә әти, Мидхәт абый (әтинең абыйсының улы), Галә­летдин җизни бик озак сөйләшеп утырдылар. Шунда әти скрипкада уйнады, җырладылар. Әтиемнең бер җыры истә калган, аның яраткан җыры бар иде:
Шәмшәрифкәй дигән
авылкайда
Кич-ахшамсыз капка
ябылмый.
Калган хәтер белән
үткән гомер
Сатып алыйм дисәң дә
табылмый...

Әти бик моңлы көй уйнады. Хәзер көе дә, сүзләре дә онытыл­ган. Скрипкасы елады гына инде. Барысы да бик моңсу иде. Сугыш башланасын сиземләгәннәрдер, мөгаен. Әти шунда: “Я әле, Хәтимә, бер җырлап җибәр”, диде. Башкалар да кыстады. Әни инәлтеп тормады. Ул моңлы итеп җырлый да, тыпырдатып бии дә иде...
Габдулла абый хезмәт иткән чакта сугыш башланып, ул шул китүеннән кайта алмады. Галә­летдин җизни дә сугыш кырында ятып калды. Мидхәт абыем, контузия алып, саңгырау­ланып калды. Кайтуын, шөкер, исән кайтты. ОРСта баш бухгалтер булып эшләде. Әтием дә сугыштан кайтмады. Сугыш шулай исәпсез-сансыз ирләрне кырды, әти­лә­ребезне, абыйларыбызны, җиз­нә­ләребезне аямады. Ул вакытлар искә төшсә, әле дә йөрәк сызлана, күзләр дымлана. Әй, Хо­даем! Алдагы көннәребездә андый бәла-казаларны ­күр­­­­­­­-сәт­­мәсәң иде.
Сугыш вакытында булган бер вакыйга. Әнием кинәт чирләде. Ул бөтенләй хәлсезләнгәч, әтием аны юрганга төреп, арбага салып, медпунктка алып барып, анда калдырып эшкә киткән. Без — апам Нәсимә, абыем Йолдыз, мин, сеңлем Ефәк — әнине көтеп боегып утырабыз. Әнисез күңел­сез, эч поша, уйныйсы да килми. Әниебез кичен дә кайтмады. Әтиебез кайткач, елашып, аңа ташландык.— “Еламагыз, иртәгә әниегез кайтыр. Алып кайтырмын”, — дип, безне юаткан булды. Медпунктта ничә көн яткандыр, анысы истә түгел. Әни белән әти бергә кайтып керделәр. Ул ак төргәкне күкрәгенә кысып тот­кан. Үзе шул төргәккә карап елый, күзләреннән яшьләре тәгәри дә төшә, тәгәри дә төшә, мыш-мыш елый да елый. Кинәт үксеп тә куя. Әти әни артыннан керде.
— Хәтимә, елама инде! Алай килешми. Үксеп елау язык. Тый үзеңне! Соңгысы түгелдер әле. Тагын табарсың, — дип, әнине юатырга тырыша. Әни, тирән тын алып, тынычлангандай итте. Күп елаудан әнинең тавышы калтыранды.
— Нинди исем кушабыз?
— “Мәдинә” дип. Абыйның үле туган кызына шул исемне кушканнар иде.
— Ничек җирлибез? Кабыкка салыйкмы? Әллә җиргә генә куйыйк микән?
Әти, бераз уйланып торгач:
— Үле туган баланы ничек куйсак та ярар, мөгаен. Җиргә генә куярбыз инде.
Алар чыгып китте. Әти алдан, әни аның артыннан иярде. Ул төргәкне күкрәгенә кысып тоткан иде. Мәдинә туганыбыз үле туган булган.
Күпмедер вакыт үткәч, әтие­безне районга хәрби комиссиягә чакырдылар. Әти китәргә дип капка төбендә тора. Әни әтигә төенчекләр тоттырды.
— Кипкән икмәк азрак булмасмы? Тагын бераз салыйммы?
— Юк, әйттем бит. Мине алмыйлар. Кичкә әйләнеп кайтам.
— Син шулай дисең дә, ярый ла кайтарсалар. Сары май салыйммы әллә?
— Юк, юк! Юк, дидем бит инде. Кичкә кайтам. Каралырга комиссиягә генә барам бит.
— Балаларны чакырыйммы? Балалар белән саубуллашасың­мы?
— Кич кайтам, дидем. Саубуллашып тормыйм, өйдә көт. Кичкә кайтам!
Әти әнием белән капка төбендә генә саубуллашырга уйлаган булган икән.
— Бераз гына булса да озатыйм инде. Күңелем һич кенә дә ышанмый. Барам әле.
— Йөрмә! Бүген кич кайтам. Ничә барып, ничә кайттым, гел борып кайтардылар! Бу юлы да барып күренәм дә кайтам.
— Авылны чыкканчы гына...
— Ярар, авылны чыкканчы гына...
Әни, әтинең ай-ваена карамыйча озата китте, мин капка төбендә басып калдым. Бу минем әтиемне соңгы күрүем булды. Кичкә кайтам дип киткән иде, кайта алмады.
Безнең әти юаш булды. Әтигә охшап, без дә юаш идек. Шулай да эштә тырыш, алдынгылар булдык. Абыем Йолдыз да, мин дә — хезмәт ветераннары, медаль­ләребез бар. Абыйның фотосы пенсиягә чыккач та эшләгән оешмасының Почет тактасында торды, һәр бишьеллыкларда “Бишьеллык ударнигы” дигән исемгә лаек булды. Сеңлебез Ефәк, бишенче сыйныфны “бишле” билгеләренә генә тәмамлагач, салкын тидереп, чире азып, дөнья куйды. Апам Нәсимә — Герой-ана, җиде балага җан өргән. Дүрт улы да армиядә хезмәт итеп кайтты. Өч улы институт тәмамлады. Ике кызы, мәктәпне алтын медальгә тә­мамлап, берсе — университет, икенчесе медицина институтында белем алды.
Әтиебез авылда хөрмәт казанды. Эшне оештыра, кеше­ләрне тыңлата белде. Ал-ял белми эшләде дә эшләде. Аңа бөтен җиргә өлгерергә туры килгән. Ашлык сукканда кешеләр генә түгел, атлар да арып, хәлдән таеп егылган. Шундый чакларда әтигә дә җигелергә туры килгән. Менә шундый эш аты булды ул.

Фәридә Сәйфуллина,
“Кызыл таң”ның элекке әдәби хезмәткәре.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бузованың фанатлары телсез калган...
Сегодня, 17:32 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бузованың фанатлары телсез калган...
Сигез машинаның башына җиткән...
Сегодня, 16:49 :: Көнүзәк
Сигез машинаның башына җиткән...
Русиянең иң яхшы гиды Уфада яши!
Сегодня, 16:32 :: Яңалыклар
Русиянең иң яхшы гиды Уфада яши!
Эшегездә уңышлар телибез!
Сегодня, 15:14 :: Көнүзәк
Эшегездә уңышлар телибез!
Ике бертуган сугышкан
Сегодня, 14:23 :: Җәмгыять
Ике бертуган сугышкан
Кешеләр йөрәктән чыккан телдә аралашырга тиеш
Сегодня, 13:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кешеләр йөрәктән чыккан телдә аралашырга тиеш








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»