Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Анаң үги булса, атаң...

28.06: Анаң үги булса, атаң...

Анаң үги булса, атаң...Читтә йөргәндә туган якларны гел яхшы яктан гына күрсәтәсе, мактатасы килә. Ул табигате, ул халкы! Бәлки шуңадыр да поездда очраклы танышкан бу яшь хатынның сөйләгәннәренә ышанасы килмәде – акыл да, йөрәк тә баш тартты. Әмма күптән түгел түбәндә бәян итәсе хәл-вакыйгалар расланды, анда катнашучыларның кайберләре чыннан да республиканың бер районында яшәп ятуы ачыкланды. Билгеле сәбәпләр буенча, без аларның кайдан, кем булуын телгә алмыйбыз.

Мәскәүгә без Чиләбедән килгән поездга утырып бардык. Купеда өчәүбез – кызым белән мин һәм күз яшь­ләренә буылып, тәрәзә­гә баккан яшь хатын. Аның пыяла артындагыны күзә­түе түгел, бу халәтеннән оялып башын читкә боруы аңлашыла иде. Шуңа да сүз катарга базмадым, ә бала түзәмени инде, “Апа күзеңә чүп кердемени, әйдә алабыз”, — дип барып кулыннан ук тотты. Шунда хатынның күңелен­дәгесе түгелеп китте – ул бер елап, бер көлеп баламны сөйде, “И, рәхмәт инде, матурым”, — дип битләрен­нән үпте.
Эльвира Владимир өл­кәсен­дә туган. Әти-әнисе хәрби хезмәттә булган. Яшь чакларында соклангыч матур пар, бердәм гаилә булып яшәгән, алма кебек ике кыз үстергән­нәр. Бәла хыянәттән башланган. Әти кеше балалары, хатыны бәхетен прапорщик Галочкага алыштырган. (И, тиргисе килми сезне, ирләр, мактыйсы килә сезне, горурланасы, хәтта яратасы да. Әмма арагыздагы кайбер мөртәт­ләрне гыйб­рәт өчен “саф алдына” бастырмыйча булмый...)
Хыянәтне төрлечә кабул итәләр. Кемдер, башын горур тотып, борылып китә дә, хыянәтченең эзен суыта, кемдер аны аңына китерергә маташып ызалана, ә кемдер сына да. Эльвираның әнисе исә ирне өйдән куып чыгара. Анысының моңа исе китми, күлмәк-ыштанын да алып тормастан, йөгереп дигән­дәй чыгып сыза. Шул ки­түеннән башкача күренеп тә тормый. Озакламый аның, вакытыннан алда отставкага чыгып, Галочкасын алып туган ягына, Башкортстанга кайтып китүе билгеле була. Шулай итеп ул үзенең ике баласын тулай торакта калдырып, яңа хатынының балаларына ата булып яшәү­не сайлый. Монда кайткач, Уфадан ерак түгел район үзәгендә аңа фатир бирә­ләр.
Ә Эльвираның әнисе кайгысын хәмер белән юарга гадәтләнә. Баштарак сиздер­мәс­кә тырышса да, соңрак бу гадәт аны тәмам бөгә, балаларның еш кына ач утыруы да туктатмый стаканга үрелгән кулларны. Озак яшәтми аны хәмер – яше кырык дүрткә дә җитмәгән хатын гүр иясе була.
— Әнине җирләгән көнне үк аның сеңлесе безне әтигә җибәрү турында сүз башлады, — дип хәтерли ул чорларны Эльвира. – Аның фермерлык белән шөгыльләнүе бу сөйләшү­ләргә нокта куйды – балаларын ач итмәс, килеп алсын, янәсе. Ул безне чыннан да килеп алды, әмма өенә алып кайтмады, ә аннан ерак түгел бер авылдагы хуҗалы­гына илтеп куйды. Анда мич белән җылытыла торган кечкенә йорт һәм зур хуҗалык бар иде. Без кайткач, ике эшче апа озак та тормый юкка чыкты, әмма безне эш тәртибе белән таныштырып өлгерде­ләр. Шулай итеп без сыер саварга, дуңгыз карарга, кош-корт ашатырга тотындык. Мәктәпкә 3 километр йөреп укыйсы иде.
Кызларның көн тәртибе түбәндәгедән гыйбарәт була. Алар иртән торып мич ягарга, анда мал азыгы парландырып лапастагыларга таратырга, мәктәпкә барып кайткач, тагын шул ук эшләрне башкарып, үзлә­ренең тамакларын кайгыртырга тиеш була. Җәй көннәрендә моңа бакча эшләре дә кушыла. Сыер сауганда ак халат кияргә дигән таләп куелса да, аларның өс башларына үги әнинең кызларыннан калган сәләмәләр генә эләгә. “Ә ак халатлар – стерильность өчен кирәк!” Тамакларын үзләре кайгыртырга тиеш алар. “Авылда беркем дә ачка үлми!” Вак-төяккә аз гына акча биргән кеше юк. “Авылда нигә сезгә акча!” Күрше-күлән кызларны “золушка”лар дип кызганып, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, әмма алар гына яхшырта алмый шул килеп туган бу хәлне. Эль­вира­ның апасы, мәктәпне тәмамлап, педучилищега укырга керә, аннан ике көннең берендә кайтып йөри – сеңлесенә булыша, ә эшкә урнашкач, аны бөтенләй үзе янына ала. Әтиләренең моңа әлләни һушы китми, тик артларыннан: “Башка күземә күрен­мәгез”, — дип кенә кала.
— Ачлы-туклы яшәсәк тә, бәхетле идек, — ди Эльвира. – Иң мөһиме әтинең мәңге сытык йөзен күрмәс­кә, үги әнинең ысылдавын ­ишет­мәскә иде безгә. Бераздан язмышыбызны Мәскәүдә сынап карарга булдык. Хәзер икебез дә башкалада яшибез. Эшебез яхшы бара, тик гаилә­ләр генә юк әлегә – күңел­нең кайсыдыр бер ишеге олы йозак белән мәңге­леккә бикләнгән, ахры.
Эльвирага Чиләбегә командировка юлы төшкәч, ул риза була. Берочтан, бәлки соңгы тапкырдыр дип, әтисен күреп чыгарга, бәхиллеген алырга була. Әмма...
— Барганда, кайтканда төшәрмен әле дип уздым кирәкле станцияне, ә кайтканда... Белмим, нәрсә бул­гандыр, әмма инде төшим дип кузгалгач, аякларга кемдер богау китереп салган кебек булды. Хәзер менә шушы куркаклыгыма үкенеп китеп барам, әтинең исәнме, юкмы икәнен генә беләсе иде бит, — диде дә юлдашым, аның күз­ләренә янә “чүп керде”. Бу вакытта инде кызым йоклап киткән иде, аны юатырга үзем алындым һәм аңа кирәкле мәгълү­матны табарга вәгъдә бирдем.
Вәгъдә – иман, Эльвира. Әтиең исән, ул бүгенге көндә сез җан саклаган йортта ялгызы яшәп ята. Ә фатиры һәм үзе салган йорты Галочка һәм аның ике кызы кулына күчкән. Әниләренең яман чиргә юлыкканын белгәч тә, кызлар аның тиз­дән үләсен, ә үги әтиләренең алар кулына калачагын чамалап эшләп куйган бу эшне. Тәкъдир диген... Юк, тиргисе килми сезне, ирләр, гел мактыйсы гына килә, горурланасы, хәтта яратасы.

Резида ВӘЛИТОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бузованың фанатлары телсез калган...
Сегодня, 17:32 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бузованың фанатлары телсез калган...
Сигез машинаның башына җиткән...
Сегодня, 16:49 :: Көнүзәк
Сигез машинаның башына җиткән...
Русиянең иң яхшы гиды Уфада яши!
Сегодня, 16:32 :: Яңалыклар
Русиянең иң яхшы гиды Уфада яши!
Эшегездә уңышлар телибез!
Сегодня, 15:14 :: Көнүзәк
Эшегездә уңышлар телибез!
Ике бертуган сугышкан
Сегодня, 14:23 :: Җәмгыять
Ике бертуган сугышкан
Кешеләр йөрәктән чыккан телдә аралашырга тиеш
Сегодня, 13:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кешеләр йөрәктән чыккан телдә аралашырга тиеш








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»