Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Дүрт аяклы генерал

Дүрт аяклы генерал
16.01.2018 / Дөнья бу...

Татьяна Ведерникова тугры дусты Лери белән.Татьяна Ведерникова тугры дусты Лери белән....Татьянаның бияләйләре җиргә тө­шеп китүгә, бернинди команда булмаса да, Лери аларны шундук күтәреп алды һәм хуҗасына илтеп тапшырды.

— Тагын төшеп калганмыни? Бер югалтаммы инде шуларны? Рәхмәт сиңа, Лери! — дип, Татьяна аның башыннан сыйпый.

Эт, хуҗасының фикерләрен аңларга тырышкандай, аңардан күзен дә алмый, һәр хәрәкәтен күзәтә. Татьяна әле торырга уйлый гына, ә Лери инде торып баса, кузгалырга әзер, карашы белән аның барасы юнәлешен чамалый. Ул хуҗасы өчен иң хәвефсез, иң җиңел юлны сайлый. Чөнки Татьяна күрми, ә Лери аның “күзләре” булып хезмәт итә. Әлеге тугры, искиткеч тыныч, матур эт күрү мөмкинлекләре чикле Татьяна Ведерникованың “җитәкләп йөртүчесе” булып эшли...


— Лери миндә яши һәм эшли, дөресрәге, хезмәт итә. Аңа, әлбәттә, җиңел түгел. Ул, башка этләр кебек, песиләр, күгәрченнәр куа, туйганчы уйный алмый. Ул һәрвакыт хез­мәттә. Мин аңа бик рәхмәтле, — ди Татьяна Яковлевна.
Алар моннан биш ел элек, Татьяна Яковлевна бөтенләй күрми башлагач, очраша. Нәкъ шул вакытта өйрәтелгән эт сорап, сукырлар җәмгыятенә мөрәҗәгать итә Татьяна. Соравының уңай хәл ителеренә үзе ышанып та бетми, чөнки андый этләрне бик аз әзерләүләрен белә. Шуңа да телефоннан шалтыратып, эт белән танышу өчен Мәскәү янындагы Купавна шәһәренә чакыру алгач, шатлыгының чиге булмый. “Лери” кушаматлы лабрадор-ретривер токымлы эт Татьянага шунда ук ошый. Беренче минуттан ук алар уртак тел таба.
Купавна мәктәбе — безнең илдә сукырлар өчен этләрне махсус әзерләүче бердәндер мәктәп. Кайчандыр ул бөтен Союзга билгеле иде. Ул вакытларда питомникта 50гә якын хезмәткәр эшли, ел саен йөздән артык эт өйрәтелеп, сукырларга тапшырыла. Әмма үзгәртеп кору җилләре бу мәктәпне дә читләп үтми, ул, бик авыр чорлар кичереп, таркалу чигенә җитеп кала. Бары тик соңгы берничә елда гына биредә хәлләр яңадан җайланып киткән.
Татьяна Яковлевна сөйлә­венчә, һәр этне әзерләү — ювелир сән­гатенә тиң эш. Мәсәлән, Лерины әлеге һөнәрләргә ел ярым өйрәт­кәннәр. Мәктәп терри­ториясендә күзе күрмәгән кеше көндәлек тормышта очрап торган йөзләгән ясалма каршылык урнаштырылган: баскычлар, рельслар, бордюрлар, коймалар, люклар, чокырлар, күл­ләвекләр... Хәтта автобус та бар, күнекмәләр анда да үтә, этне транспортка беренче булып керергә һәм чыкканда хуҗасын алдан үткәрергә өйрә­тәләр. Поводырь этләрне хәтта хуҗасының башы бәрелмәсен өчен түшәмнең биеклеген билгеләргә дә өйрәтәләр. Һәм инде, әлбәттә, “Утырырга!”, “Басарга!”, “Минем янга!” һәм башка бик күп боерыкларны үтәргә. Биредә “Фас!” командасы гына юк — монда агрессия һич тә хупланмый.
Мәктәптә укулар имтихан тапшыру белән тәмамлана. Шулар­ның берсе — инструктор белән, икенчесе, иң җитдие — булачак хуҗасы белән. Лери барлык сынауларны да “яхшы” билге­ләренә тапшырган. Хәер, Лери гына түгел, Татьяна да эт белән үзен ничек тотарга, арытаба ничек бергә яшәргә, ничек аның белән эшләргә өйрәнеп, биредә махсус курслар, укулар үткән. Азактан инде бергәләп имтихан тапшырганнар.
Этләрне әзерләү бик кыйммәткә төшсә дә, аларны инвалидларга бушлай бирәләр. Мәктәптән киткәндә һәр эткә махсус чип куела һәм аның кайдалыгын шул чип аша күзәтеп торып була. Хәтта шундый очрак та була: ниндидер бер шәһәрдә поводырь этне урлыйлар, аның хуҗасы бу турыда мәктәпкә хәбәр итә һәм хокук саклаучылар чип ярдәмендә этнең кайдалыгын билгели һәм аны табалар! Әлбәттә, караклар бу турыда белмәгән була...
Сукырларны “җитәкләп” йөр­түче эт, югарыда әйтүебезчә, песиләргә, күгәрченнәргә, машиналарга, үтеп баручы кешеләргә өрергә тиеш түгел. Тагын, башка этләрдән аермалы буларак, алар “уңга” һәм “сулга” командаларын белә. Берәр учреждениегә һәм дусларына кергәч, Татьяна Яковлевна Лерига “Ял ит!” командасын бирә, Лери шундук аның аяклары янына сузылып ята. Күзләрен йомып, ял итә, әмма хуҗасыннан бер минутка да ерак китми, ял иткәндә дә хуҗасын күзәтә, барысын да тыңлый. Татьяна, ярый, без кайтыйк инде, дию белән торып баса. Исең китәр – каян барысын да аңлый ул? Шунысын да әйтергә кирәк: Лери бик тәрбияле, беркайчан да, башка этләр кебек, кеше янында өстеннән карын яисә суын какмый, үзен бик тыйнак тота.
— Ул бервакытта да юк-барга сикерми, ыргымый һәм бик сирәк өрә, — ди Татьяна Яковлевна, этен сыйпап. — Әмма мин “Сакларга!” дигән боерык бирсәм, ул инде үзен чын сакчы итеп тота, кирәк икән, өрә дә. Җәй көне без шәһәрдән читтә дачада яшибез. Анда инде ул мине генә түгел, өйне дә саклый, бөтенләй икенче эткә әйләнә дә куя, үтеп баручыларга өрергә дә, кешеләрне кертмәскә дә мөмкин. Ә бирегә, шәһәргә кайткач, аннан бу таләп ителмәсә, ул бер тавыш та чыгармый. Мин этләрнең шулкадәр аңлы булуына аптырыйм! Ул күп нәрсәләрне белә: күллә­векләрне, чокырларны урап уза, алда баскыч яисә башка каршылык күрсә, туктап кала һәм алда хәвеф булуын кисәтә: мин таягым белән шул хәвефне капшап карап, никадәр куркыныч икәнлеген бәя­ләмичә торып, урыныннан кузгалмый. Кибетләрне, почтаны, сукырлар җәмгыятенең кайда урнашканлыгын яхшы белә. Өйдән чыкканда, мин аңа: “Лери, почтага барабыз!” — дисәм, бер ялгышмый, ул мине нәкъ шунда алып бара. Өстәвенә, минем өчен җиңел, уңайлы булган башка юлларны сайларга да мөмкин. Әйтик, без йөри торган юл кардан чистартылмаган булса, Лери икенче юлны сайлый. Юлны светофорның яшел төсенә генә чыгуын инде әйтеп тә тормыйм. “Пятерочка”, “Магнит”, “Монетка” кибетләрен белә — гомумән, миңа кая барырга кирәк, шул урынга алып бара. Шуңа да мин һич арттырмыйча әйтәм: Лери — минем күзләрем, бу эт булмаса мин, белмим, нишләр идем икән?! Шушы дүрт аяклы хайван минем тормышымны күпмегә җиңеләйтте, аңа ямь өстәде. Шуңа да мин аны бик нык яратам! Шунысы кызганыч: күзләре күрмәгән кешеләрнең күбесе өйдә генә утыра, чыгып йөри алмый, алар саф һавадан, аралашудан мәхрүм. Ә без исә Лери белән көненә 2-3әр тапкыр чыгып йөрибез. Ул — якын-тирә шәһәр-авылларда махсус өйрә­телгән бердәнбер эт. Мин күрмәүчеләрнең барысына да үзләренә шундый дус табуын телим. Дөрес, этне карау җиңел түгел, аны юындырырга, ашатырга кирәк, әмма аның файдасы, шатлыгы күбрәк, эт белән тормыш тулырак һәм җиңелрәк...
Әлбәттә, хуҗа белән этнең үзара килешеп “яшәүләре” мөһим. Инвалидларның махсус өйрәтелгән эт алырга килеп, “уртак тел таба” алмыйча, ансыз кайтып киткән очраклар да була, диләр. Шуңа күрә сукырлар анкета тутырганда ук үзләренең холкы, гәүдә авырлыгы һәм буе турында язарга тиеш. Болар — бик мөһим детальләр, чөнки сукырларга этне сайлаучы кинолог булачак хуҗаның портретын белергә тиеш. Холкы буенча эт үзенең хуҗасына охшарга тиеш.
Татьяна һәм аның улы өчен лабрадор бик тиз тугры дуска әве­релгән, хуҗабикәсенә кирәкле маршрутларны да тиз өйрәнгән.
— Без урамда китеп барганда мин аны шлейкасыннан тотсам, димәк, ул эштә. Биредә инде ул минем генерал, һәм мин аңа берсүзсез буйсынам. Чөнки барлык җаваплылык Лери өстендә. Миңа аңа ышанырга һәм буйсынырга гына кала. Күз алдына китерә аласызмы: сезнең гомерегез шушы дүрт аяклы эт кулында, ул кайда алып бара, мин шунда барам. Эт өстендә никадәр җаваплылык ята! Ә инде хәвефсез җиргә җиткәч, мин, аның шлейкасын ычкындырып, бавыннан тотам, бу инде хәзер эт миңа буйсына, дигәнне аңлата. Менә шулай: еллар буе, айлар буе, атналар буе, көннәр буе, һәр сәгатьтә, һәр минутта, һәр секундта Лери катлаулы хезмәтен үтәүдән туктамый. Кешеләр арыр иде, мөгаен, ә эт чыдый, ул мине ташламый. Әле бервакытта да аның үз хезмәтенә салкын караганы, мине ташлап, игътибарын читкә юнәлт­кәне булмады. Мин Лерига да, аны шундый итеп тәрбияли алган кинологларга да зур рәхмәтле, — ди Татьяна Яковлевна.
Лери – үзенчәлекле эт. Аны карау да җиңелләрдән түгел, чөнки ул чагыштырмача зур эт һәм шуңа күрә күп тә ашый.
— Шунысы рәхәт, ул нәзберек түгел, барлык нәрсәне дә ашый. Дачада яшәгәндә кыяр, кура җиләге, помидор — берсе дә калмый. Бәрәңге дә, виноград та, ит тә үтә. Аның өчен махсус пешерә алмыйм, шуңа күрә коры азык сатып алам. Безгә моның өчен аена 19 мең сум акча бирәләр. Ләкин азыклар да елдан-ел кыйммәт­ләнеп тора, хәзер эт өстәле дә кыйммәткә төшә, Лерига акча бу сумммадан күбрәк тотыла, — ди ул.
Без техноген заманда яшибез, инде әллә нәрсәләр уйлап табылды, әллә нинди ачышлар ясалды. Сукыр кешеләр өчен дә төрле суперҗи­һазлар, ультратавышлы таяк кебек җайланмалар уйлап чыгарылды. Тик аларның берсе дә махсус өйрәтелгән этләрне алыштыра алмый. Таяклы кешеләр тыз-быз чабучы машиналар, халык тавышыннан шаулап торучы урамнарда югалып кала, алар анда көчсез. Һәм дүрт аяклы хайваннар гына аларга ярдәмгә килә, этләр генә аларга ышаныч, көч бүләк итә, алыштыргысыз дуска әверелә.
Татьяна Ведерникова да күрү сәләтен югалткач, башка меңәр­ләгән сукырлар кебек, тормыш арбасыннан төшеп калмавы өчен бары тик шушы эткә бурычлы. Лери булмаса, ул да беркая да чыга алмыйча, дүрт стена арасында утырыр иде. Шуңа да аның: “Лери — минем күзләрем, минем шатлыгым, минем юанычым!” диюе һич тә арттыру түгел.

Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бәйгедә дуслык җиңде!
Вчера, 21:38 :: Спорт
Бәйгедә дуслык җиңде!
Көтелмәгән форматтагы Юллама
Вчера, 20:14 :: Сәясәт
Көтелмәгән форматтагы Юллама
Укырга да, яшәргә дә кирәк
Вчера, 19:54 :: Көнүзәк
Укырга да, яшәргә дә кирәк
Филүс Каһиров әтисе белән аралашмый, ди, имеш...
Вчера, 19:20 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров әтисе белән аралашмый, ди, имеш...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

146 (25300) от 18 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»