Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Үткәнгә юллар юк

06.07: Үткәнгә юллар юк

Үткәнгә юллар юкӘдилә йокысыннан уянып, күзләрен ачты. Яктырган икән. Бер җире дә авыртмый шикелле. Вакыт күпме икән? Хәер, аңа иртә булса да, кич булса да барыбер.

Хатын кузгалырга тырышып карады. Тик гәүдәсе аны тыңламады. Күзләре белән кызын эзләде. Ул күренмәде. Йоклап китте микән? Арыйдыр инде, балакаем. Түшәккә ятканга да ике ай вакыт үтте бит. Кызы көн-төн аның яныннан китми. Бигрәк хәстәрләп, тырышып карый. Үзенең теле тәмле, куллары йомшак. Әдилә исенә килгән саен балаларына, оныкларына, ире Илгизгә, туганнарына тазалык, бәхет тели. Бу юлы да барысына да изге теләкләр теләде. Күргән төшен исенә төшерергә тырышты – әтисен күрде бит ул! Үзләренең бакчасында чокыр казып, агач утыртырга уйлый, ахры. Әдиләне күреп калуга: “Кызым, монда кил! Монда рәхәт”, – дип, куллары белән ишарәләде. “Гафу ит, кызым!” – дигән сүзләрен дә ишеткәндәй булды Әдилә. Тормыш арбасының ватык икәнлеген сиздермәскә тырышса да, әтисе белде микәнни? Гафу үтенә бит. Үзен гаепле саный торгандыр инде.
Әдилә гомеренең санаулы көннәре генә калганын аңлый. Инде табиблар да, яхшы дарулар да ярдәм итми. Тәкъдирдән, язмыштан бик теләсәң дә кача алмыйсың шул.
Әдилә мәктәпне тәмамлагач, техникумда бухгалтер һөнәрен үзләштерде. Алган белеме аңа гомер буе эшләргә, яшәргә ярдәм итте. Булачак ире белән дә эшендә танышты. Илгиз колхозга ниндидер тикшерү белән килгән иде. Колхоз рәисе Әдиләне чакырып алды да: “Шушы егетне кинога булса да чакыр әле! Көне-төне безне тикшереп утыра бит”, – диде. Шулай итеп, яшь кызга егетне кинога чакырырга туры килде. Шулай дуслашып киттеләр. Бер ай дигәндә туй ясап, өйләнешеп тә куйдылар. Матур гына яшәп киттеләр. Балалар үстерделәр, оныклар да сөйделәр. Бәхетле булсын балакайлары.
Бәхет... Ул бәхетле булдымы соң? Бәхет дигәч, яшьлек мәхәббәтен исенә төшерде. Робертны тагы бер тапкыр булса да күрәсе килсә дә, насыйп булмады. Ул авылларына килеп, күршеләреннән Әдиләне сорашкан. Сәлам әйтергә кушкан. “Яратам, сагынам, бәхет телим”, – дип әйтеп калдырган. Әдиләнең Робертның язмышын бик беләсе килсә дә, артыгын сорашмады. Ул белгән, яраткан, яшь, чибәр, акыллы булып хәтерендә калсын!
Әдиләнең киномеханик Роберт белән яратышып йөргәннәрен белгәч, әтисе нык ачуланды. Иң башта хатынын тиргәп ташлады. Сәбәбе – Робертның әнисенең башка милләттән булуы иде. Бәлки, Әдилә белмәгән бүтән сәбәпләр дә булгандыр. Әтисе Робертның исемен ишетергә дә, телгә алырга да теләмәде. Ул өлкән улының никахы белән дә риза түгел иде. Анысы гомер буе дошманлашып яшәгән Сабирҗан кызына өйләнгән иде. Шуңа күрә җае чыккан саен авыр сүз әйтергә генә торды. Ә килене Нәсимә бик уңган, акыллы, иренә игелекле хатын булды.
Әнисе ыңгырашып куюга, кызы аның янына килде. “Әнием, уяндыңмы? Хәзер бит-кулларыңны юарбыз да, ашап алырсың”, – дип бик итагатьле сөйләште. Әдилә бер-ике генә кашык ботка капты да, ашаудан баш тартты. Үзен әллә нинди томан эчендә йөзгәндәй хис итте. Тагын әти-әнисен күргәндәй булды. Әтисе тагы гафу үтенгән шикелле тоелды.
Әти-әнисе Әдиләнең ире белән начар яшәвен, Илгизнең хыянәт юлында йөргәнен белде микәнни? Ул бит аларга берни әйтми, барысын да яшерергә тырышты. Эчтән янса да, иренең хыянәтен сизмәмешкә салышты.
Бервакыт Илгизнең хезмәттәшләре Яңа ел кичәсен үткәрергә җыелды. Ире Әдиләне дә алып барачагын әйтте. Барасы килмәсә дә, хатын ризалашты. Килешле күлмәген киде. Бизәнеп, чәчен матурлап төзәтте. Көзгедән җыйнак гәүдәле, зур кара күзле, чем кара чәчле, мөлаем йөзле хатын-кыз елмаеп тора иде.
Бәйрәм күңелле башланды. Матур-матур котлау сүзләре яңгырады. Табын да бик мул әзерләнгән иде. Ашап-эчеп алганнан соң, күңел ачу башланды. Илгиз бер хатын белән читкәрәк китеп аралаша башлады. Беркемнән кыенсынмыйча, үзләрен иркен тоттылар. Бу хәлгә Әдиләдән башка берәү дә аптырамады. Димәк, бу хәл бер бүген генә кабатланмый. Чарасызлыктан, гаделсезлектән, Әдиләнең күзеннән эре яшь тамчылары акты да акты. Ул иренең кимсетүләренә, соңлап кайтуларына да, “Ирең кайчан кайтуга карамастан, ачык йөз, тәмле аш-суың булсын”, – дип җикерүенә дә түзеп яшәде. Аерылырга да уйламады. Аерылып кая барсын? Әти-әнисе янына кире кайтырга да мөмкинлеге юк. Бары тик түзәргә кала. Шулай дип уйлады да ишеккә таба атлады. Шул мизгелдә талгын гына вальс яңгырады. Каршысына кичәне алып барган чибәр буй-сынлы егет килеп басты да, Әдиләне биергә чакырды. Алар икәү бербөтен булып, сихри моң астында бөтерелделәр. Хатынның барлык кайгы-хәсрәтләре онытылгандай булды. Вальс бетүгә, дәртле бию көенә кушылып, барысы да бии башлады. Артур тагы Әдиләне биергә чакырды. Хатын очып-очып биеде. Бию тәмамлангач, уеннарга чират җитте. “Җәзалы” уенында Әдиләгә җырларга куштылар. Ул яраткан “Яшьлек” җырын башкарды. Җырлавын яратып, бар да дәррәү кул чапты. Әдиләнең кәефе тәмам күтәрелде. Кабат өстәл янына чәй эчәргә җыелдылар. Ире аның янына килеп, ачулы йөзенә елмаю чаткылары чыгарырга тырышып: “Күңелең булдымы?” – дип сорады.
Әдилә киенеп кайтырга чыкты. Артыннан ире дә иярде. Тыныч саф һава, аяк астында кар шыгырдый. Әдилә тагы күз яшьләренә ирек бирде. Илгиз күпме генә кимсетсә дә, ул барыбер хатын-кыз булып кала. Бу бәйрәмдә дә ул сөяркә түгел, ир хатыны булып катнашты. Ул гынамы әле! Әдиләнең биегәнен дә, җырлаганын да барысы да ошатты. Ул төшеп калганнардан түгел! Аңа уйларын ныклап тупларга бер-ике минут вакыт җитте. Бүгеннән башлап үзендә язмышындагы начарлыкка нокта куярга көч табарга кирәклеген аңлады.
Шул кичтән соң Илгизнең кыланышларына игътибар итмәскә тырышты. Еламады, ачуын сиздермәде. Ташып торган хисләрен, уйларын, әрнүләрен үз эченә йотты, борчуын йөзенә чыгармады. Балаларына игътибар арттырды. Буш вакытын алар белән үткәрергә тырышты.
Гомеркәйләр үткән дә киткән. Инде балалар үсеп, буй җиткереп, үзләре әти-әни булганнар. Әдилә белән Илгиз оныкларын бик яратып, кадерләп, сөеп үстерделәр. “Авырып киткәч, Илгиз бигрәк хафаланды. Ярдәм кулы сузарга тырышты: иң яхшы табибларга күрсәтте, кыйммәтле дарулар юллады. Күршеләремнән дә уңдым. Көн дә кереп хәлемне беләләр. Янымда минем өчен өзелеп торган балаларым бар”, – дип уйлап, Әдилә бәхетле елмаеп йоклап китте.

Фирүзә Бәдәмшина.
Нефтекама шәһәре.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бузованың фанатлары телсез калган...
Сегодня, 17:32 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бузованың фанатлары телсез калган...
Сигез машинаның башына җиткән...
Сегодня, 16:49 :: Көнүзәк
Сигез машинаның башына җиткән...
Русиянең иң яхшы гиды Уфада яши!
Сегодня, 16:32 :: Яңалыклар
Русиянең иң яхшы гиды Уфада яши!
Эшегездә уңышлар телибез!
Сегодня, 15:14 :: Көнүзәк
Эшегездә уңышлар телибез!
Ике бертуган сугышкан
Сегодня, 14:23 :: Җәмгыять
Ике бертуган сугышкан
Кешеләр йөрәктән чыккан телдә аралашырга тиеш
Сегодня, 13:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кешеләр йөрәктән чыккан телдә аралашырга тиеш








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»