Ачның ачуы яман
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ачның ачуы яман

29.07: Ачның ачуы яман

Ачның ачуы яманГалимҗан Ибраһимовның “Адәмнәр” әсәрен­дәге тетрән­дергеч вакыйгалар кайберәүләрдә шик тудыра – барысы да тормышта булдымы икән?! Мәрхүм дәү әнием һәм әткәй сүзләренә караганда, ачлык елларында, чыннан да, кеше ашаулар булган.


Әткәй 1908 елда туган, шуңа да егерме беренче елгы ачлыкны бик ачык хәтерли иде. Ул чорда аны, энесе Сафа белән бергә, В. И. Ленин күрсәтмәсе белән оештырылган Достоевский исемендәге ШКИД интернат-мәктәпләргә ил буенча ятим һәм караучысыз калган балаларны җыйганда Борай мәктәбенә билгелиләр. “Каникулга авылга кайтканда урам саен аунап яткан ачтан үлгән кешеләрнең мәетләрен күрә идек, аларны күмәргә халыкның хәле юк, бер кабергә 10-15 мәетне салалар, – дип сөйли иде ул. – Уйнарга чыксак, апа оекчан килеш арттан йөгерә, безне суеп ашамасыннар дип куркып, янә өйгә бора”.
Егерме беренче елның декабрь аенда булган вакыйганы болай сөйли иде. “Беркөнне бөтен халык түбән очка агыла. Анда өч милиционер Гатаулла абзыйны, аннан хатыны белән улы Гарифулланы ялан өс урамга алып чыгып, камчы белән кыйныйлар. Берсе өйдән кеше ите пешеп утырган казанны чыгарып бәрде, аны ашарга бала-чага ябырылды. Тагын чоланнан кисмәк белән туралган кеше итләре алып чыккач, Гатаулла: “Җәмәгать, мин кеше суймадым, Берләч ягыннан мәетләр алып кайтып кына туракладым!” – дип кычкырды. Ат менгән погонлы кешеләр аларны камчылый-камчылый Борайга алып киттеләр. Әмма Авдәрәш күпере янында атып киткәннәр бичараларны – яз җитеп, карлар эрегәч, мәетләре килеп чыкты”.
...Гомәр исемле берәүнең өч улы бул­ган. Кич йокларга яткач, ул хатыны Нурисафага болай дигән:
– Төпчегебез Камил бик түгәрәк, итле, әйдә шуны корбан итик, Ибраһим пәйгамбәр дә улын Ходайга корбан итәргә булган бит!
Нурисафа зык куба ди:
– Иң яраткан улымны суярга бирмим, әнә уртанчысы Гарифҗанны теләсә нишләт!
Бу сүзләрне Гарифҗан да ишетеп яткан, ә иртәнгә аның урыны буш булган.
Иртән торып тышка чыккан Гомәр өйгә елмаеп килеп кергән:
– Бичәкәй, кытлык кырык чакрымга китте, болай булгач, азрак яшибез әле!
Нурисафа аны Гарифҗан­ны корбан иткән икән дип, үксеп елап җибәргән.
Баксаң, күрше Рәхимҗан картның ана эте боларның абзарына кереп балалаган. Гомәр этне бәреп үтергән, тунап, итен казанга салган. Берничә көн үтүгә, эт балаларын эзләгәндә, ул печән астыннан туңып үлгән улы Гарифҗанның гәүдәсен табып алган...
Ачлык бераз чигә башлагач, әткәй белән Сафа абзыйны әниләренең апасы Бибекәй балалыкка ала. Беркөнне ул бер мич икмәк сала да, Сафаны өйдә калдырып, әткәйне җиләккә алып китә. Шуны гына көтеп торган Сафа ярты икмәкне берүзе ашап бетерә. Ачлык күргән балаларның эчәкләре бик юка була икән, малайның эчәге тишелә. Әткәй кырыс кеше иде, әмма моны сөйләгәндә аның да күзләре яшьләнә:
– Йөзләре агарган, кара сөрмәле күзләрендә куркулы, үкенечле караш, битенә ике-өч кенә күз яше тамган. Мин аны күтәреп тышка алып чыккач, ул: “Абыкаем, эчем яна, кар гына табып бирсәнә!”, – дип ялварды. Кайдан булсын ул кар җәйге челләдә?! Кичен инде ул мәңгелеккә күзләрен йомды.
Борис МӘГАСҮМОВ.
Борай районы,
Иске Бикмәт авылы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»