Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Страница 10

“Исмәгыйль караклары”

“Исмәгыйль караклары” Татар авыллары, татарның үзе кебек үк, төрле-төрле. Кәсепләре дә үзгә. Бер як игенчелек белән генә шөгыльләнүне хуп күргән, икенче төбәк үзенең сәүдәгәрләре, малчылары белән дан тоткан, өченчеләре тегүче кәсебенә өстенлек биргән, дүртенчеләре яшелчә-җимеш үстерергә тырышкан... Бер як нечкә күңеллерәк булган, икенчеләре бераз усалрак, өченчеләре моңлырак, дүртенчеләре шаянрак, бишенчеләре хәйләкәррәк...

Татар авыллары, халкымның үзе кебек, күп төрле генә түгел, ә күп йөзле дә. Арасында ниндиләре генә юк! Хәтта кырынрак юлдан киткәннәре дә, тайгаграк сукмак сайлаганнары да бар.

Бәләкәй чакта безне, өлкәннәр сүзен тыңламаучы “юеш борыннар”ны, сөннәтче бабай һәм колак кисүчеләр белән генә түгел, бик еш кына “Исмәгыйль караклары” белән дә куркыталар иде. Кышкы озын кичләрдә дә бәйләмнәрен күтәреп кергән күрше апаларының авызында, авыл яңалыклары һәм җен-пәриләр генә түгел, Исмәгыйль авылына бәйле рәвештә туган төрле гыйбрәтле тарихлар да була иде.

18.07.2017 (№
82 (25086)): Дөнья бу...

Безнең балалар Интернетта

Безнең балалар Интернетта Элина Сафина улы, ярдәмчесе, республиканың иң яшь волонтерларның берсе Дәүләт белән.Заман үзгәрү белән буыннар да алышына. Үсеп килүче яшь буынның тормышка үз карашы, үз фикере, үз мөмкинлеге. Үзебезнең чордан да ерак китмичә шуны әйтеп була: “Кешелекле, инсафлы, тыйнак, сабыр булыгыз”, – дигән кешелек сыйфатлары нигезендә тәрбияләделәр безне. Узышып китапханәгә йөри идек, дөньяларны онытып, рәхәтләнеп уйный идек. “Идек”, димен, чөнки безнең балаларның бу рәхәт мизгелләрен күпчелектә Интернет алыштыра. Психологлар фикеренчә, шушы бик тә уңайлы технологияләр ярдәмендә балалар үзлегеннән уйларга, күзалларга ялкаулаша башлады хәтта, чөнки “тылсымлы Интернет”ка керсә, шундук кирәкле мәгълүмат пәйда була. Башны эшләтеп торасы юк: уңайлы, җиңел һәм тиз дә.
24.06.2017 (№ 73 (25077)): Дөнья бу...

Кем син, Лискоф?

Кем син, Лискоф? СССРга каршы сугыш башланачагы турында кисәтүче немец солдатының арытаба Башкортстанга озатылуына нәрсә сәбәпче була?

Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүчеләргә немец солдаты Альфред Лискофның исеме яхшы таныш. Ул сугыш башланырга санаулы сәгать­ләр калгач, ике илне аерып торучы Буг елгасы аша СССР чиген үтеп керә һәм алдагы фаҗига турында хәбәр итә. Гомерен куркыныч астына куеп, шундый батырлык эшләргә аны нәрсә мәҗбүр иткән соң? Кольберг шәһәрендә хатыны белән баласы, әти-әнисе калуы да аны бу адымны ясаудан тыя алмаган. 22 июньдә төнге 3 сәгать 10 минутта Львов өлкәсе Дәүләт иминлеге комитеты хезмәткәрләренең Украинадагы республика комитетына җибәргән хәбәрендә 30 яшьлек Лискофның мебель фабрикасында эшләве, 222нче саперлар полкында хезмәт итүе турында мәгълүмат бар. “Үземне коммунист дип исәплим. 21 июнь кичендә рота командиры, лейтенант Шульц, төнлә артиллерия утына тотканнан соң, безнең частьның сал, көймә һәм понтоннар ярдәмендә Буг елгасын кичәчәген хәбәр итте. Совет

22.06.2017 (№ 72 (25076)): Дөнья бу...

Ак карга

Ак карга Оста башкарган эшләрдән коллаж.Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче Корбангали Әхмәровны нәкъ шулай дип атарга мөмкин.

Без барыбыз да дөнья куабыз... Акча дип, төшемле урын дип, мактаулы исем дип, үзара ертышабыз, өстәгеләр алдында баш иябез, кирәге чыгардай танышлар табып калырга тырышабыз, нәтиҗәдә, кешене кеше иткән асыл сыйфатларыбызны җуябыз. Нишлисең, адәми затның асылы шундый. Бүгенге, илдә салкын прагматик аң хакимлек иткән заманда, матдият рухи кыйммәтләрнең өстеннән таптап узып китте; күңелендә балачак самимиятен, яшьлек романтизмын саклаган кешеләр хыялый, акылдан язган затлар кебек кабул ителә хәзер. Аларны тулы хокук белән җәмгыятьтәге “ак карга”лар дип атарга мөмкин. Заман чынбарлыгына, тормыш мәшәкатьләренә, карьерага, күнегелгән кануннарга игътибар итмичә, алар үзләре тудырган иллюзор дөньяда яшиләр, иҗат итәләр, шуннан яшәү мәгънәсен, ямен табалар. Фани дөнья алар өчен әллә бар, әллә юк. Шундый гаҗәеп затларның берсе – әлеге көндә Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче

01.06.2017 (№ 63 (25067)): Дөнья бу...





Новости русской версии сайта

Яңа номер

6 (25310) от 17 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»