Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Әсләм чишмәсе

Әсләм чишмәсе
17.10.2017 / Дөнья бу...

Әсләм чишмәсеАвылның эшкә ярарлык ир-егетләре сугышка алынды. Кал­ганнары – үсмер малайлар да карт-коры. Кышларын халык утынга интегә.

Җитмеш яшен тутырып килүче Әсләм бабай, сыерын җигеп, караучысыз калган әби-сәбигә һәм яшь балалы хатыннарга урманнан утын китерә иде. Эшем өчен түләсеннәр дип түгел, ә савап булсын дип.
Беркөнне Әсләм бабай күршесе Мәрхәбә әбигә бер кочак утын кертеп салды. Теге мескенкәй, әзрәк җылынмаммы дип, чәй эчеп маташа.
— Иртәгә Байсәкә урманына барам, насыйп булса, синең өлешкә дә алып кайтырмын, — диде Әсләм.
Һәм икенче көнне сыерын җигеп, урманга юл тотты. Урман авылдан өч-дүрт чакрымда. Юл сыерга таныш. Чана сыер тизлеге белән генә шуа. Урман авызына керү белән көн караңгылангандай тоелды. Саескан шыкырдаудан башка тавышлар ишетелми. Сыерын тугарып, алдына печән салды, муенына кызыл чүпрәктән бау ясап, кечкенә кыңгырау такты.
— Аша, акыллы таянычым, кайтканда чана авыр булыр. Өйдә әбиең бәрәңге кабыклары бирер, ашлы су эчерер. Бозавың да көтә, тиз кайтып җитәрбез, — дип сөйләнде, сыерның муеныннан сыйпап.
Малкай, хуҗасына рәхмәт белдергәндәй, ниндидер авазлар чыгарып, койрык очын селеккәләп, печән күши башлады.
Бабай үзе тирә-яктан коры-сары җыеп, чанасы янына өйде. Бераздан йөрәге күкрәк читле­геннән чыгардай булып ярсый башлады, аякларының хәле бетте. Печән өстенә ял итәргә яткан җиреннән башкача тора алмады, йөрәге туктады.
Кич җитте. Сыер, кайтыр вакытын, җиленнәренә сөт тулышканын сизеп, бозавын сагынып, ялынулы-ялварулы мөгри башлады. Шул тавышны гына көткән бүре өере сыерны уратып та алды, бичара мөгезен айкап та өлгермәде, ике мөгезе дә дүрт тоягы гына калды.
Сыер кадәр сыерны ашап бетергән бүреләр адәм гәүдәсенә кагылмады.
Иртән мондагы күренешкә якындагы Трудовик авылында яшәгән Алексей килеп юлыкты. Әсләм бабайның гәүдәсен, җыйган утынын чанага салып, авылга алып кайттылар. Кызыл чүпрәкле кыңгыраучык та өйгә кайтты. Еллар үткәч, бабайның оныклары Хәниф белән Гадилә шул кыңгыраучыкны тотып, кич маллар көтеп ашатыла торган яланга киләләр һәм без аның чыңлавын Әсләм бабай сыерының соңгы авазын хәтерләп тыңлый идек.
Бабайны соңгы юлга озатырга халыкның шулкадәр күп килүе аның фаҗигале үлеме белән генә бәйле булмагандыр. Әсләм яшь чагыннан ук игелекле га­мәлләре белән дан тоткан. Авылның түбән очында кешеләр карап, төзекләндереп торган алты чишмә булган. Әсләмнәрнең югары очында андый чишмә юк икән. Кое суы каты, чәйне начар чыгара. Калкулыклар арасында башланган инеш буйларында чишмә чыгу ихтималын яшь Әсләм белгәндер, әлбәттә. Замандаш­ларының әйтүенә караганда, ул төн урталарында шундый урыннарга барып ятып, җир астын тыңлый. Берничә чокыр казый. Шуларның берсеннән май аенда чишмә бәреп чыга. Әсләм шул чокырны тирәнәйтә, киңәйтә, агач бура төшерә, улак куя, тирә-якка агачлар утырта. Челтерәп чыккан чиста сулы чишмә барлыкка килә.
Күп еллар буе шундый традиция яшәгән: чишмәгә беренче барган яшь килен тәүге көянтә суын Әсләмнәргә илткән. Кызганычка каршы, сугыш елларында бу традиция онытыла төшкән.
Әсләм бабай, чишмә белән мавыгып, еш кына үзенең йорт-хуҗалык эшләрен дә оныта торган булган. Һәркемгә һәрчак якты йөзле карчыгы Бибисәнә андый чакларда картына ачуланган. “Шул чишмәгә батып үләрсең әле”, — дигән сүзләр дә чыккан диләр аның авызыннан.
Күршесенең үлү хәбәре Мәр­хәбәне дә кара кайгыга салды. “Синең өлешкә дә...” дигән сүзләре исенә төшкән саен тамагына төер утырды, үзен гаепле сыман сизде. Тизрәк Бибисәнә янына кайгысын уртаклашырга керде. Күршесен кочаклап, ятим калган сабыйдай үксеп елый башлады. Әсләм картның игелекләрен, изгелек­ләрен кабат-кабат исенә төшерде.
Ә бабайның җидесен уздырганнан соң икенче бер керүендә Мәрхәбә болай диде:
— Бибисәнә күршекәем, апакаем! Синең сыерсыз калуыңда үземне дә гаепле санаган кебекмен. Әсләм күрше мине дә өйдә өшетмәскә, утынлы итәргә теләгән иде бит. Язмыштан узмыш юктыр шул инде. Сыерымны сезгә бирәм. Миңа чәйлек сөт бирсәгез шул җиткән. Ә сез ишле, оныкларың бар.
— Юк, юк, Мәрхәбә, — диде күршесе. — Фаҗигале хәлгә кемне дә булса гаепләү дөрес түгел. Бозавыбыз бар, димәк, өмет бар...
Бибисәнә әби теге вакытта чишмәне хәстәрләп йөргән өчен картына кара йөз күрсәткәне, ачуланган өчен бик кайгырды, үкенде.
Әсләм бабай мәрхүм ниндидер могҗиза белән теге дөньядан кайтса, өйләргә краннан килгән суга шатланыр, ә үзе эчәр суны чиш­мәдән ташыр иде.
Авылга соңгы кайтуымда чишмә янында шул уйлар белән башны иеп, сүзсез генә басып тордым, учлап суын эчтем. Чишмә­сенең челтерәп агышы ишетелә, кошлар сайрый. Агачлар арасында үзеңне чын урман эчендә сыман хис итәсең. Әсләм чишмәсе тирәли Әсләм урманы да барлыкка килгән.
Нәдхәт Фәтхиев.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Үстерәбез, саклый белмибез
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үстерәбез, саклый белмибез
Хәвефсезлек системасы камилме?
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Хәвефсезлек системасы камилме?
Керемнәр артсын, кредитлар кимесен!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Керемнәр артсын, кредитлар кимесен!
Күперләр язмышы  хәл ителде
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Күперләр язмышы хәл ителде








Новости русской версии сайта


Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»